WORLDSKILLS: ТЕГҮЧЕЛӘР ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТЕРГӘ ӘЗЕРЛӘНӘ

Казан технология һәм дизайн көллиятендә WorldSkills респубика ярышларына әзерлек тулы куәтенә бара. Биредә кемдер булачак күлмәк макетын ясый, кемдер инде аның  шаблоны буенча әзерләгән дә. Гомумән, әлеге көллияттә күз курыкса да, кул эшли девизы белән укыйлар да, эшлиләр дә. Шулай булмыйча, кулың тегүгә ярашлы булмаса, күлмәк түгел, футболка да тегеп булмый бит!

Бүген заказ белән тектерелгән киемнәр популярлаша бара. Димәк, булачак тегүчеләргә дә эш арта дигән сүз. Казан дәүләт технология һәм дизайн көллияте, моны белеп һәм сиземләп, инде 2012 елдан ук WorldSkills ярышларында катнаша башлаган. Нәкъ шул вакытта Россия WorldSkills ярышлары хәрәкәтенә кушыла да инде.

– Кызларның WorldSkills ярышларына әзерлеге бу уку йортына кергәч үк башлана. Без студентларның булган күнекмәләрен тикшерәбез, әлеге ярышлар турында аңлатабыз. Һәм иң сәләтлеләре, бер командага җыелып, әзерләнә башлый. “Мода технологиясе” компетенциясе буенча безнең милли җыелманың элек призлы урын алганы булмаса, быел Европа чемпионатында көмеш медальгә алуга иреште. Ә татарстанлылар әле милли җыелма составына эләкмәде. Әмма быел эләгербез, дип ышанам, – дип аңлата “Мода технологиясе” компетенциясе буенча республика һәм милли җыелмалары тренеры, сертификацияләнгән эксперт Айрат Шәрәфиев.

WorldSkillsның төбәк – республика ярышларында “Мода технологиясе” компетенциясе буенча әлеге юнәлештә белем бирелә торган уку йортларын берешәр катнашучы тәкъдим итә. Кагыйдәсе шундый. Әлегә технология һәм дизайн көллиятендә республика җыелмасы (2 кеше, шуларның берсе быел төбәк ярышларында катнашачак) һәм тагын 2 студент әзерлек уза. Соңгылары –алдагы елларда респубика чемпионатларында катнашачак кызлар. Шулай итеп, студентларны алдан әзерлиләр, чөнки бер елда гына мондый чемпионатка барысын да белеп барып булмый.

“Мода технологиясе” компетенциясе ярышларында катнашучылар 18 сәгать дәвамында 5 төрле бирем эшләргә тиеш. Катнашучыларны бәяләү таләпләре 300 пункттан тора. Алар арасында тизлек, иҗадилык, кием макетын үлчәү буенча билгеләр дә куела. Кызлар коллекцияләр булдыра, тиз тегә, макетлаштыра, кулдан һәм компьютер ярдәмендә лекало (әзер шаблон) ясый белергә тиеш.

– Әлегә Татарстан катнашучылары “Мода технологиясе” компетенциясе буенча халыкара аренага чыкмады. Гомумән алганда, бу компетенция буенча Россия командасы халыкара ярышларда 3 тапкыр катнашты: 2 тапкыр – Европа һәм 1 тапкыр дөнья чемпионатында. Ә быел EuroSkillsта алынган көмеш медаль шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудыру, Татарстан экспертларын җәлеп итүгә дә бәйле. Моңа кадәр татарстанлыларга бу юнәлештә әле уңыш елмаймады, бәлки, тәҗрибә дә җитеп бетмәгәндер. Әлеге мәйданчыкта без ярты ел элек кенә эшли башладык. Моңарчы күнекмәләрне Новосибирскта Бразилия, Корея тренерлары белән алып бара идек. Минемчә, безнең барысы да алда. Ләкин, белем һәм күнекмәләрдән кала, катнашучының җиңү теләге бик көчле булырга тиеш. Тренерлары белән элемтәләрен югалткан чакта да, сынмый-сыгылмый үз көченә ышанып, призлы урын яулаган кызлар бар, – ди “Мода технологиясе” компетенциясенең халыкара эксперты Ирина Филичкина.

Моннан 2 ел элек WorldSkills ярышларында үзен сынап караган Хавва Гагиеваның элек республика чемпионатында катнашу тәҗрибәсе булмаган. Хәзер ул шактый белем, күнекмәләр туплап, үз-үзенә ышанычны арттырып, беренче чирканчык алачак. Быел көллиятне тәмамлаган кыз, шушында ук лаборант булып эшли башлаган. Яшь категориясе буенча ул туры килә, шуңа аңа чемпионатта катнашыр өчен чикләүләр юк. Ул хатын-кыз күлмәген конструкторлаштыру һәм тегәргә әзерләнә.

– Әле күптән түгел челтәр чемпионаты узды, шуннан соң республика ярышларына 2 атна кала гына булачак биремнәрне белдек. Челтәр ярышларында иң көчле 5 катнашучы төбәк ярышларына сайлап алына. Алардан иң яхшысы алга таба уза. Әлбәттә, бераз курку да бар. Әмма берникадәр белем булгач һәм үзеңнең нәрсә эшләргә кирәклегеңне белгәч, син, һәрхәлдә, билгесезлектә түгел. Мондый чемпионатта катнашу өчен теләк һәм тырышлык кирәк. Әгәр теләк юк икән, бернинди нәтиҗә дә барып чыкмый, – ди ул.

Быелгы ярышлар 3 модульдән тора. Беренчесе – күлмәк макетын булдыру. Кызлар 2 сәгать эчендә манекенга әзер макетны кидердеп куярга тиеш. Икенче модульдә күлмәкне конструкторлаштыруга (техник рәсем ясарга) – 2 сәгать, аны модельләштерүгә (әзер шаблон ясау) 4 сәгать бирелә. Ә өченче модульдә 10 сәгать эчендә күлмәк тегелеп бетәргә һәм манекенда эленеп торырга тиеш. Иң элек жирәбә рәвешендә кызлар нинди күлмәк, нинди якалы булырга тиешлеген сайлыйлар. Киемнең озынлыгы (бил өлешеннән итәкнең ахырына кадәр) –50 сантиметрдан, җиң 17 сантиметрдан артмаска тиеш.

Айрат Шәрәфиев безгә тагын бер серне ачты: декабрь аенда Kazan Expo күргәзмә үзәгендә югары интеллектуаль цифрлы технологияләргә багышланган DigitalSkills ярышлары узачак. Анда да “Мода технологиясе” компетенциясе буенча ярышлар үткәрелә. Ә биредә инде IT- технология белән дизайн, тегү бергә катыша. Кешене сканер аша уздырып, компьютерда лекало ясап, 3D мохиттә киемне кидертеп караячаклар (виртуаль примерка уздырачаклар). Бу Татарстан, Россиядә генә түгел, дөньядагы беренче тәҗрибә булачак. Нәкъ менә декабрьдә мондый яңа һөнәрнең беренче апробациясен уздырачаклар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА