“Ул – үрнәк алырлык кеше!”

Тиздән барлык эшебезне дә роботлар, төрле-төрле техник приборлар башкарачак дигәнне еш ишетергә туры килә. Ә бит кайбер һөнәрләрне чын-чынлап тырыш булган кешеләрдән башка башкару мөмкин түгел. Шундый кешеләрнең берсе – ул минем әтием.

Минем әти – Гарифуллин Фәрит Фәим улы – кечкенәдән бирле төрле эшләрдә бик тырышып эшли белгән. 7нче сыйныфны тәмамлагач та ул комбайнда, ә аннан соң тракторда эшләгән. 2 ел армия сафларында хезмәт итеп, Чечня сугышында катнашып, өйгә кайткач, кабат колхозда эшли башлый. Үзенең хезмәтен тырышып башкарган өчен әтиемә мотоцикл да бүләк итәләр!

Мин әтием белән горурлана алам, дип уйлыйм. Чөнки үз гомерендә ул күпкә ирешкән кеше. Ә мондый нәтиҗәләргә ничек ирешергә дисезме? Барысы да җайлы: тырышлык һәм тагын бер кат тырышлык!

Лилия Гарифуллина, Балтач гимназиясе, 8А сыйныфы укучысы