Тормышта кирәге чыгар

Бу елны призедентыбыз “Эшче һөнәрләр елы” дип игълан иттте. Чыннан да, эшче куллардан башка илне ныгытып булмый. Ә һөнәргә бала чактан ук өйрәтергә кирәк. Шулай уйладым да, китапханәгә балаларны чакырып, “Тормышта кирәге чыгар” дигән әңгәмә үткәрергә ниятләдем. Көнкүрештә кулланыла торган нинди электр җайланмалары бар, барысын да өстәлгә тезеп, үзенә бертөрле күргәзмә-дәрес үткәрүне планлаштырдым. Ул көткәндәгедән дә тәэсирле булып чыкты.

Балаларны, яшьләренә карап, ике төркемгә бүлдем. Консультант итеп электр приборларын яхшы белүче укытучы Владимир Карповны чакырдым. Ул башта электрның тормышыбызда нинди зур роль уйнавы турында сөйләде. Авыл хуҗалыгында, көнкүрештә кулланыла торган электр җиһазлары белән җентекләп таныштырды. Балаларның күбесе бу  җиһазларны танып беләләр, алар белән эшләп тә караганнары бар. Шулай да сораулар да күп булды, приборларны эшләтеп тә карадылар. Бер үк вакытта саклык чаралары, энергияне азрак тоту юлллары турында әңгәмә дә алып барылды.   

Чараны әзерләгәндә балалар эшче һөнәрләре турында ныклап кызыксынырлар дип уйламаган идем. Көнкүреш приборларыннан сүз акрын гына авыл җирендәге эшче һөнәрләр, әти-әниләре башкара торган хезмәт темасына күчте. Мондый эшлекле күргәзмә-дәрес, әңгәмә барышы балалар күңеленә хуш килде. 

Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй авылы китапханәчесе