ТӘМЛЕ ЧЫРШЫ

Җиләк – җимеш турында ниләр беләбез без?Витаминлы ,әчкелтем – төчкелтем ,җәен бакчада ,кышын кибет киштәләрендә табарга була.Шул гынамы?Бик беләсегез килсә,алар әле үз тормышлары белән яши ,сөенә һәм митингларга да чыга  плп икән .Бер көн редакцияга килеп керсәк  – бунт купкан!

 

Баксаң, алар Яңа ел алды табынында хаклык өчен көрәшергә берләшкәннәр икән. Имеш, аларны бәяләп бетермиләр, имеш, алар ризык кына түгел, ә табынның яме, күрке дә. Яңа ел чыршысы урынына ал да куй гына! Шуңа дәгъва кылып яталар! Булдырабыз, диләр. Карап карыйк!

Кирәк: 2 алма, 1 әфлисун, 1 карамбола, 1 бәйләм кызыл һәм яшел виноград. Конус кебек кәбестә дә таптык (аның урынына гади кәбестә күчәнен дә конус рәвешендә кисеп куллана аласыз) – монысы инде чыршының кәүсәсе. Әгәр башка җиләк-җимешләр дә катнашырга тели икән, тыеп торма – кушылсыннар! Ләкин шуңа игътибар ит, буйлары рәткә туры килеп торсын. Мәсәлән, мандарин һәм кивины югары рәтләр өчен кулланырга, ә җиләкләрне бизәк итеп соңыннан тезәргә була.

1

  1. Кәбестәнең төбенә, бер рәт итеп, 3-4 см ара калдырып, агач таякчыклар – шпажкалар тезеп чыгабыз.2
  2. Алма белән әфлисунны 8гә бүләбез һәм шпажкаларга бераз авыштырып кадап куябыз.3
  3. Беренче катлам әфлисуннан булса, икенчесе – алмадан. Икенче каттагы алманы ике әфлисун арасына, 3-4 см га югарырак күтәреп, бер рәт итеп утыртып чыгабыз.4
  4. Өченче рәттәге шпажкаларның – 1/4, дүртенче рәттәге шпажкаларның яртысын сындырырга кирәк – конус формасын сакларга уңайлы була.5
  5. Бишенче рәттә шпажкалар озынлыгы алдагысыныкы кебек кала, ә менә телемләрнең буен кыскартабыз. Әмма кисентесен ташларга ашыкма… Шул рәвешле өскә кадәр төзеп барабыз!6
  6. Иң өскә – йолдыз (карамбола телеме) куябыз.                                   7
  7. Гирляндасыз булмый да булмый инде: бушрак урыннарга виноград кадап чыгабыз! Калган җиләк-җимешне турап, тәлинкәнең күренеп калган урыннарын каплыйбыз. Карсыз Яңа ел булмый: әзер чыршы өстенә шикәр пудрасы сибәргә онытмагыз!8
  8. Менә, алты катлы чыршыбыз әзер!                                                                9