СИН МИНЕ КҮРӘСЕҢМЕ?

«Бер тапкыр күрү йөз тапкыр ишетүдән артык». Мондый сүзләрнең хаклыгына үзеңнең дә кат-кат инанганың бардыр. Алай гына да түгел, кемнедер нәрсәгәдер ышандырасың килгәндә: «Үз күзләрем белән күрдем», – дип ант та итәсеңдер әле…

 Халыкта: «Иң мөһиме – сәламәтлек», – диләр. Ә сәламәтлектә иң мөһиме нәрсә? Йөрәкме? Иң камил җан иясе буларак, кешегә баш миенең сәламәтлеге дә кирәк. Баш мие яхшы эшләсен өчен – тою органнары сау булу зарур, фәнни телдә алар рецептор дип атала. Ә рецепторлар арасында төп урынны, мөгаен, күзләр алып торадыр. Чөнки мәгълүматның туксан проценттан артыгын без күзләр аша алабыз. Күрмәүче яисә начар күрүче кеше табигать матурлыгын күреп сокланудан, сынлы сәнгать әсәрләрен, кино, телевизор карап ләззәтләнүдән һәм иң мөһиме – «Ялкын» журналын укып тәм табудан мәхрүм!

Бик кадерле нәрсәң турында: «Күз карасыдай сакла!» – дигән гыйбарә дә юкка гына килеп чыкмагандыр. Кайсыдыр органнарны – хәтта йөрәкне дә! – күчереп утыртырга мөмкин. Ләкин әлегә дөньяда күзләр күчереп утырту тәҗрибәсе юк. Димәк, күзләреңне сакла!

Куркыныч уеннар һәм куркынычсыз хезмәт

Күзләрне җәрәхәтләргә мөмкин булган уеннар уйнамагыз, дигән кисәтүләрне йөз тапкыр ишеткәнегез бардыр инде. Рогатка, кулдан ясалган яисә сатып алынган уенчык пистолетлар һәм җәяләр, төрек кылычлары һәм мушкетер шпагалары, карбид һәм дары белән тәҗрибәләр ясау – әнә шундыйларга керә. Тик малайлар һаман да алдагы буын яшүсмерләренең хаталарын кабатлый тора. Мин сездән үтенеп сорыйм: якында гына урнашкан электр лампочкаларын кабызганда читкәрәк борылыгыз! Челтәрдәге лампочканы селкеткәләп, өзелгән спирален кабат ялгарга тырышмагыз! Андый чакта һичьюгы күзлек киегез –  кояштан саклый торганы да ярый. Төрле тыгызлыктагы кояш күзлекләре күзне нур энергиясе белән пешүдән: электр белән эретеп ябыштыргандагы ультрафиолет нурлардан, контакт чыбыкларның кыска ялганышыннан, тау һәм үзәнлекләрдәге кар ятмасы чагылышыннан (кар офтальмиясе), ультрафиолеттан да саклый. Электр белән эретеп ябыштыруга, гомумән, махсус  саклагычсыз карарга ярамый. Химия, хезмәт кебек фәннәр буенча практик дәресләрдә, мәктәп остаханәләрендә һәм ремонт эшләре вакытында саклагыч яисә гади күзлекләр файдалану мәслихәт.

Күрә карау (ерактан начар күрү)

Күрү сәләте бозылуның аеруча киң таралганы – күрә карау, медицина телендә ул миопия дип атала. Планетаның һәр өченче кешесе бу кимчелектән интегә. Бүгенге көндә Россиядәге укучыларның 25-30%ында миопия бар. Беренчедән, әлеге сан узган елларга караганда зуррак, икенчедән, кечерәк һәм урта сыйныфлар хисабына ел саен 5%ка арта да бара әле ул. Ерактан яхшы күрү (дальнозоркость) белән чагыштырганда, күрә карау зуррак игътибар җәлеп итә. Аның сәбәбе бик гади – чөнки бу диагнозны үзеңә үзең дә җиңел куя аласың. Андый кеше, якыннан яхшы күрсә дә, предметларны ерактан аера алмый. Мондый күренеш болай аңлатыла: ерактагы предметлар күзнең челтәр катлавында түгел, аның алдында чагыла, шуңа күрә дә томанлы булып күренә. Яшүсмер иртәме-соңмы үзенең бу кимчелеген тоеп ала – баксаң, иптәшләре юл хәрәкәте билгеләрен дә, кешеләрнең йөзләрен дә шактый ерактан күрә икән. Класс тактасына язылганны күрү дә аның өчен кыенлык тудыра. Күрә карауны күп очракта мәктәптәге медицина тикшерүләре вакытында махсус таблица ярдәмендә ачыклыйлар. Нәкъ шундый таблицаны (ул Головин-Сивцев таблицасы дип атала) без бу юлы «Ялкын»ыбызның урта битләрендә дә урнаштырабыз. Дөрес, ул стандарт зурлыктагысыннан кечерәк, һәм аны 4,5 метр ераклыктан карарга кирәк (табиб бүлмәсендә – 5 метрдан карыйлар). Тик таблицаны йомшак яктылык таратып торган лампа астына урнаштыру сорала. Хәрефләрне уң һәм сул күзең белән алмаш-тилмәш укы. Күзнең күрү сәләте юлның уң ягындагы хәрефләрен ничек күрүгә карап билгеләнә. Нормаль күрү унынчы юлга туры килә. Әгәр күрә карау дәрәҗәсе югары классларда яисә колледжда укыганда күтәрелеп китсә, мондый яшүсмер, машина йөртүче правасына имтихан биргәндә, күз табибы тикшерүен (күзлексез) уза алмаячак. Кисәтеп куям – таблицаны ятлауның мәгънәсе юк, күз күрүен тикшерүнең башка объектив ысуллары да бар

Элекке елларда мәктәпне тәмамлаучыларның 10-15%ы гына күрә караучыга әверелә торган булса, хәзер 15-16 яшьлекләрнең яртысына диярлек «Миопия» диагнозы куела. Ә бит нәкъ менә шушы яшьтә аның кинәт үсешенә юл куймау мөһим. Күзең начарланганны үз вакытында сизеп алып, табиб-офтальмологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул, күрә карауның дәрәҗәсен билгеләп, тиешле күзлекне сайлап бирәчәк. Яшүсмерләрнең, бигрәк тә кызларның, күзлектән оялган очраклары күп. Хәзер аңа алмашка йомшак контактлы линзалар да кулланып була бит. Өстенлекләре дә җитәрлек – линза кигән килеш, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкин. Тик шулай да күзләрне контактсыз коррекцияләү яхшырак, линзаларга караганда, күзләр күзлекне җиңелрәк кабул итә. Гарри Поттер һәм Ксения Собчакның популярлыгы аша Мәскәүдә күзлек кию модага кергән, дип тә сөйлиләр әле. Тагын шундый яңалык та бар: күптән түгел төнлә киеп йоклый торган линзалар уйлап табылган. Күзлектән аермалы буларак, алар күрү сәләтен коррекцияләп кенә калмыйча, күрә карауны туктатырга да сәләтле.

Күрү сәләтен саклау кагыйдәләре

Авыруларга бирешмәс өчен, организмыңны чыныктыр. Спортның башыңа зыян китермәстәй барлык төрләре дә күзләреңә файдалы булачак. Ә баш бәрелү, киресенчә, күрә карауны арттырачак кына.

Сүрән яктылыкта уку-язу белән шөгыльләнмә, шулай ук күзләреңне көчле яктылык чагылдырудан саклан. Лампочкаңның егәрлеге 60 ваттан да кимрәк булмасын.

Китабыңны яисә дәфтәреңне күзләреңнән 30-35 см ераклыкта тот. Китапны авыш тоткычка куеп укысаң, тагын да яхшырак. Язганда, яктылык сул ягыңнан төшсен. Ятып яисә транспортта барганда укыма.

Компьютерда эшләү кагыйдәләре

  1. Компьютер каршында утырганда, башыгызны бераз гына алга таба иеп, туры утырыгыз.
  2. Компьютерны почмакка урнаштырыгыз, чөнки, экранга караганда, аның арткы ягыннан нурланыш көчлерәк.
  3. Монитор экранының өске кырые күзләр белән бер тигезлектә, ә ара 45тән 75 сантиметрга кадәр ераклыкта булсын. Мониторга кояш нурлары турыдан-туры төшмәсен.
  4. Компьютерда көненә 2 сәгатьтән артык эшләргә ярамый, һәр 30 минут саен тәнәфес ясап алырга кирәк.
  5. Күзе начар булган кешегә комьютерда эшләгәндә күзлек яисә линза кию мәҗбүри.

Күзләргә гимнастика

  1. Башыңны бормыйча гына, карашыңны астагы сул почмакка юнәлт, аннары – уңдагы югары, уңдагы түбән, сулдагы югары почмакларга. Күнегүне 5 – 8 тапкыр кабатла.
  2. Ачык күзләрең белән акрын гына, сулыш уңаена, горизонталь буенча да, вертикаль буенча да һавада сигезле «яса».
  3. Ачык күзләрең белән, башыңны бормыйча гына, һавада үзеңнең исем-фамилияңне «яз».

Соңгы елларда электрон китаплар заманыбыз кешеләренең аерылгысыз атрибутына әверелде. Компакт җайланма ярдәмендә искиткеч зур китапханәгә ия булу мөмкинлеге барлыкка килде. Аның уңайлыклары яшьләр арасында гаджетның дәрәҗәсен күтәрде. Әмма мәгълүматны дисплейдан укыганда күзләргә зур басым ясала. Өстәвенә, озаклап уку күзнең мөгез катлавын киптерә, ә бу, үз чиратында, тагын кайбер авыруларны китереп чыгара.

Җайланма дисплее организмга йомшак электромагнит нурланыш кыры белән йогынты ясый. Күзләре начар күргән кешеләргә белгечләр гомумән бу җайланма белән файдаланмаска киңәш итә. Һичьюгы, етәнәфесләрне ешайтырга һәм күзләргә гимнастика ясап торырга кирәк. Электрон кәгазьнең махсус технологияләре (E-ink) белән эшләүче  китаплар гына бу кимчелекләрдән азат, аларда эчтән яктыртылыш юк, һәм шул сәбәпле, күзләргә зур басым күзәтелми.