ЕГЕТ БУЛ!

Булды!  Җитте! Туйдым! Ялыктым! Имеш, кызлар гына үз-үзләрен карарга, матур йөрергә, матур киенергә тиеш! Йә, әйтегез, кайда язылган бу сүзләр?!

Тоталар да шулай диләр! Нигә әле без, сезгә ошарга тырышып, иннек сөртик, берсеннән-берсе катлаулы причёскалар ясыйк та, ә сез, егетләр, тышкы кыяфәтегез турында уйлап та карамыйсыз?! Беләсегез килсә, безгә дә сезнең ыспай матур киенүегез, тәрбияле тотышыгыз, хәтта йөз матурлыгыгыз, буй-сыныгызның нинди булуы да бик мөһим!

Гомумән, сез безнең өчен сыйфат-мөмкинлекләр исемлеге төзеп куйгансыз. Менә ул исемлектәге кайбер сыйфатлар: ашарга пешерә белсен, акыллы вә күндәм булсын, өйне чисталыкта, тәртиптә тотсын, бала карасын… Чүкечен тотып, урындык ясасын диярегезгә дә күп калмады, ахры…

Килешәм, беркемнең дә ашарга пешерә белмәгән туташ белән танышасы да, гаилә корасы да килмидер, ләкин безнең дә кулына чүкеч тота белмәгән әфәнде белән танышырга исәбебез юк! Сиңа «идеаль» кыз кирәк булгач, үзеңне дә «идеальләштерергә», ягъни тәрбияләргә кирәктер, бәлки? Тырышып карыймы?

Беренчедән!

Исеңдә тот, кызларга мин-минлеге эченә сыймаган егетләр ошамый (алар, гомумән, берәүгә дә ошамый!), чөнки ул синең синлегеңне үзенә суыра.  Әгәр дә бу сыйфат синдә бар икән, аннан ничек тә котылырга тырыш. Ләкин онытылып китеп, битлек кия күрмә, син дусларың белән, туганнарың белән нинди, кызлар янында да шундый булырга тиешсең. Бер көнне янына кәмитче Чарли Чаплин, икенче көнне җитди кыяфәтле Барак Обама килсә, кызыңның йөрәгенә «сердце» булуы да бик ихтимал.

Икенчедән!

Тышкы кыяфәт! Күп кенә егетләр кызларга бары тик акча гына кирәк дип уйлап ялгыша. Бу – миф! Кызлар күбрәк күзләргә карый, гомумән, алар үзенең булачак балаларына булачак әти эзли. «Әһә, менә Акмаловның күзе кара, ә менә Шамилнеке яшел. Миңа яшел күзле кыз кирәк!» – дигән уй-фикерләр бик еш була бездә.

Ә йөзгә килсәк, хәлләр болайрак. Сезгә дә кызларның йөзендәге тимгелләр ошамый бит, безгә дә шулай.  Хәзер бит заманасы алдынгы, кирәк булса, яңа бит тә ясап бирәләр. Көненә бер булса да битеңне лосьон белән чистартып торсаң, егетлегең җуелмастыр, мөгаен.

Өченчедән!

Эчтәге шакмаклар! Пресс дигән сүз кызларны, гомумән, «колеядан чыгара»! Шакмакларың күбрәк булган саен, кызлар күзе күбрәк төшә дигән сүз. Эш «шакмакларда» гына да түгел, ә синең спортивный гәүдәңдә. Киң җилкәле баһадир булуың бүтән егетләрдән сине бер башка өстен куя, валлаһи. Ләкин эш тышкы матурлыкта гына да түгел, төз, көчле гәүдәгә ия булуың синең тормыш рәвешеңнең дөрес баруын – тәмәке тартмавыңны, хәмер кулланмавыңны күрсәтә.

Дүртенчедән!

Урам буйлап барганда бер төркем кызлар килеп, сиңа: «Сәлааам, чибәрем!» дисә, ничегрәк булыр иде икән, ә? Менә шулай шул, җир тишеге булса, шунда кереп китәр идең төсле. Безнең белән дә шул ук хәл! Йөз дә бер егет сиңа «Исәнмесез!» дип китсен әле… Сезгә безне шул рәвешле кыен хәлдә калдыру рәхәтлек бирәме соң ул? Аңламыйм. Син ялгызың килгәндә, каршыңа очраган чын егет нинди анда «Сәлам!» дию, агачтагы каргаларны саный башлый. Менә ичмасам ЕГЕТ, ә! Туктатыгыз инде ул «Исәнмесез, матурым! Хәлләрең ничек?»ләрне, ә? Мәзәк түгел, танышасы килгән кеше шул рәвешле кыланмый инде!

Бишенчедән!

Нәрсә киясез сез өстегезгә, ә?! Бүген үтүкләнмәгәнне, иртәгә юылмаганнны. «Мин егет, миңа болай да ярый», – диюегездән туктагыз, зинһар! Без үтүкләнмәгән итәк кисәк, бөтен «группировка»гыз белән сөйлисез. Ә нишләп әле без «үтүкләнмәгән егетләр»гә риза булырга тиеш?! Юылган, үтүкләнгән күлмәк белән йөрегез һәрвакыт! Киенү бит ул синең эчке хәләтеңне күрсәтә, килешәсеңдер? Костюм кигән егеткә карап: «Деловой!» дисәләр, тегеләй-болай гына киенгәненә карап: «Булдыксыз!» дип нокта куялар. Кызлардан «тузга язмаган киемең» турында ишеткәнче, ике минутыңны үтүккә жәлләмичә, ыспай йөрүең мең кат яхшырак ич.

Алтынчыдан!

Йокы ул егетләр эше дигән сүз – уйдырма. Берәр кыз ялгыш кына: «Менә кичә мәктәптән кайту белән йокладым әле!» – дисә, егетләр шунда ук ирештерә башлаячак. Ә берәр егет көне буе йокласа, нәрсә ишетәсең: «Йокласын, егет кеше бит ул!» Шуннан? Әллә ул төне буе вагоннан йөк ташыганмы, яисә төне буе баласы йоклатмаганмы аны? Беләсегез килсә, ата-бабаларыбыз ук әйткән: «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз». Вакытыңны йокыга сарыф иткәнче, спортзалга барып килүең, әниең кайтуга өй җыештыруың, ашарга пешереп куюың күпкә яхшырак.

Җиденчедән!

Егетләр, сез бит Аллаһы тәгалә тарафынан безне яклар, саклар, авыр эшләрне башкарыр өчен яратылгансыз. Үз вазыйфаларыгызны онытмасагыз иде. Авызыгыз тулы начар сүзләр, начар гадәтләр, әллә нинди төркемнәргә оешуыгыз сезнең «крутой»лыгыгызны күрсәтә дип уйлыйсыз икән, сез бик нык ялгышасыз. Бу кыланмышларыгыз безне куркыта, үзегездән читләштерә генә. Кайвакытта класста булмаганда классташ кызыгызга әйткән сүзләрне ишетергә туры килә – чәчең коелырлык!

Егет кешегә гел дорфа булырга, хис-тойгыны белгертмәскә кирәк дип тә язылмаган. Сез бераз ягымлырак булсагыз, дөнья тагын да ямьләнер, суык яңгырлар җылынып, кояш та ныграк яктыртыр иде бит.

Сигезенчедән!

Бу пунктны иң беренче итеп куярга кирәк булгандыр, бәлки, тик нишләптер ул азакка калды. Әниеңә булган мөнәсәбәт. Күп кенә кызлар шуңа игътибар итә. Дөньядагы иң кирәкле, иң якын кеше – ул синең әниең. Әгәр дә син аңа карата назлы, мәрхәмәтле, һичьюгы игътибарлы булмасаң, димәк син башкаларга карата да шундый. Егет кеше нинди генә матур, акыллы, уңган булмасын, әнисенә карата тупас сүзләр әйтә икән, анда өмет юк!

Егетләр турында кызлар ни уйлый…

Айгөл, 15 яшь: Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз! Менә шундый минем девизым. Ә хәзерге егетләрнең ниндидер эш башкаруы җәй көнендә кар яуган төсле инде ул – мөмкин булмаган могҗиза, кыскасы.

Алсу, 18 яшь: Әтиемә охшаган егетне эзлим: уңган, акыллы, хатын-кызны хөрмәт иткән, чибәр. Әти кеше кызларның ир-ат идеалы, диләр бит. Тик андыйлар хәзерге көндә юк төсле. Һәрхәлдә, минем очратканым юк әлегә.

Рузилә 17 яшь: Минем өчен идеаль егет – эчми, тартмый торганы. Алай гына да түгел, ул мине бер караштан, ярты сүздән аңлаучы егет булсын. Ә иң мөһиме – аның эчке дөньясы матур булсын, үзенә тартып торсын иде.

Гүзәл, 17 яшь: Кайгыртучан, ягымлы, тугры. Авыр чакта аңлаучы, җилкәсен куючы – миңа калса, идеаль егет нәкъ менә шундый булырга тиеш.

Лиана МӘРДАНОВА