ШОКОЛАД ДУСМЫ, ДОШМАНМЫ?

Фото: pixabay.com

11 июль көнне Бөтендөнья шоколад көне билгеләп үтелде. Французлар уйлап тапкан бу бәйрәмне тәүге тапкыр 1995 елда уздырганнар. Аннары бу бәйрәмгә Италия, Швейцария, Германия, Россия һәм башка илләр кушылган. Бүген инде аны дөньяның күп кенә илләрендә бәйрәм итәләр.

Хәзер кибет киштәсендә шоколадның ниндие генә юк! Җаның теләгәнен сайлап ал. Бүген аны ризык буларак кына түгел, дару, косметик чара сыйфатында да кулланалар. Күп кенә матурлык салоннарында аны яшәртә торган маскалар, “обертывание” процедурасы өчен файдаланалар.

Кайсы илдә ничек?

Төрле илләрдә шоколадка булган мәхәббәтне төрлечә аңлаталар.

Россиядә шокладка багышланган өч музей – Мәскәү, Санкт-Петербург, Покровта бар. Һәр елны шоколад бәйрәмендә күңел ачу чаралары, ярминкәләр оештыра. Сувенирлардан баллы киемнәргә кадәр сатып алып була биредә! Покровта бу татлы ризыкка багышланган өч метрлы Бронза фея дә һәйкәл урнаштырылган.

Америка Кушма Штатларында Шоколад көне елына ике тапкыр – 7 июль һәм 28 октябрьдә уздырыла.

Германиядә хәтта Шоколандия дигән ил дә төзеп куйганнар. Шоколад көнендә бирегә баллы ризык ашарга яратучылар җыела.

Швейцариядә “шоколад” поездын булдырганнар, ул шоколад фабрикаларына экскурсиягә алып бара.

Исландиядә Шоколад көнендә учак ягалар. Шулай итеп, викинглар шоколадка булган хөрмәтен күрсәтә.

Файдасы нидә?

Фото: pixabay.com

Шоколадның файдасын барыбыз да белә кебек. Аның составында ял итү, психологик яктан көч җыю өчен файдалы элементлар бар. Кеше сәламәтлеге өчен кара шоколад, сөтле, агына караганда, күпкә файдалырак.

Шоколадның кара төстәге сортлары эндорфиннар – бәхет гормоннарын булдырыруны стимуллаштыра. Шулай итеп, кәефне күтәрә, организмны тонуста тота. Галимнәр фикеренчә, шоколадтагы флавонидлар ультрафиолет нурларны үзенә туплый, тән тиресен саклый, аның төсен яхшырта.

Тикшеренүләр тагын шуны да күрсәтә: кара шоколад күз күремен яхшырта, кан басымын төшерә, холестерин дәрәҗәсен яхшырта, инсулинга булган сизгерлекне яхшырта.

Шоколад ашыйсы килү теләген дә киметә. Әгәр 10 грамм кара шоколад ашасаң, ашыйсы килү теләге юкка чыга.

Шоколад ашаучылар озаграк яши дигән мәгълүмат та бар. Даими рәвештә бу ризыкны ашау гомерне бер елга озайтырга мөмкин.

Аны “ракка” каршы нәтиҗәсе бар дигән гипотеза бар. Ул йөрәк эшчәнлеге өчен дә яхшы. Даими рәвештә шоколад ашаучыларның йөрәк авырулары 37 процентка кими. Ир-атларда ул инфааркт рискын 17 процентка киметә. Бу тикшеренүдә катнашкан ир-атлар 10 ел дәвамында атнасына 63 грамм шоколад ашаган.

Тискәре ягы нидә?

Фото: pixabay.com

Шикәр диабеты, ашказаны асты бизе, бавыр, ашказаны авыртуы булган кешеләргә шоколад ашау тыелган. Башкаларга да әлеге ризыкны зур булмаган күләмдә ашау ярый. Көнгә 25 грамм шоколад ашарга рөхсәт ителә.

100 граммлы бер плитка шоколадта 500 килокалория бар. Әлеге ризык белән артык күп мавыгу мускул арасында май утыруга китерә ала. Ризык составында булган майлар йөрәк-кан тамырлары системасына начар тәэсир итә.

Әлеге “тәмлүшкә”дә кофеин да бар. Ул ашказаны-эчәк тракты авырулары, күңел болгану, сару кайнауга китерә ала. Хәтта кайнар шоколадның бер генә кружкасыннан да пульс күтәрелә, кан басымы арта. Инфаркт, инсульт кичергәннәргә бу продукттан баш тарту яхшырак.

Шоколад сайлаганда, сыйфатлысын сайла, составын яхшылап укы. Арзанлы шоколадка да кызыгырга ярамый. Чөнки мондый җитештерүчеләр какао маен пальма, кокос майлары белән алмаштыралар. Димәк, әлеге продукциядә транс-майлар булачак дигән сүз.  Ә алар, үз чиратында, гормональ дисбаланс, артык авырлык, атеросклероз, яман шеш һәм башка авыруларга китерергә мөмкин.

Җитмәсә, шоколад аллергик реакцияне арттыруы ихтимал. Шуңа да әгәр аллергиянең беренче билгесе булса, шоколад ашауны бер атнага туктатып торырга кирәк.

Әлбәттә, шоколад ашау-ашамауны син үзең хәл итәсең! Тик бар нәрсәне дә чамалап ашау кирәклеген онытма!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде