СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: Фермер балалары аллергия белән азрак авырый!

Аллергия ул ютәл белән тамак авырту гына түгел. Алай булса, аны тиз генә дәвалап булыр иде. Бу авырту берничә елга сузылырга мөмкин. Хәзер астма белән авыручылар халык санының 10-15 процентын тәшкил итә. Ул да күп очракта аллергия аркасында килеп чыга ала. 8 июль – Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Аллергия 2000нче елларда аеруча үсеп китә. Әлбәттә, статистик саннар чын тормыштагы күрсәткечләрдән күпкә аерыла. Мисал өчен, 0-14 яшьлек балалар арасында астма белән авыручылар 1000 кешегә 0,8 процентны тәшкил итә. Ләкин чынлыкта бу саннар күбрәк.

! Сезонлы аллергияле ринит – 15 процент, астма – 15 процент кешедә, атопик дерматит һәр өченче балада була.

– Аллергия авыртуы беренче тапкыр кечкенә вакытта пәйда була. Соңыннан отит – ринитка, ә ул – астмага күчәргә мөмкин. “Аллергиягә ничек профилактика уздырырга?” дигән сорауга да төгәл генә җавап юк. Аллергия булмасын, дисәң, бала тугач ук, ул күкрәк сөтен имәргә тиеш. 4-6 айлык вакытта смесьларны да дөрес итеп кертә башларга кирәк, – ди Балалар республика клиника хастаханәсе аллергология бүлегенең консультант аллерголог-иммунологы Резеда Хәкимова.

Аллергия килеп чыгуны арттыра торган факторлар:

  • өйдә әти-әнинең тәмәке тартуы
  • гаиләдә аллергиклар булу
  • йортта келәм, үсемлекләр күп булу (алар тузанны үзенә сеңдереп бара)
  • синтетик кушылмалы ризык ашау.

Әгәр баланың әтисе яки әнисе аллергик икән, бу очракта аллергиянең балага күчү ихтималы – 60 процент. Әгәр әтисе дә, әнисе дә аллергиядән интексә, бу очракта 80 процентны тәшкил итә.

Бала кечкенә вакыттан никадәр иртәрәк әйләнә-тирә мохит белән тизрәк танышса, эчәкләрендәге микроблар комплексы шулкадәр тизрәк формалаша. Һәм ул баланы алллергиядән саклап кала ала. Фермер балалары, шәһәрнекеләр белән чагыштырганда, аллергия белән азрак авырта. Чөнки алар табигый микрофлора, әйләнә-тирә мохит белән элемтәгә керә. Шулай итеп, бу сабыйларда инфекциягә карата иммунитет барлыкка килә. Ә шәһәр балалары һәрчак стерильле шартларда тәрбияләнә, антибиотиклар да иртә бирелә башлый, – ди Республика клиника хастаханәсе Клиник иммунология республика үзәге мөдире Алексей Лунцов.

Кайсы ризыкка аллергия була ала?

3 яшькә кадәрге балаларда еш кына аксымга, ризыкка аллергия күзәтелә ала. Иң еш очрый торганы – тавык йомыркасы һәм сыер сөтендәге аксымга, арахиска аллергия. Еш кына бу сөт, йомырка аксымына булган аллергия соңга таба юкка чыгарга мөмкин. Тик еш кына ул 8 яшькә кадәр саклана ала. Атопик дерматит 70-75 процент очракта астмага китерә ала. Ә арахис, диңгез ризыклары, балыкка булган аллергия гомер буена дәвам итәргә мөмкин икән.

Аллергияләр төрле була

Бүген аллергияләр күп төрле. Даруга, бөҗәкләргә, балга аллергия булырга мөмкин. Даруга карата аллергия медицина препаратын беренче тапкыр кулланганда түгел, ә соңрак пәйда булырга мөмкин. Ел саен Республика клиник хастаханәсендә мондый аллергиядән интегүчеләр арасында 1-2 бик катлаулы очрак була икән. Ул вакытта тән тиресе куба, анда кабарчыклар чыга.

Көнкүреш аллергиясе йорт хайваннары, мендәр аркасында барлыкка килә ала. Шуңа мендәрләрне һәрчак чистартып торырга, ә йорт хайваннарын асрамаска кирәк.

Поллиноз (үсемлекләр серкәсенә булган аллергия) апрельдан башлап августка кадәр дәвам итә ала. Серкәгә (пыльца) аллергиясе булган кешедә төшле җиләк-җимеш (алма, груша, персик, чия), чи кишергә дә булырга мөмкин.

Бу төр аллергиянең симптомнарын киметер өчен урамга еш чыкмаска, борын куышлыгы өчен махсус фильтр кияргә, урамнан соң душ керергә, киемне алмаштырырга, башка бинага кергәч, кулны, битне юарга кирәк.

Ничек дәвалыйлар?

Аллергия белән авыручыны, организмына махсус аллерген кертеп, дәвалыйлар. Шушы вакытта  аллергенга карата тотрыклылык саклана башлый. Тик мондый терапия таләп ителгән пациентларның 10 проценты гына әлеге дәвалауны ахырга кадәр алып бетерә. Чөнки бу дәвалау 3-5 елга сузыла. Әлеге төр дәвалауның да нәтиҗәсе яхшы була икән. Ул 5-50 яшьлеләргә каралган.

Баллыга аллергия буламы?

– Аллерген – ул югары молекулалы матдә. Шикәр – глюкоза, аксым төркеменә керми. Глюкоза безнең организм өчен ят әйбер түгел, ул нормаль компонент. Шикәргә аллергия була алмый. Еш кына әти-әниләр баллы ризыктан балаларның тәненә тимгел чыгуын әйтә. Тик бу баллы ризыкларда, шикәрдән кала, консервант, буягыч, тәмне яхшырта торган матдәләр бик. Нәкъ шушы химик матдәләрнең барысы да тирене начарайта, – ди Резеда Хәкимова.

Еш кына “баллы ризык” дигәч, кондитер эшләнмәләре, шоколад күз алдында тотыла. Сөтле шоколад составында булган шоколад түгел, ә сөттәге аксым, чикләвек аллергия бирә ала. Кайбер продуктларның тышлыгында “сыер сөте аксымы, арахис булырга мөмкин” дигән язу була. Бу аллергияле кешеләр өчен махсус языла.

Шунысы да бар: соңгы тапкыр аллерген белән контакттан соң 20 ел узса да, ул кабатланырга мөмкин. Чөнки организм барысын да истә калдыра икән.

Аллергияне ничек тикшерәләр?

  1. Тән тиресенә анализ (тестлар).

Тән тиресендә аз гына сыдырып, аллерген катнашмасын сылыйлар. 20 минуттан соң реакция була.

  1. Кан анализы (әгәр тән тиресенә анализ алу ярамаса, кан буенча тикшерәләр).

Әлеге тестлар табиб кушуы буенча уздырыла. Район хастаханәләрендә дә мондый тестларны узарга мөмкин, ди Алексей Лунцов.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

ТАГЫН УКЫРГА:

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: ТОМАУМЫ, ӘЛЛӘ СЕЗОНЛЫ АЛЛЕРГИЯМЕ?