ПОЛИЛИНГВАЛЬ МӘКТӘПЛӘРДӘ КЕМ УКЫТАЧАК?

Татарстан укучылары өч телне – татар, рус, инглиз телләрен камил беләчәк. Мондый мөмкинлеккә полилингваль мәктәпләрдә белем алучы укучылар ия булачак. Республикадагы мондый уку йортлары 2022 елга әзер булырга тиеш. Аларның икесе Казанда булачак (шуларның берсе – 165нче мәктәп базасындагы “Адымнар – белемгә һәм үзара килешүгә юл” мәктәбе). Калган дүртесе Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә төзеләчәк.

Татарстанда полилингваль белем бирү комплексларын төзү проекты быелның февраленнән башланды. Алар балалар бакчасы, башлангыч һәм урта мәктәпне үз эченә ала. Татар, рус һәм инглиз телендә белем биреләчәк мондый мәктәпләрне төзү идеясен Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде.

– Бу эштә авырлыклар җитәрлек, чөнки әлеге эш яңа. Мәктәп һәм балалар бакчаларын төзү яки төзекләндерү генә түгел, кадрлар әзерләргә, белем бирүдә яңа заманча методикаларны да кертергә кирәк. Федераль мәгариф министрлыгыннан да бу эшне аңлау, теләктәшлек күрсәтү бар. Без бердәм эш башкарабыз, – ди Минтимер Шәймиев.

Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһанов фикеренчә, кечкенә вакыттан ук телләрне өйрәнү сөйләмне, психологик яктан үсешне, аралашу күнекмәләрен арттыра, гомумән алганда, баланы төрле яктан үстерә.

Кадрлар әзерләү – төп мәсьәлә

Әлбәттә, мондый мәктәпләрне төзер алдыннан, анда эшләячәк кадрлар – укытучылар турында да уйларга кирәк. Бу эшне үз өстенә КФУ алган. Аның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында шушы юнәлеш алып барыла да инде. Институт тарафыннан полилингваль мәктәпләрдә эшләячәк кадрларны әзерләү буенча дәүләт программасы булдырыла.  Ул 1 июльгә кадәр Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге махсус комиссиягә тәкъдим ителергә тиеш. Кадрлар әзерләү эше белән институтның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм белем бирү югары мәктәбе шөгыльләнәчәк.

Аңлатып үтик, полилингваль мәктәпләрдә укытачак мөгаллимнәр татар, рус һәм инглиз телләрен су кебек эчәргә тиеш була. Чөнки информатика яки математиканы инглиз телендә укытса да, аларга рус һәм татар телен белү дә зарур. Бу өч телдән кала, шушы мәктәпләрдә көнчыгыш телләрен дә укытачаклар. Аның гарәп теле булуы ихтимал.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында полилингваль юнәлештә эшләү өчен педагогик кадрларны әзерләүдә быел 150 абитуриентны кабул итәләр. Аларның 100е – көндезге, 50се читтән торып уку бүлегендә белем алачак. Студентларга яхшы бонус та көтелә: аларга республика бюджетыннан стипендия түләнәчәк. “Беренче семестрда барлык студентлар 15 мең сум стипендия алачак. Икенче семестрда стипендия алыр өчен “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә уку кирәк. Моңа өстәп, билгеләрнең яртысы “5”ле булырга тиеш”, – дип сөйли КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. КФУ ректоры Илшат Гафуров исә киләчәктә полилингваль юнәлештә укучы студентларга стипендия түләү системасын үзгәртергә тәкъдим иткән. Әгәр ул раслана калса, бары тик “5”ле билгеләренә генә укучылар – 15 мең, “4”ле һәм “5”легә укучылар 10 мең сум стипендия алачак. Ә семестрында бер генә “3”лесе булганнарга да 5 мең сум түләнеләчәк.

Тик бер проблема да бар: полилингваль мәктәпләр 2020 елдан эшли башларга тиеш. Мондый уку йортлары өчен кадрлар әзерләү дә 2019-2020 елда гына старт ала. Шуңа проблемалар була калса да, аларны бергәләшеп хәл итү, замана белән бергә атлау юлларын эзлиләр.

Махсус сүзлекләр дә булачак

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында төрле фәннәр буенча глоссарийлар әзерләнеләчәк. Алар полилингваль белем бирү комплекслары укучылары һәм укытучыларына исәпләнелә. Әлеге сүзлекләр татар, рус һәм инлиз телләрендә булачак. Бу проект биш ел дәвамында тормышка ашырылырга тиеш.

Ике вуз дипломын ал!

Гуманитар уку юнәлешенә килгәндә, КФУның  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты инглиз филологиясе буенча укырга керәчәк абитуриентлар ике төрле диплом ала алачак. 2020 елдан башлап, аларга, КФУда укып, параллель рәвештә Бөекбританиянең Лондон университетында белем алу мөмкин. Үзләрен яхшы күрсәткән студентлар, икенче курстан башлап, чит ил вузында укый башлый. Әлбәттә, бу юнәлештә түләп укырга туры киләчәк. Тик шунысы да бар: укучы мөстәкыйль рәвештә Лондон университетында укыса, аңа өч тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк икән.

Шулай ук КФУда мультилингваль учреждениеләрдә эшләячәк кадрлар әзерлиләр. Әлеге студентлар инглиз теленнән кала, испан теле буенча белем ала. Бу вузда француз теле буенча белем алучылар параллель рәвештә ике диплом алырга мөмкин. Алар, укуны тәмамлаганда, КФУ һәм Париж III Яңа Сорбонна университеты дипломнарын алып чыгачак. Франциянең бу вузы әдәбият, телләр, театр сәнгате һәм коммуникацияләр өлкәсендә махсуслаша.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА