Ни өчен? АЗ ЙОКЫ, ГРАДУСНИК, АВЫРТУ ТУРЫНДА…

Сәламәтлек турында моңа кадәр сез белмәгән фактлар.

Ни өчен аз йоклау зыянлы?

Соңгы 100 елда без уртача алганда 20%ка азрак йоклый башлаганбыз. Аз йоклау нәтиҗәсендә кеше уяу чакта да аның баш мие «йокыга китә». Кеше бер ноктага карап «ката», игътибарлылыгы кими, кулыннан әйберләр төшеп китә… Әгәр ул озак вакыт аз йокласа, баш мие күзәнәкләре үлә башлый.

Ни өчен градусник 42  °C белән туктый?

Бу температурада кандагы аксым (белок)ның денатурациясе, ягъни куеру процессы башлана. Нәкъ шундый ук ситуацияне без йомырка кыздырганда күзәтә алабыз: үтә күренмәле йомырка аксымы ак төскә керә, куера. Шулай ук бу температурада баш миендә матдәләр алмашы туктала. Болар барысы да организмның үлүенә китерә.

Ни өчен без авыртканда кычкырабыз?

Егылсак, берәр җирне авырттырсак, аякка кадак керсә, без үзебез дә сизмәстән, кычкырып җибәрәбез. Галимнәр моның организмга ни өчен кирәклеген ачкылаган. Ә сер гади: кычкыру, ыңгырашу авыртуны киметә икән.

Зилә САБИТОВА әзерләде

#ПОЧЕМУПАТАМУШТЫ