НИЧЕК АКЧА ҖЫЯРГА? /лайфхаклар/

Экономия – акчаны янга калдыруның иң яхшы ысулы. Әмма бу сүзне ишеткәч, безнең күз алдыбызга төссез, соры көннәр килеп баса. Акчасыз яшәү яшәүмени ул?! Ышанасыңмы-юкмы, тик үзеңне күп нәрсәдән мәхрүм итми генә дә акчаны янга калдырып була икән бит!

1. Максат куй.

Экономияләү өчен генә экономияләү кызык түгел. Бу эшне берәр нәрсәгә ирешер өчен эшлрәгә кирәк. Шул ук вакытта ул “яхшырак яшәр өчен” дигән максат булмасын. Аның берәр материаль әйбер яки тоеп була торган нәрсә (яңа хис-кичерешләр, мәсәлән) булуы кирәк.

Билгеле бер юнәлешне сайлаганнан соң үзеңнең ни өчен экономияләгәнеңне аңлаячаксың һәм сиңа җиңелрәк булачак.

Мисал өчен, сиңа ипотекага беренче кертемне ясар өчен ике ел эчендә 500 000 сум акча тупларга кирәк, ди. Ә, бәлки, 6 айдан Төркиягә ял итәргә китәр өчен 50 000 сум кирәктер? Беренче очракта сиңа аена 20 800, ә икенчесендә 8300 сум акчаны калдырып бару зарур. Күрәсеңме? Конкрет саннар булганда, үзеңнең чыгымнарыңны күпмегә киметергә кирәклеге дә яхшырак аңлашыла.

2. Шопингны башка күңел ачу чараларына алыштыр.

Күп кеше өчен шопинг – стрессны киметү һәм кәефне күтәрү ысулы. Яңа блузка яки хушбуй алгач, без күпмедер вакытка үзебезне бәхетле хис итәбез.

Димәк, без сатып алган әйберләр – шатлык чыганагы, ә алар үзләре безгә бик кирәкме соң? Бу рәвешле кәефне күтәрү бюджетка бик тискәре йогынты ясый.

Әйдә, бергәләп уйлап карыйк: нәрсә дә булса сатып алудан тыш, сине тагын нәрсәләр бәхетле итә? Бу гаилә белән кичке аш ашау, дуслар белән очрашу, китап уку, спорт белән шөгыльләнү һ.б. булырга мөмкин. Сәүдә үзәгендә ни дә булса сатып алып кәеф күтәргәнче, көндәлек тормыштагы гадәти вакыйгалардан бәхетле булырга өйрәник.

3. Вак-төяк чыгымнардан качабыз.

Бу каһвә дә, туңдырма да, йогурт та булырга мөмкин. Шулай ук  бу исемлеккә таксида йөрү, тәмәке сатып алу, кафеда туклануны да өстәп була. Исемлекне син үзең дә дәвам итә аласың. Кагыйдә буларак, без бу “вак-төяк” чыгымнарны чыгымга санамыйбыз да. Шуның белән акчаның ничек су урынына агып чыгып киткәнен дә сизми калабыз.

Юк-юк! Бөтен нәрсәдән дә баш тартырга кирәкми! Алайса, гомумән, яшисе килми башлаячак.

Башта анализлыйк:  акчаңның күп өлеше нәрсәгә китә? Син ул нәрсәдән баш тарта аласыңмы? Ә бәлки аларны арзанрак берәр нәрсә белән алыштырып буладыр? Каһвәдән башка тормышыңны күз алдына да китерә алмыйсыңмы? Димәк, аннан баш тартырга кирәкми. Ә менә башка берәр нәрсәдән тыш син яхшы гына яши алам, дип уйлыйсың икән, аннан баш тарт.

Исеңдә тот: яңа калган акчаны башка берәр нәрсә өчен туздырмыйбыз.

4. Моны уен итеп кабул ит.

Әйдә, челлендж ясыйбыз! Үз-үзең яки дустың белән “уйнарга” мөмкин. Мисал өчен:

  • 700 сумга 7 көн яшәү;
  • көн дәвамында бер тапкыр да акча тотмау (транспорттан кала);
  • бер атнага берәр нәрсәдән баш тарту: каһвә, кафеда төшке аш һ.б.

5. Бар нәрсәдән дә баш тартырга кирәкми.

Артыгын кыланып җибәрсәң, бу стресска китерәчәк. Экономия диета кебек: үзеңне бар нәрсәдән дә тыйсаң, ахыр чиктә туйганчы шоколад ашаячаксың.

6. Экономияләүнең яңа ысулларын тап.

Оператор өчен күп түлим дип уйлыйсың икән, алыштыр, камыр ризыклары яртасың икән, аны алырга кичен кер (бәяләр төшкән була). Вак-төяк нәрсәләрдә экономия үзен бик сиздермәсә дә, күпмедер вакыт эчендә шактый акчаның яңа калганын аңларсың.

7. Мәсьәләгә карашны үзгәрт.

Син үз-үзеңне тыймыйсың, ә киләчәгең өчен тырышасың. Эшне аздан башла. Мисал өчен, үз керемнәреңнең 3% калдырып бар, керемнәрең артса, бу процентны да акрынлап арттыр. Бу ысул белән шактый акча тупларга мөмкин! Ышан! Уңышлар сиңа” 😉

Зилә САБИТОВА әзерләде