“НӘҮРҮЗ”НЕҢ ҖИТДИ ТЕМАСЫ – “ИМАН”

Тормыш иткәндә, син үз иманыңны саклап кала аласыңмы? Үзбәк милли академия драма театрының “Иман” спектаклен карагач, һәр тамашачы үзенә шушы сорауны биргәндер. Әлеге постановка төрки халыкларның XIV “Нәүрүз” халыкара театр фестивале кысаларында күрсәтелде.

Быелгы “Нәүрүз” аеруча үзенчәлекле, чөнки биредә Үзбәкстан театры да катнаша. Соңгы елларда Татарстан белән Үзбәкстан театрлары арасында хезмәттәшлек сирәк булган диярлек. “Үзбәк театры Советлар Союзында иң көчле театрларның берсе иде. Бүген дә алар бик сәләтле икәнен күрсәтте”, – ди Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров. Әйтергә кирәк, татар театры беренче тапкыр Ташкентка 1910 елларда бара. Анда танылган актриса Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үзбәк актерларын өйрәтә.

 

Үзбәк милли академия драма театры директоры Фәтхулла Масудов:

– Спектаклебезнең исеме “Иман”, дип атала. Аллаһ иманнан аермасын. Хәзер Татарстан белән Үзбәкстан халкы, иҗат әһелләре янәдән бергә эшли башлады. Моның өчен Президентка мең рәхмәт. Без Татарстанны яратабыз. Татар халкы галиҗәнәп, матур, самими, калебе иманлы булган гүзәл халык.

“Иман” спектакле үзбәк драматургы Иззат Солтан әсәре буенча куелган. Пьеса 1960нчы елларда язылса да, тамашачыны бүгенге заманга туры килүе белән шаккаттыра. Чөнки спектакльнең төп идеясе – кешенең намусы белән комсызлыгы көрәше. Шушы тема әле дә зур әһәмияткә ия.

Сюжет буенча вакыйгалар үзбәк гаиләсендә бара. Спектакльдәге сценография гадәттәгечә: үзбәк йортының эче, икенче катка менә торган баскыч, зур тәрәзәләр. Тик постановка декорацияләре белән түгел актерларның уйнавы белән аерылып тора.

Профессор Комилов һәм аның улы әхлакый сайлау алдында кала. Зур дәрәҗәләргә ирешкән профессор улының намуссыз кыланмышларын кабул итә алмый. Ә улы, башка бер профессорның кулъязмасын файдаланып, диссертация яза, кандидат исемен алуга ирешә. Гаиләдә башлыгы – әти кешенең өзгәләнүләре, улының мондый адымга баруы бар кешене хафага сала. “Без, иманы ныклы булган кешеләр, иң алдынгы буын. Әгәр кеше күңелендә иман бар икән, бар нәрсәне җиңеп була”, – ди ул. Комилов – гадел, үз намусына һәрчак тугры калган кеше образы. Инде олы яшенә җитеп килүенә карамастан, ул һәрчак намуслы булып яши, балаларына да шуны өйрәтә. Байлыкка кызыгу турында әйткән дә юк инде. Улы сатып алган зиннәтле зур люстраны да өйдә кирәксез, дип саный. Төп герой өчен иң мөһиме: кешеләр бай яшәсә дә, иман ягы белән бай булырга тиеш. Ахыр чиктә әти кешенең үгет-нәсыйхәтләрен үҗәт улы да төшенә, хатасын аңлый.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА