КОТЫП БАЛКЫШЫ – УЛ…

Фото: pixabay.com

Котып балкышы –  атмосфераның югары катлауларында яктылык нурлары чәчелү күренеше. Ул 60-1000 километр биеклектә, җирнең Көньяк һәм Төньяк  полюсларында күзәтелә. Аны поляр балкыш дип тә атыйлар.

Ничек барлыкка килә?

Котып балкышы турыдан-туры Кояшка бәйләнгән.  Ә Кояш – ут шикелле кызган, кайнар зур шар. Ул Җир шарына һәрвакыт йогынты ясап тора. Кояш үзеннән бик күп җылылык һәм вак кына матдә кисәкчекләре ташкыны ыргыта. Алар Кояш җиле белән безгә килеп җитә. Бу кисәкчекләр, Җир атмосферасының югары катлауларына җиткәч, һава атомнары  һәм молекулалары белән бәрелешә. Шунда алар кызгылт-сары, сары, яшел төсләргә кереп балкыйлар. Зур дуга хасил итәләр яисә, чуклы пәрдә рәвешен алып, берөзлексез дулкынланып торалар. Алар йә төсләрен алыштыралар, йә кинәт юк булалар, йә яңадан килеп чыгалар. Бу күренеш берничә сәгать буе дәвам итә.

Котып балкышы ни өчен Төньяк һәм Көньяк полюсларда гына була?

Җир шары  – бик зур магнит. Теләсә нинди магниттагы кебек, аның да ике полюсы – Төньяк һәм Көньяк полюслары бар. Кояштан килгән электр белән корылган кисәкчекләр ташкыны, безнең планетага якынлашканда , Җирнең магнит көченә юлыга. Төньяк һәм Көньяк магнит полюсларына авыша. Шуңа анда котып балкышы хасил була.

Сүзлек

Котыпчы – Төньяк һәм Көньяк полюска ясалган экспедицияләрдә катнашучы кеше.

Атмосфера – һава, Җир шарын чорнап алган газсыман тышча. Ул Җир белән бергә әйләнә. Калынлыгы 1000 километр чамасы. Атмосфера 78,1% азот, 21% кислород, 0,9% аргон газларыннан тора.

Кояш җиле – Кояштан чыккан җылылыкны, кисәкчекләрне әйләнә-тирәгә тарата торган җил. Аның тизлеге 400 км/с ка тигез.


Зилә САБИТОВА әзерләде

“Җил каян исә?” китабы материаллары файдаланылды.

ТАГЫН УКЫРГА:

САЛАВАТ КҮПЕРЕ: НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛӘ?

ЯЗГЫ ТАШУ

РӘШӘ ҺӘМ ЧЕЛЛӘ

ДАВЫЛ. НӘРСӘ УЛ?

“ЖИЛ ГЕНӘ” ДИМӘ!

Нәрсә ул КЫРАУ?

ЯШЕН НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛӘ?