Танылган рэпер Oxxxymiron Казанга гашыйк булган

Фото: https://twitter.com/freshmuz_ru/status/987162314938789888

Танылган рэпер Оксимирон май бәйрәмнәрендә Казанда кунакта булып киткән. Һәм… рус телендә җырлаучы рэпер шәһәребезгә шундый нык гашыйк булган, хәтта аккаунтында Казанга мәхәббәт аңлатып пост язган.

Җырчының Твиттердагы аккаунтыннан скан

“Соңгы 8 ел эчендә Казанда концертлар белән бик күп тапкырлар булдым. Тик шәһәр белән танышырга вакыт табылмады. Бу юлы концертсыз гына килдем һәм хәзер Казан минем өчен Санкт-Петербург һәм Краснодардан соң Россиядәге иң яраткан өченнче шәһәр. Бик күп җирдә булганым бар, тик Казан вайбы – гомумән башка дәрәҗәдә,” – дип язган ул үзенең Твиттерында.

Моннан тыш ул Казанда үзенә ошаган иң яхшы урыннар белән дә уртаклашкан.

Оксимиронның Казанга ял итәргә дип килүе юкка түгелдер, мөгаен. 2018 елның җәендә рэперның йөри торган кызы – Чаллыдан киемнәр дизайнеры Диләрә Минрахманова дигән сүзләр чыккан иде. Мөгаен, бу дөрестер.