КАЗАНДА БӨТЕНДӨНЬЯ ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ СЪЕЗДЫ УЗДЫ

Быелның 18-19 апрель көннәрендә башкалабызда Габдулла Бубыйның «Милләтнең нигезе — гаилә, гаиләнең нигезе — хатын» дигән сүзләре астында, II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды булып узды. Съездда Татарстан районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 дән артык делегат катнашты. 

Съездга иң зур делегация Башкортстаннан килгән, катнашучыларның иң яшенә – 16, ә иң өлкәненә 74 яшь иде.

Тарихына күз салсак:

Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары съезды беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә Казанда уза. Анда тигез хокук өчен көрәшкә, Бөтендөнья хатын-кызлары берләшүгә өндәгән лозунглар була. Корылтайга Россия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польшадан 90 делегат һәм кунак чакырыла. Корылтайны мәркәз бюро рәисәсе Казаннан Хәдичә Таначева ача.

Шуннан бирле Бөтендөнья татар хатын-кызлары форум формасында җыела. Әлегә кадәр барлыгы биш форум уза.

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары беренче көнендә үк шактый гына чараларда катнашты. Татар халкының үсеш стратегиясе белән танышты, Казан балалар бакчаларында милли тәрбия бирү үрнәкләрен күрә алды, «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгесенең финалын карады.

Съездның икенче көнендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында төп чарада — пленар утырышта катнаштылар. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән иң мәртәбәле ханымнар татар милләтен, татар гаиләсен саклап калу, балаларны татар итеп, милли җанлы итеп тәрбияләү турында сөйләште. Фойеда оештырылган кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә үзләрен битараф калдырмады. Биредә дөньяның төрле почмакларыннан җыелган гүзәл затлар өчен ниләр генә юк иде. Һәм һәр нәрсә милли: алкалар, мәрҗәннәр, калфаклар, милли бизәкле мендәрләр, сумкалар, аяк киемнәре, балалар өчен татарча китаплар, милли курчаклар. Аларның барысын да Татарстанда яшәүче осталар эшләгән.

«Әкият» курчак театрында ханымнар һәм туташлар милли “Калфак туе” бәйрәмендә, җырлы-биюле чарада рәхәтләнеп ял итте. Биредә алар Татарстандагы үрнәк гаиләләрнең берсе булган – Нәкыя һәм Аяз Гыйләҗевларның гаиләсе белән танышты. Ә кич белән делегатлар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” спектакле премьерасын карадылар.


Оренбург өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Альбина Әбсәләмова:

–  Оренбургта балаларны һөнәрле итүгә зур игътибар бирелә. Һөнәрне балачактан тирәнтен өйрәткәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була. Шуңа күрә без балаларыбызны иң кечкенәдән үк эшкә өйрәтүне, һөнәрләрне югалтмыйча, аларны буыннан-буынга тапшыруны үзмаксат итеп куйдык. Шәл бәйләү һөнәрен үзләштерүне оештырып, төрле авылларда төрле сыйныфлар ачып җибәрдек. Бу сыйныфларда 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 74 бала шөгыльләнә. Араларында малайлар да бар. Сыйныф атнасына 6 сәгать эшли, аларны иң яхшы белгечләр өйрәтә. Оренбург шәлчеләр предприятиесе укытучыларга хезмәт хакы түли, чималлар, эш кораллары белән тәэмин итә. Шәлчеләр бәйләргә генә өйрәтеп калмыйча, бу һөнәрнең бөтен процессына төшендерә, өйрәтә. Хыялыбыз өлкәдә һәр бәйли белгән баланы барлап, алар арасында бәйгеләр оештырып, эш хакы түләп, аларның Оренбург шәлләре белән кызыксынуын арттыру.


Сургут шәһәреннән килгән Гөлчәчәк Фәтхулова:  

– Сургут мәктәпләрендә татар теле гомумән укытылмый. Миңа калса, татар телен укытуны мәктәпкә генә кайтарып калдырырга кирәкми. Бала тууга ук аның белән татар телендә сөйләшә башларга кирәк. Ул һәр кешенең үзеннән тора. Бала бит әле ул 6 яшькә кадәр өйдә тәрбияләнә. Мәктәп бакчасында да түгел, өйдә, әни белән. Әни тәрбияләргә тиеш.

Сургут шәһәрендә 45 меңнән артык татар яши. Шәһәренең татар иҗтимагый милли-мәдәни мөхтәрияте бик актив эшләп килә. Шушы мөхтәрият каршында безнең якшәмбе мәктәбе эшли. Якшәмбе мәктәбенә татар телен өйрәнү теләген белдереп язылган балаларның саны йөзгә якынлашып килә, 45 бала инде бүгенге көндә белем ала.

Сургутта татарча аралашалар. Бездә татар теле югалып бара дип әйтеп булмый. Әти-әниләр балалары белән татарча аралашса, татар теле сакланачак. Мин татар теленең югалачагына ышанмыйм. Аны югала дип әйтергә кирәкми дә. Татар телендә аралашырга гына кирәк.


Рәзинә Исмәгыйлева

Автор фотолары