ДӨРЕС ТУКЛАНУ: НӘРСӘДӘН БАШЛАРГА?

Фото: pixabay.com

Уңдагылар да, сулдагылар да дөрес туклану турында сөйләшкәндә, без генә бу темадан читтә калмабыз бит инде! Әйдәгез, туклануда начар гадәтләр һәм аларны яхшы гадәтләргә әйләндерү турында сөйләшеп алыйк әле! 😉

Тукланудагы начар гадәтләребезне билгелибез дә, аларның сәбәпләрен ачыклыйбыз. Акрынлап аларны яхшы гадәтләр белән алыштыра башлыйбыз.

Туклану көндәлеге башлыйбыз.

Ул безгә хәзерге вакытта нинди начар гадәтләребез барлыгын билгеләргә ярдәм итәр. Бер атна дәвамында түбәндәгеләрне язып барырга киңәш ителә:

  • кайчан, ничәдә һәм нәрсә ашавыгызны;
  • ни өчен нәкъ менә шул ризыкны ашавыгызны да билгеләп куегыз. “Ашыйсы килде”, “стресс”, “күңелсез иде”, “ардым”. Болар теге яки бу ризыкның ни сәбәпле ашалуын билгеләргә ярдәм итәр.

Бәлки, уку яки эштә сезгә күңелсез булып китеп, шоколад алып куйгансыздыр?

Атна ахрында әлеге язмаларны карап чыгып, тукланудагы начар гадәтләрегезне ачыкларга кирәк булачак. Аннан кайсыларын үзгәртергә кирәклеген билгеләрсез.

Үзегезгә берьюлы әллә ничә максат куймагыз. Эшне аздан башлау кирәк. Башта бер-ике максат куябыз. Мисал өчен:

  • майлы сөт урынына майсызын эчә башлау;
  • көн дәвамында суны күбрәк эчү;
  • баллы ризыклар урынына җиләк-җимеш ашау;
  • ризыкны үзең белән әзерләп йөртү;
  • ашыйсы килеп ашау белән, стресс сәбәпле ашауны аерырга өйрәнергә.

Эшнең төбенә төшәбез

Әйдәгез, бер утырып уйлык әле. Бу начар гадәтләрнең нигезендә нәрсә ята соң? Бәлки, әйләнә-тирәгездәге берәрсе ашыйсыгыз килмәсә дә, үзе белән бергә ашарга чакырадыр? Көндәлектә иң еш кабатлана торган очракларны кызыл түгәрәк белән әйләндереп алабыз:

  • Аш бүлмәсендә яки автоматта берәр тәмле әйбер күреп алу;
  • Сериал караганда ашау;
  • Эш, гаилә яки укудагы стресслар;
  • Кич белән арып кайтып кергәч, ашарга юк;
  • Эштә зыянлы ризык ашарга туры килә;
  • Көн ахырында үзегезне берәр ничек шатландырасы килә.

Шул рәвешле, алар арасыннан иң еш кабатланганын аерып чыгарыбыз һәм алардан ничек котылып булуы турында уйлыйбыз:

  • юлыбызда автомат очраячагын белсәк, ул юлдан китмибез яки ул якка карамыйбыз;
  • кичке ашны ашыйсы килә башлаганчы ук әзерләп куябыз;
  • өйдә зыянлы азык-төлек тотмыйбыз. Өйдәгеләрнең берәрсе алса, сезнең күзегезгә күренми торган урында саклыйбыз;
  • соклар һәм газлы сулар урынына гади чиста су эчәргә күнегәбез.

“Ашап алу”ларга альтернатива эзлибез

  • көн ахырында энергия алыр өчен берәр баллы нәрсә ашап кую гадәтегез булса, үлән чәк һәм миндальгә өстенлек бирегез. Яки урамда йөреп керерегә мөмкин.
  • төшке аш белән кичке аш арасында җиләк-җимеш яки йогурт ашап куярга мөмкин;
  • ашаган ризыгыгызның күләменә игътибар итегез.

Акрынлап ашыйбыз

Чәйнәгән вакытта чәнечкене тәлинкәгә куеп торабыз. Киләсе кисәкне моңа кадәргесен йотканнан соң гына кабабыз. Тиз-тиз ашаганда ашказаны “тамак туйды” дигән сигналны бирергә өлгерми кала. Нәтиҗәдә, артыгын ашап ташлачаксыз.

Ашыйсы килгәндә генә ашыйбыз

Ашау ярдәмендә тынычлану – начар гадәт. Киеренке халәттән ризыкка үрелми генә чыгу җаен карагыз. Кәефегезне күтәрү өчен якыннарыгызга шалтратырга, урамда йөреп керергә дә мөмкин бит.

Нәрсә ашаячагыбызны алдан уйлыйбыз

  • Кибеткә барганда нәрсә ашаячагыбызны һәм ризыкны әзерләү өчен нәрсәләр кирәген уйлап барабыз. Бу безне кирәкмәгән азык-төлек алудан коткарыр;
  • Кичке ашны әзерләү өчен продуктларны алдан әзерләп куябыз. Мисал өчен, яшелчәләрне кисеп, турап куярга мөмкин. Болай эшләгәндә пешеренүгә азрак вакыт китәр;
  • Озаграк тук булу өчен иртән яхшылап ашарга тырышыгыз. Иртән ашыйсы килмәсә, берәр җиләк-җимеш ашап куярга, сөт, смузи эчәргә мөмкин.
  • Төшке аш кичкесенә караганда күбрәк һәм туклыклырак булырга тиеш. Шулай булганда кичен ризыкка ябырылу теләге тумас.

Бер-ике яхшы гадәтне керткәч, тагын берне кертеп җибәрергә мөмкин. Иң мөһиме – ашыкмаска. Барысы да җиңел генә булмас. Бирешмичә алга барабыз!

Зилә САБИТОВА әзерләде