ВАКЫТ МАШИНАСЫ: КЫЗ ХАНЛЫГЫ

«Әсир ханбикә Сөембикәнең Казаннан китүе». В.Г. Худяков рәсеме. 1870 ел.

Тарихи чыганаклар раславынча, Казан ханлыгы сәяси аренасындагы иң абруйлы хатын-кыз дип нугай кенәзе Тимур би кызы Нурсолтанны атарга кирәк. Шуңа да карамастан, халык күңеленә кадерлерәк булып башка нугай бәге Йосыф би кызы кереп калган.

Сәясәт корбаны

Гади халык һәрвакытта да кыерсытылган, кимсетелгәннәргә ниндидер бер җылылык, хәерхаклык белән карый. Мәскәүлеләр Казанны яулап, әсир итеп алып киткән ханбикә Сөембикә турында да халыкта күпсанлы легенда-риваятьләр йөри. Аңа багышлап ничәмә-ничә бәет, җыр чыгарылган. Үзебезнекеләр генә түгел, хәтта руслар да Сөембикәгә җырлар багышлаган.

«Казан тарихы» дип аталган мәшһүр тарихи чыганакта «Плач Сююмбике» дип аталган әсәр бар. Автор бу җыруны Сөембикә бәетенә нигезләнеп иҗат иткән, анда сүз ханбикәнең ире Сафагәрәйне сагынып моңлануы турында бара.

Ханбикәнең тормышы балачактан ук катлаулы була. Үз гомерендә аны берничә тапкыр кемнәрнеңдер сәясәте хакына корбан итәләр. Гәүһәршат регентлыгын туктатып, Казан аксөякләрен тынычландыру, Казан ханлыгы белән Нугай урдасы мөнәсәбәтләрен яхшырту өчен япь-яшь килеш яратмаган кешесе – Җангалигә кияүгә бирәләр. Катлаулы вакытлар җитүгә, Мәскәү кенәзенә яраклашып, Казанның сәяси һәм икътисади блокадасын туктату өчен сәяси корбан итеп яңадан Сөембикәне сайлыйлар. Вакытлы хакимият соңрак бәләкәч ханны әнисе Сөембикә белән русларга тапшыра. Шәһәрдә ханбикәнең руслар кулына эләгүе турында сүз чыгуга, казанлылар аны дошман кулыннан йолып алмакчы булалар, ләкин хакимият гаскәрләре аларны куып тарата.

Ә инде бер атнадан бөтен кала Сөембикә белән Үтәмеш утырган арбаны Казан елгасының тамагына кадәр озата бара. Әсирләрне русларның елга кораблары – стругларга утыртып, Мәскәүгә алып китәләр. «Сөембикә китеп бара» тарихи җырында нәкъ менә шушы вакыйга сурәтләнә:

Идел ага яр кагып,
Уңга-сулга чайкалып,
Ут көймәсе китеп бара
Сөембикәне алып.

Сөембикә ак яулыгын
Тоткан учлап кулына;
«Хуш, Казаным, каласың», – дип
Үкереп елый буена.

Ульяновск нәфис сәнгать музеенда күпләгән тарихи картиналар авторы Василий Худяковның Сөембикәнең Казаннан китүенә багышланган әсәре саклана. Матур, соклангыч картина, ләкин кайбер җирләре арттырып сурәтләнгән, тарихи хаталары да юк түгел.

Беренчедән, картинада Казан казнасын алып киткән 12 кораб күренми. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: кайбер тарихчылар казнаны шәһәрдән алданрак алып киткәннәр дип саный.

Икенчедән, картинаның арткы планында Сөембикә манарасы сыны чалына. Ватанпәрвәрләр бу манараны Казан ханлыгы архитектурасы үрнәге итеп күрергә телиләр. Ләкин танылган археологларыбыз аның төзелү вакыты XVII гасыр уртасыннан да иртә булмаган дип исбатлыйлар. Алар моны фундамент салыну датасы буенча ачыклый. Ләкин нигә бу манара Сөембикә манарасы дип аталган соң? Җавапны мәкалә ахырында кара↓ .

Әсир төшкән ханбикә белән Үтәмешнең юллары бик озын була. Башта –  Свияжск, соңыннан Васильсурск, Түбән Новгород, Муром, Владимир… 5 сентябрь көнне генә алар Мәскәүгә килеп җитәләр.

Халыкның яраткан ханбикәсе

Сөембикәнең соңгы еллардагы язмышы бәхетсез була. Явыз Иван ханбикәне улыннан аера һәм ел ярым вакыт узгач, яңадан Касыйм тәхетенә утырган Шаһгалигә көчләп кияүгә бирә. Үтәмешгәрәй исә Александр исеме кушып чукындырыла һәм Иван IVнең сараенда яши. Александр-Үтәмеш 20 яшендә вафат була, ул Мәскәү Кремленең Архангел соборында күмелгән.

Әйткәнемчә, Сөембикә инде ничәнче тапкыр сәяси интригалар корбаны була. Мәскәү ханнарының Үтәмешне чукындырулары да юкка түгел. Алар элеккеге хан нәселенең Казан тәхетенә яңадан утыруыннан курка, ә христиан диненә күчкән бәләкәй хан инде мондый хокуктан мәхрүм була, билгеле. Явыз Иван Үтәмешне генә түгел, Сөембикәне дә чукындырырга тели, тик ханбикә дошман динен кабул итүдән катгый рәвештә баш тарта. Шуңа аны русларның сүзеннән чыкмый торган Шаһгалигә кияүгә бирәләр. Касыйм ханлыгында 5 ел иза чиккәннән соң, кырык яше дә тулмаган килеш халыкның яраткан ханбикәсе чит җирләрдә (хәзерге Рязань өлкәсе территориясе) вафат була.

Казанда ханбикә белән Үтәмеш хан китүгә вакыйгалар үстерелеше бик зур тизлек ала. Шаһгали белән рус воеводалары Свияжскидан Казан елгасы тамагына киләләр. 14 августта монда барлык партияләр һәм руханиләр катнашында ханлыкның тау ягы мәсьәләсе буенча корылтай җыела. Рус хәрби башлыклары тау ягын русларга бирү идеясен күтәреп чыгалар. Шулай ук алар барлык рус әсирләрен азат итүне таләп итәләр. Бу таләпләр үтәлмәгән очракта Мәскәү ханлыкка каршы сугыш ачарга яный. Казанлылар русларның бөтен шартларына ризалашырга мәҗбүр була. Килешү төзелә.

Ике көннән соң Шаһгали үзенең 500 кешелек (300 касыйм татары һәм 200 рус укчысыннан (стрелецлардан) торган гарнизоны белән Казанга кереп урнаша, рус хәрби әсирләрен азат итү башлана. Рус гаскәрләре каладан чыгарыла, шәһәр үзе камала. Ләкин Казанда агымдагы мәсьәләрне хәл итү өчен рус илчелеге кала.

↓Хәзерге Сөембикә манарасы янында XV-XVI йөзләрдә төзелгән башка манара нигезе табылган. Галимнәр уйлавынча, әлеге корылма – Хан мәчете манарасы калдыклары. Әлеге мәчетнең салынуын хуплаучы, бәлки, Сөембикә булгандыр. Казан ханлыгы чоры чыганакларына караганда, XIX гасырга кадәр татарлар манараны Хан мәчете дип атап йөрткәннәр. 1636 елда Казанда кунак булган алман сәяхәтчесе һәм географы Адам Олеарий рәсемнәре буенча төшерелгән гравюрада Сөембикә манарасы шулай ук күренми. Кызганычка, манараның төгәл төзелү вакыты турында бернинди тарихи документлар да сакланып калмаган. Ә Сөембикә манарасы («Сумбекина башня») дип аны XIX гасырның 30нчы елларында Казан тарихы белән кызыксынучы руслар атыйлар. Татарларның күңеленә күп тапкырлар кыерсытылган ханбикәгә багышланган бу атама хуш килә.

Искәндәр Хәбибуллин
Рөстәм Мөхәммәтҗанов

Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотолары