БӘЙГЕ: “ИҢ ШӘП ТУГАН ТЕЛ УКЫТУЧЫСЫ!” /ТАВЫШ БИРҮ/

26 апрель – Шигърият бәйрәме. Ә Тукайның туган көнен “И туган тел!” шигыреннән башка күз алдына китереп булмый. Шул уңайдан, “Ялкын” журналы өр-яңа бәйге игълан итә. Безнең журнал версиясе буенча “Иң шәп туган тел укытучысы” кайсы мәктәптә эшли икән? Бу юлы шуны ачыкларбыз.

Безнең кандидатлар белән танышып үтегез һәм тавыш бирегез!

“ИҢ ШӘП ТУГАН ТЕЛ УКЫТУЧЫСЫ!”

Просмотреть результаты

Загрузка ... Загрузка ...

Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы

“Исәнмесез. Сезгә ялкынлы сәламнәр белән Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары яза. Сез үткәргән һәр бәйгеләрдә катнашып,”Ялкын”ның һәр яңа санын укып барырга тырышабыз. “Иң шәп туган тел укытучысы” бәйгесенә Зөлфия апаны тәкъдим итәргә уйладык. Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы 33 ел инде балаларга туган телебезне өйрәтә,өстәвенә 5 нче сыйныфтан башлап ул безнең сыйныф җитәкчебез дә.”


Сабитова Тәслимә Әфләтүновна

“Мин сезне үзебезнең мәктәбебездә эшләуче, татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытучы Сабитова Тәслимә Әфләтүновна белән таныштырасым килә. Мин аны сезнең бәйгедә чыннан да, җиңүче булырга лаеклы, дип әйтә алам. Чөнки Тәслимә апа ничә еллардан бирле безне, безнең әти-әниләребезне укыткан укытучыбыз. Ул бик оста мөгаллимнәрнең берсе! Мин аның дәресләрен бик яратып, тыңлап утырам, әле ул гына түгел, мин аның дәресеннән, ягъни татар теленнән имтихан бирәм, ул рәхәтләнеп мине әзерли. Шуңа курә минем өчен «Иң шәп туган тел укытучысы» – Тәслимә апа!” , – дип яза безгә аның укучысы.

Бу укытучы турында язучылар безгә берәү генә булмады. Менә тагын бер хат:

“Арча районы Шушмабаш урта белем бирү мәктәбе укытучысы Сабитова Тәслимә Әфләтүн кызы дәресләрен бик яратабыз. Аның тел байлыгы бик югары дәрәҗәдә. Ул узенен йомшак,тыныч тавышы белән дәрес саен безне серле дә ,тылсымлы да әдәбият дөньясына, туган тел иленә алып кереп китә. Язучылар тормышы, телебезнең, милләтебезнең асылы белән таныштыручы,татар телен саклап калуга бөтен көчен куеп, намуслы хемәт итүче мөгәллимәбез ул безнең!”


Гөлзирә Гәрәева

“Мин Сезне үземнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гөлзирә апа Гәрәева белән таныштырасым килә.

Ул һәр баланы туган телебезне хөрмәт итәргә өйрәтә, укучыларны үз балаларыдай якын күрә. Итагатьлелек, әдәплелек дигән төшенчәләрне әдәби әсәрләр аша безгә сеңдерә.

Нинди матур, аһәңле икән минем туган телем! Гөлзирә апа укучыда булган аз гына очкынны да куреп ала белә. Минем куңелемедәге очкынны да ул көчле ялкынга әйләндерде. Туган телгә мәхәббәт уятты, аның кызыклы якларын ачып бирде. Мин матур әдәбият әсәрләрен яратып укый башладым.

Укытучым ярдәме белән тырышып әзерләнеп, фән буенча олимпиадада җиңүче булдым. Аның белән бергәләп VII Дөньякүләм әдәбимарафонда катнаша башладык. Укытучыбыз белән бергә төрле күңелле әдәби кичәләр, викториналар үткәрәбез.

Гөлзирә апаның кулларыннан гөлләр тама. Нинди генә эшкә тотынмасын, һәрвакыт җиренә җиткереп, тиешле дәрәҗәдә башкара ул. Бала күңелен аңлап, балалар дөньясында йөзгән укытучы гына чын укытучы була ала. Гөлзирә апа минем өчен нәкъ менә шундый чын укытучы инде!”

Искәндәр Илдар улы Зиннуров, Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.


Хөсәенова Фәйрүзә Васил кызы

“Иң шәп туган тел укытучысы кем ул? Беләсезме? Ә мин беләм. Ул безнең Азнакай шәһәре гимназиясенең туган тел укытучысы Хөсәенова Фәйрүзә Васил кызы. Ни өченме? Чөнки – ул татар телен һәр балага өйрәтү, аны саклау, үстерү өчен бөтен көчен куя. Аның һәр дәресе татар дөньясына сәяхәт. Олимпиада, бәйгеләрдә укучыларының җиңүләре,  шигъри бәйрәмнәр, очрашулар, театр түгәрәге – болар барысы да аның хезмәте.”

Ләйсән Хуҗина, Азнакай шәһәренең 10 нчы сыйныф укучысы.


Иcмәгыйлева Рәмзия Тәлгать кызы

“Иcмәгыйлева Рәмзия Тәлгать кызы Казан шәһәре Идел буе районы 129 нчы рус-татар мәктәбендә туган тел дәресләрен укыта. Аның дәресләре бик кызык үтә. Ул дәресләрдә төрле курчаклар, бармак уеннары, җырлар белән безне шаккаттыра. Аның дәресендә без үзебезне театрда дип хис итәбез. “Иң шәп туган тел укытучысы” исеменә Рәмзия Тәлгатовна лаек дип уйлыйм.”

Камилә Насыбуллина, 129 нчы мәктәпнең 3А сыйныфы укучысы.


Гыйзәтуллина Гүзәл Гаптелмөнир кызы

“Гыйзәтуллина Гүзәл Гаптелмөнир кызы Шуман мәктәбендә 2001 елдан эшли. Ул безгә татар теле һәм әдәбиятын укыта.

Мин – татар баласы. Ул – минем әби-бабам теле. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы үк бүтән. Гүзәл апаны яратуымның, ихтирам итүемнең дә сәбәбе менә шунда, чөнки ул укучыларда татар теленә мәхәббәт уята.

Ул үз һөнәрен бик яхшы белә һәм ярата. Дәрестәге темаларны бик кызыклы итеп  аңлата, аңламаучыларга кабат-кабат аңлатырга да вакытын кызганмый. Башка укучылар да аның дәресен бик яратып укыйлар. Ул безне гел яхшылыкка өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели. Кирәк чакта әниләр кебек мактый, ә кайчак шелтәли дә белә.

Без бары тик аның дәресләрендә генә татар теленең бөеклеген, телнең киләчәк буын өчен никадәр әһәмиятле булуын аңлыйбыз. Ул бездә телгә, фәнгә карата гына мәхәббәт уятмый, матурлыкны да танып белергә өйрәтә, чөнки ул һәрвакытта да матур итеп киенә, матур, сөйкемле итеп  сөйләшә. Бары тик матур сөйләм аша гына кешеләрдә үзара ихтирам уятып була. Гүзәл Гаптелмөнировна  бик түземле, башкалар  белән дә бик җиңел аралаша.Ул чын дус,якын кеше дә безнең өчен.Аның барлык сыйфатлары да миңа бик ошый. Мин аны хөрмәт итәм һәм безгә белем биргәне өчен бик рәхмәтлемен.

Мәктәптә алган белемнәребез безгә киләчәктә дә тормыш ишекләрен ачып керергә ярдәм итсен иде.”

Зөлфәт Абдрахманов, Биектау районы Шуман төп мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.


Җиңүчеләрне исә 25 апрель көнне билгеләячәкбез. Аларны дипломнар, кызыклы бүләкләр көтә!