Без белгән һәм белмәгән ЯҢГЫР

Фото: pixabay.com

Беренче карашка, аның турында барысын да беләбездер кебек тоела. Ә чынлыкта… бик аз беләбез икән бит. ЯҢГЫР. Нәрсә ул? Ничек барлыкка килә? Һәм башка кызыклы фактлар турында сөйләшеп алыйк әле! 😉

Яңгыр – болытлардан ява торган су тамчылары.

Нинди яңгырлар була?

Ләйсән яңгыр – язын беренче тапкыр сибәләп яуган вак кына җылы яңгыр.

Эре яңгыр – җәйге яңгыр. Гадәттә, каралып, куерып килгән болыттан ява. Авыр, эре яңгыр тамчылары җиргә уктай атыла, тәнгә тисә, салкынлыгы белән чеметеп-чеметеп куя.

Яшенле яңгыр җәйге челлә вакытында була. Кап-кара болытлар бергә җыела һәм көчле җил куба. Яшен яшьни, күк күкри, шул ук вакытта яңгыр да чиләкләп коя башлый. Яшенле яңгыр вакытында боз да яварга мөмкин.

Давыллы яңгыр  көчле җил белән катыш яңгыр.

Җылы яңгыр, кояшлы яңгыр – җәй көне ява һәм, гадәттә, кояшлы көнне сибәләп китә.

Кыска вакытлы яңгыр – бик аз вакыт эчендә яуган яңгыр.

Вак яңгыр – көзге салкын яңгыр. Гадәттә, ул бертуктаусыз сибәләп тора. Тамчылары вак, җиңел була, шуңа алар җиргә дә акрын гына төшә.

Яңгыр ничек барлыкка килә?

Кояш диңгез, океан, елга, күл өстен җылыта һәм аларның суын парга әйләндерә. Пар җылы һава агымы белән өскә күтәрелә. Ул шунда суына, куера һәм бик вак су тамчылары хасил итә. Без аларны ак болытлар итеп күрәбез. Бер-берсе белән кушылып, эреләнгән, авырайган тамчылар исә сибәләп яисә коеп ява торган яңгыр булып җиргә төшә.

Файдасы

Яңгырны барча җан ияләре зарыгып көтеп ала. Ул үсемлекләргә, агачларга, игеннәргә бик кирәк. Яңгыр булмаса, дым җитмәүдән алар сулар иде. Нәтиҗәдә корылык башлана. Җир кибә, үсемлекләр корый. Шулай итеп, яшеллек урынына иксез-чиксез ком чүле барлыкка килергә мөмкин. Бу хайваннар, кошлар, хәтта кешеләрнең юкка чыгуына китерер иде. Чөнки ашарга ризык калмый. Ул гына да түгел, агачлар һәм үсемлекләр – һаваны кислород белән баетучылар.

Зыяны

Аз вакыт эчендә күп итеп яңгыр яуса, елгалар ярларыннан ташып чыга. Нәтиҗәдә, якын-тирә җирләр, авыллар, хәтта шәһәрләр су астында калырга мөмкин.

Шундый хәлләр бар…

Яңгырлар сезоны

Азия һәм Африканың кайбер төбәкләрендә туктаусыз коеп яуган муссон яңгырлары башлана. Ул елга бер тапкыр була. Мондый яңгырлар су басулар барлыкка китерә, чәчүлек җирләрен юкка чыгара, торак йортларны агызып алып китә.

Яңгыр ялкауларны билгели

Татар халкында бер кызык гыйбарә бар. Яңгыр явар алдыннан беренче тамчы кемгә төшә, шул кеше ялкау булып санала.

Яңгырның боткасы буламы?

Була! Элек, озак вакыт яңгыр яумый торса, балалар йорт саен тоз, май, ярма җыеп йөргәннәр. Аннары, су буена төшеп, казан асып, тәмле ботка пешергәннәр. Су сибешеп уйнаганнар.

Зилә САБИТОВА әзерләде

“Җил каян исә?” китабы материаллары файдаланылды.

ТАГЫН УКЫРГА:

ЯЗГЫ ТАШУ

РӘШӘ ҺӘМ ЧЕЛЛӘ

ДАВЫЛ. НӘРСӘ УЛ?

“ЖИЛ ГЕНӘ” ДИМӘ!