Татарстанның иң матур студент кызын сайладылар /ФОТОРЕПОРТАЖ/

1 марттан башлап Казанда «Краса студенчества Татарстана» конкурсы барды.

Бәйгенең максаты – талантлы яшьләрне барлау, студнтлар арасында иҗатны популярлаштыру, республикабыз вузларында укыган студентлар арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Бәйгегә барлыгы 90 гариза килгән. Финалга бары 16 студент кыз гына үтте. Җиңүче «Мисс Студенчество России» бәйгесенә юллама алу мөмкинлегенә ия булачак.

Бәйгене оештыручылар: Татарстанның Яшьләр министрлыгы һәм «Россиянең Яшьләр берлеге» оешмасы.

“Татарстан Республикасының иң чибәр студент кызы” исеменә КНИТУ -КАИның икенче курс студенты Айлина Юсипова лаек булды.

 

  

  

  

 

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Илназ Мөхәрләмов фотолары