ЯЗ ФӘНЕ

Ел фасылларының алышынуы ниндидер могҗиза түгел, теләсәң дә, теләмәсәң дә, кыштан соң яз, яз артыннан җәй, ә аннары көз киләчәк.

Шулай булса да, беренче карны, беренче яшел үләннәр белән яфрак-чәчәкләрне, ниндидер чиктән тыш гаҗәеп нәрсә күргән сыман, фотога төшерү һәм Instagram ны шулар белән тутыру традициягә әйләнде сыман. Сүз уңаеннан, һәр ел фасылының үз “фәне” бар икән бит әле. Димәк, яз фәне ул…

Астрономия: ел фасыллары

Башлангыч сыйныфларда ук өйрәнгән берничә фактны искә төшерик әле. Җирнең күчәре эклиптика яссылыгына карата авыш булганга һәм Җир Кояш тирәсендә әйләнгәнгә күрә ел фасыллары алышынып тора. Февраль аенда NASA белгечләре TRAPPIST системасында Җиргә охшаш планеталар табылуын хәбәр иткән иде. Җиребезнең андагы “игезәкләре”нең күчәрләре авыш түгел, диләр. Димәк, аларда ел фасыллары юк.

Күз алдына китерегез: Сабада да, Казан белән Мәскәүдә дә, ерак Нью-Йорк белән Токиода да көн белән төннең тигезлеге бер үк, Кояш көн саен бер үк биеклектә тора, ди. Мондый шартларда табигать, бездәге кебек, бай һәм матур булмас иде.

Астрономия яз башын язгы көн-төн тигезлегенә бәйли. Без яши торган төньяк ярымшарда ул, гадәттә, 20 мартка туры килә (яки 21 мартка), ә көньяк ярымшарда — 22 яки 23 сентябрьгә. Билгеле булганча, язын көн белән төн тигезләшкән көнне төркиләр Нәүрүз бәйрәмен үткәргәннәр. Димәк, астрономия күзлегеннән чын яз башланган көн алар өчен зур бәйрәм, яңа ел башланган көн булган. Астрономик яз 93 көн бара (ярый-ярый, дөресен әйтим: 92.75 тәүлек).

4 төрле яз — фенология

Ярар, астрономия фәне белән бары да аңлашылгандыр инде. Ел фасылларын һәм алар белән бәйле үзгәрешләрне өйрәнә торган фенология фәне язны 4 өлешкә бүлә. Алар фенология фазалары дип атала. Боларның һәрберсендә үзенчәлекле күренешләр бар, шуларга карап, без дә дүрт төрле язны аера алабыз.

Кар эри башлаган чорда басуларда һәм тау битләрендә кар арчыла башлый, “ябыккан” яки “шәрәләнгән” көртләр күренә. Ә бу фаза тәмамланганда, соры зирек агачы чәчәк ата башлый инде. Шушы аралыкта кара каргалар һәм акчарлаклар, сыерчыклар һәм тургайлар кайтырга җитешә, каен суы хәрәкәте башлана.

Язның җанлануы соры зирек чәчәк аткан мәлдә башлана. Үги ана яфрагының сары чәчәккә күмелүе дә бу фаза турында сөйли. Безнең җирләрдә язның бу дәвере 15-20 апрельләрдә башлана.

Сулыклар, ниһаять, боз тоткынлыгыннан котыла, җир корый, басу юлларында йөреп була башлый. Торналар кайта, чебеннәр һәм күбәләкләр чыга.

Язның кызган мәле дип йөртелә торган фаза каеннар яфрак яргач башланып китә. Көннәрнең тагын да җылырак һәм хәтта эссерәк була башлый, төннәре дә тәнгә рәхәт, җылы. Агач-куаклар яшел яфракка күмелә, шомыртлар, гомумән, җиләк-җимеш агачлары чәчәк ата. Бөҗәкләр күбәя, шуңа күрә алар белән тукланучы кошлар да кайтып төшә.

Язның нәкъ менә шушы фазасында тузганак чәчәк ата. Ниндиерәк чор турында сүз барганын аңлагансыздыр инде. Димәк, сары тузганаклар сезнең өчен феноиндикаторлар булачак. Ел фасылларын билгеләргә ярдәм итә торган төрле күренешләрне шулай атыйлар.

Ике атна тирәсендә дәвам итә торган бу чор миләшләр белән сирень куакларының чәчәк атуы белән тәмамлана.

Җәй алды язы вакытында энә караклары оча башлый, җимеш агачларының чәчәк атуы тәмамлана. Бу көннәрдә үзеңне җәйдәгечә сыман хис итә башлыйсың инде.

Күлләрдә су җылынгач, җәй җитә һәм күңелләрне җилкендереп, башларны әйләндергән яз тәмамлана.

СҮЗ УҢАЕННАН

Фенология дигән сүзне 1849 елда гына уйлап тапсалар да, асылда, ул – бик борынгы фән. Безнең бабаларыбыз да аның белән шөгыльләнгән. Һәрбарчабызга таныш сынамышлар — милли фенология мирасы.

Медицина: поллиноз

Кайберәүләр өчен яз чын газапка әйләнә. Чөнки чәчәк ату күренеше башлану белән аллергия җәфаларга тотына. Үсемлек серкәсенә аллергия реакциясе булганда күзәтелә торган авыруны поллиноз дип атыйлар. Борын тыгылу, күз кызару, дерматит, хәлсезлек, тиз кызып китүчәнлек — поллинозга хас сыйфатлар. Әлбәттә, бизгәк тоту да күзәтелә. Мондый реакция организмның ялгышуы аркасында килеп чыга: ул серкәне дошман-паразит дип уйлап, аңа каршы антитәнчекләр ясый башлый. Нәтиҗәдә организмның үзенә зыян килә.

Сүз уңаеннан, тирәк мамыгы аллерген түгел, вак серкәләр аңа ябышырга яраталар, шуңа күрә аның белән бергә сезне газаплаучылар да ияреп килә.

Әгәр дә сез үсемлек серкәсенә аллергиядән җәфа чигәсез икән, чәчәк ату чорында көн саен душ керегез, көндезләрен ишек-тәрәзәләрне ябыгыз, бик коры һава булганда урамда күп йөрмәгез. Төннәрен, яисә яңгыр яуганнан соң бүлмәләрне җилләтегез. Бу вакытта һавада серкә күләме азрак була.

Энтомология: талпаннар

Энтомология фәне бөҗәкләрне өйрәнә. Яз көне алар барысы да уяна, җанлана һәм актив тормыш белән яши башлый. Урман-кырларда талпаннар да һөҗүмгә күчә…

Талпан сезнең өстегезгә үләннән яисә куаклардан үрмәләп менә ала, тик агачтан сикереп төшми, чөнки талпаннар сикерә белми. Гадәттә, алар җир өстеннән 1,5 метрдан да биек менмиләр. Бөҗәкләрнең тәпиләре бик эләгүчән, ә үрмәкүчсыманнар бик тә кечкенә була. Шуңа сез тәнегез өстеннән нидер үрмәләгәнне сизмәячәксез дә. Әлбәттә, калын һәм тәнгә ятып торган кием сезгә талпаннан сакланырга ярдәм итәргә мөмкин, тик киемгә генә ышанырга ярамый. Күп очракта талпаннар култык аслары, касык өлеше, колак артлары кебек тәннең иң йомшак җирләрен тешли. Шуңа күрә урманда йөргәндә үзегезне һәм дусларыгызны ешрак тикшереп торыгыз.

СҮЗЛЕК

Эклиптика — күк йөзендә шартлы бер сызык, ул Кояшның ел дәвамында хәрәкәтенә туры килә. Эклиптика үткән йолдызлыкларны зодиак йолдызлыклары, диләр.

Эклиптиканың яссылыгы — Кояш тирәли Җирнең әйләнү (Җирнең орбитасы) яссылыгы.

Айдар Шәйхин