ЯЗ, СИН КАЙДА?!

Фото: pixabay.com

Бүген иртән күпләрнең тәрәзәгә күз салгач, авызлары ачылгандыр. Эреп кенә беткән иде, яңадан ак кар ява. Ә чын яз кайчан килер соң?

Синоптиклар хәбәр итүенчә, мартның соңгы атнасы җылы булачак. Көндезләрен температураның 0дән югары булуы көтелә. Явым-төшемнәр дә булырга мөмкин. Март аеның иң җылы көне 31енә туры килер ахрысы: белгечләр әйтүенчә, ул көнне температура +6 градуска кадәр күтәреләчәк.

Тик, ни кызганыч, синоптиклар да ялгыша. Шуңа күрә халык сынамышлары белән танышыйк әле. Алар алдамас! 😉

🌦🐧 Ала карга агач ботагына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса, озак килер.

🌦🐧 Черикләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

🌦🐧 Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

🌦🐧 Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.

🌦🐧 Яз көне эретмичәш озак туңдырып торса, җәй коры була.

🌦🐧 Елгалар язын боздан тиз арчылса, ашлык уңар.

🌦🐧 Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

🌦🐧 Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

🌦🐧 Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

🌦🐧 Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

🌦🐧 Песи тәрәзәдән карап торса, көн матур булыр.

🌦🐧 Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.

🌦🐧 Яз көне боз сөңгеләре озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.

🌦🐧 Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.

🌦🐧 Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар.

🌦🐧 Мартта кояш нык кыздыра, эретә башласа, картлар:

🌦🐧 “Быел кар астына ут иртә керде, иген яхшы булыр”, – диләр.

🌦🐧 Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.

🌦🐧 Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.

🌦🐧 Борын томауласа, яңгыр көтелер.

Зилә САБИТОВА әзерләде