КАЗАНДА – ИЛҺАМ ШАКИРОВ УРАМЫ

“Салават күпере” торак комплексындагы өч яңа урамга танылган шәхесләребезнең исеме биреләчәк. Алар арасында моңлы сандугачыбыз Илһам Шакиров та бар. Шулай ук Мостай Кәрим, Әлфия Авзаловага исемнәре белән аталганнары да булачак.

Мостай Кәрим (1919-2005) – шагыйрь, язучы, драматург. Ул – Башкортстанның халык шагыйре.

Илһам Шакиров (1935-2019) – җырчы,  Татарстанның атказанган, Татарстанның халык артисты.

Әлфия Авзалова (1933-2017) – җырчы. Татарстанның халык артисты, Габдулла тукай премиясе лауреаты.

Илһам абый белән Әлфия апа әле күптән түгел генә ел ярым аерма белән  арабыздан китте. Бу китү татар халкы өчен зур югалту булды. Илһам Шакиров 84 яше туларга бер ай кала, бу елның 16 гыйнварында  вафат булды, Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә бакыйлыкка күчкән иде.

Зилә САБИТОВА