ФӘНГӘ ГАШЫЙК ИТТЕРҮЧЕЛӘР

Фото: pixabay.com

Кайчандыр атаклы астроном Тихо Браге фәнне бары акыллы идарәчеләр генә белергә тиеш дип санаган. Әмма аның укучысы, башка бер бөек астроном Иоһанн Кеплер исә, белем һәркемнең коралына әверелергә тиеш, дигән фикерне яклаган һәм хәтта Ай турында фантастик әсәрләр дә язгалаган. Әйе, галимнәрнең кайберләре фәнни хезмәт белән генә шөгыльләнмиләр, аларның ясаган ачышларын һәм башларында тупланган кадерле белемнәрен башкаларга җиткерәсе килә. Андыйларны без фәнне популярлаштыручылар, яки мәгърифәтчеләр дип атыйбыз.

Фәнни мәгърифәтчелек эше гаять катлаулы. Мондый хезмәткә алынучылар галимнәр җитештерә торган мәгълүматны күпчелек халык аңларлык телгә «тәрҗемә итәргә» һәм гади итеп аңлатырга тиеш. Димәк, мәгърифәтчегә фәнне бик яхшы белергә һәм шул ук вакытта креатив фикер йөртергә дә кирәк. Моннан тыш, минемчә, фәнне популярлаштыручылар өчен тагын бер мөһим сыйфат – ихласлык. Белем бирү – дөньяда иң изге эшләрнең берседер, мөгаен. Бу хезмәт уңышлы булсын өчен күңел халәте дә билгеле бер югарылыкта булырга тиеш.

Безнең гади телебезгә фәннең башкатырлык хикмәтләрен күчергән галимнәр һәм мәгърифәтчеләрне искә төшерик әле.


Карл Саган

Карл Саган заманында чын йолдыз булган. Ул үзе астроном һәм астрофизик, экобиолог һәм башка планеталарда аңлы тереклек булуына ихлас ышанган хыялый да иде. Аның гаҗәеп сәләте үз фикерләрен кеше яхшы төшенерлек итеп җиткерә алу булган. Хатыны Энн Друян белән бергә ул 13 серияле «Галәм: шәхси сәяхәт» исемле телесериалны әзерли. Искиткеч матур итеп төшерелгән, сыйфатлы саундтреклары булган бу сериалны дөньяда 600 миллион кеше карый, нәтиҗәдә, америкалылар яңадан астрономия белән кызыксына башлый. Ахыр чиктә, АКШ космик программасын финанслау яңадан арттырыла. Менә нинди файда!

Саган китаплар да язган. 1980 елда «Космос» исемле китабы дөнья күрә. Монда ул телесериалда күтәрелгән кайбер сорауларга туктала һәм аларга тирәнрәк карарга тәкъдим итә. Аның тагын берничә фәнни-популяр китабы биологиягә һәм эволюция тарихына багышлана. Илһамы тагын да артып, ул «Контакт» исемле фәнни-фантастик роман яза, 1997 елда аның нигезендә фильм төшерелә. Бу әсәр кешеләрнең чит планета цивилизациясе белән очрашуы турында була.

«Саган» нәрсә ул?

Карл Саган «миллиардлар» дип сөйләшергә бик яратканга күрә, аны «миллиардлар һәм миллиардлар» сүзе белән бәйли башлаганнар. Тора-бара бу сүз Американың төрле шоуларында бик тә популярлашып китә, хәтта. Кайбер кешеләр исә шаяртып, 4 миллиардтан зуррак һәр санга тигез була алган «саган» исемле үлчәү берәмлеген уйлап табалар.

Тонык зәңгәр нокта

1977 елда «Вояджер-1» аппараты Кояш системасын бик ерактан фотога төшерә. Анда безнең планетабыз нәни зәңгәр нокта булып кына күренә. Аның хакында Карл Саган менә нинди сүзләр язып калдыра:

«Бу безнең йортыбыз. Бу – без. Барлык яраткан кешеләрегез, барлык белгән кешеләрегез, кайчан да булса ишеткән барлык кешеләрегез, кайчан да булса тереклек иткән барлык кешеләр шушында үз гомерләрен кичергәннәр һәм кичерәләр. Безнең күпләгән ләззәт һәм газап чыганаклары, меңләгән диннәр, идеология һәм икътисади доктриналар, кеше дигән биологик төр тарихында булган һәрбер аучы һәм җыючы, һәрбер батыр һәм куркак, һәрбер цивилизация төзүчесе һәм җимерүчесе, һәрбер патша һәм эшче, һәрбер гашыйк, һәрбер әни һәм һәрбер ата, һәрбер сәләтле бала, сәяхәтче һәм уйлап табучы, һәрбер әхлак укытучысы, һәрбер ялганчы сәясәтче, һәрбер «суперйолдыз», һәрбер бөек лидер, һәр әүлия һәм гөнаһкяр бәндә шушында кояш нурына эләгеп калган чүп кисәгендә яшәгән һәм яши».

Карл Саганны бу фотосурәт шулкадәр илһамландыра ки, ул хәтта бер китабын да шуңа багышлый. «Тонык зәңгәр нокта: кешелекнең галәмдәгенә киләчәгенә бер караш» дип атала ул.


Стивен Һокинг

Бер ай элек, 2018 елның 14нче мартында вафат булган бөек замандашыбыз Стивен Һокинг та фәнни популярлаштыруга гаҗәеп зур өлеш кертте. 1988 елда ул «Тарихның кыска тарихы» исемле китап яза. Аны узган гасырның төп хезмәтләренең берсе дип саныйлар. 20 ел эчендә генә бу китапның 10 миллионнан артык нөсхәсе сатылган, аны утыздан артык телгә тәрҗемә иткәннәр.

Мондый популярлыкның төп сәбәбе әлеге дә баягы гадилектә: Һокинг гади тел белән язган һәм катлаулы формулаларны кулланмаска тырышкан. Гомумән, китапта бер генә формула бар: E = mc² кына. «Мин аэропортларда сатылырлык китап язарга теләдем, – дигән бу хакта галим үзе. – Анда барысы да җиңел аңлашыламы-юкмы икәнен белер өчен, мин аны табибларыма да укыттым. Алар барысын да аңлаганнардыр дип уйлыйм».

Һокинг бер популяр китап язмаса да, мәгърифәт эшенә өлеш керткән булыр иде. Ул үзе дә дөньякүләм танылган популяр шәхес иде. Аның турында дистәләрчә документаль фильм төшерелде, аның яшь чагына багышланган «Стивен Һокинг галәме» дигән нәфис кинотасма «Оскарлы» булды, бихисап телесериалларда, музыкаль альбомнарда, видеоуеннарда һәм китапларда аның исеме телгә алынды. Каты авырган хәлдә дә фән белән шөгыльләнүен туктамаганга күрә, ул сабыр һәм тугры галим образын тудырды.


Камиль Фламмарион

Камиль Николя Фламмарионны хәзер бик аз кеше белә. Ул XIX гасырда яшәгән. Астроном булган. Җитди ачышлары юк. 1880 елда аның «Популяр астрономия» исемле китабы басылып чыга. Шуннан соң дөнья үзгәрә! 100 меңлек тираж берничә ай эчендә сатылып бетә, китап Аурупаның барлык телләренә тәрҗемә ителә. 50-60 ел дәвамында миллионлаган баланы ерак планеталарга гашыйк иттерә ул китап.

Камиль Фламмарион бөек галим түгел, аның фәнни карашлары бик мәзәк тоелырга мөмкин. Мәсәлән, ул Айдагы Платон кратерының төсе үзгәрүен анда ниндидер үсемлекләр булуы белән аңлаткан. Марста тере организмнар барлыгына да ышанган ул. Дөрес, аның файдалы һәм фән өчен әһәмиятле күзәтүләре дә бар.

Фламмарион фәнгә һәм белемгә гашыйк кеше булган. Астрономияне, күк җисемнәрен һәм аларның серләрен шулкадәр нык яратканга, шул сөюен бар дөньяга игълан итәргә теләп, астрономия турында бихисап фәнни-популяр китаплар язган, фәнни-популяр журнал чыгара башлаган, Француз астрономия җәмгыятен нигезләгән. Нәкъ менә шушы хезмәте аның исемен данлыклы итә, чөнки китаплары аша меңәрләгән кеше күк җисемнәре белән кызыксына башлый; нәкъ менә халыкны агарту эше аны чын мәгънәсендә фән хезмәтчесе итә.

Фламмарион кимчелексез түгел, аның фәнни хаталары булган, өстәвенә, ул спиритуализм һәм мистика белән дә мавыккан. Ләкин кем хатадан хали соң? Йөзәр мең нөсхә булып басылган китапларын укып, күпме кеше мәгърифәт нурында коенган да, шуларның күпмесе гомерен фәнгә багышларга карар кылган икән, шуны күз алдына китерик. Миңа калса, бу олуг хезмәте аның кимчелекләрен гафу итәргә мөмкинлек бирә кебек.

Бу кыска гына мәкаләдә 3 мәгърифәтчене генә искә алдым. Аларның өчесен дә бик хөрмәт итәм мин. Әгәр сез бу язманы укыйсыз икән, димәк, фәнгә сез дә бераз гына булса да гашыйк, шулай бит? Сезне илһамландыручы мәгърифәтчеләр бармы? Әйдәгез, алар турында да сөйләшик. «Ялкын»га һәм «Гыйлем»гә языгыз алар турында!

Айдар Шәйхин