МӘКТӘПТӘН ТЕАТРГА НИЧӘ АДЫМ?

Кариевлылар мәктәп һәм театр арасында күпер төзергә җыена. Яшь тамашачы театрына укучыларны җәлеп итү, аларда театрга мәхәббәт тәрбияләү – театр коллективының төп бурычы. Әлбәттә, әлеге проблеманы мәктәп җитәкчелегеннән башка хәл итеп булмый. Шул уңайдан, бу мәсьәләне Казанның татар мәктәпләре директорлары белән уртага салып сөйләштеләр. Мәктәпләр белән элемтә булдыруны шуннан башлады яшь тамашачы театры.

Күптән түгел үзенең 30 еллыгын билгеләп узган Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бүген төрледән төрле проектлар булдыру белән шөгыльләнә. Бүген театр репертуарында кече, урта яшьтәге мәктәп укучылары, үсмерләр һәм яшьләр өчен спектакльләр бар. Мәктәп белән театр арасындагы дуслыкны ныгытыр өчен Кариев театры берничә проект тәкъдим итә:

1. “Кариев +” дәресләре. Театр артистлары мәктәпләргә чыга, укучыларны театр дөньясы белән таныштыра, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар бирә, спектакльләрдән өзекләр күрсәтә.

2. “Яшь тамашачы мәктәбе”. Театрда “Калеб-ликбез” проекты кысаларында бүгенге театр сәнгате тенденцияләренә багышланган лекцияләр һәм мастер-класслар уза. Бу юнәлештә үсмерләр белән эш башланса, сәнгатьне тирәнтен аңларга өйрәнгән, киң күзаллаган буын тәрбияләнер, дип саный театр коллективы.

3. “Мобиль әдәбият дәресләре”. Әдәбият дәресләрен театрда үткәрү. Тамаша алдыннан укучылар белән спектакль темасына сөйләшү. Мәктәп программасына кергән әсәрләргә анализ ясау, бүгенге көндә иҗат итүче драматурглар белән очрашу.

Кариев театры каршында “Балачак” студиясе ачарга да җыеналар. Биредә укучылар театр сәнгате осталыгына төшенәчәк. “Кариев варислары” фестивален дә дәвам итәләр, бүген ул “Иделкәем” исеме астында уза.

– Мәктәп җитәкчеләре белән бергә утырып сөйләшү – безнең өчен зур баскыч, – дип башлады сүзен Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов. – Баланың спектакльгә килүе – дөньяны ачуга тиң. Безнең төп проблема – туган тел. Телебез, милли театр сәнгате, милли әдәбият булганда, телебез бетми. Безнең репертуарыбыз да милли әдәбияткә корылган. Мисал өчен, апрель аенда бездә Тукай әсәрләренә багышланган декада узачак. Анда “Печән базары” зур панорама спектаклен, “Зәйтүнәкәй” мелодрамасын, “Әйт әле, күбәләк” пластик спектаклен күрсәтәчәкбез. Бу спектакльләрне һәр укучы күрергә тиеш.

Шагыйрә, “Калеб” яңа буын җыены кураторы Йолдыз Миңнуллина исә күп вакытларын өйдән читтә уздыручы яшь буынга мохит булдырырга кирәк, дип саный. “Театр вакытны кызыклы үткәрә торган урын булырга тиеш. Театрга спектакль карарга дип кенә килмәсеннәр иде. Укучылар биредә бер-берсе белән танышсын, аралашсын. Укучылар Кариев театрын “безнең театр”, дип атасыннар. Моның өчен без барысын да эшләргә әзер. Сезне дә шушы хәрәкәткә чакырабыз”, – ди Йолдыз Миңнуллина.


ФИКЕРЛӘР:

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Кәмәрия Зиннуровна Хәмидуллина:

– Газета-журналларга тираж кирәк, театрга, музейларга – тамашачы. Укучы да, тамашачы да – мәктәптә. Әгәр без театр белән хезмәттәшлекне системага салмыйбыз икән, театрга үзеннән-үзе йөрүче күп булмаячак. Жилплощадкадан балаларны спектакльгә җитешү өчен ничәдә алып чыгып китәргә кирәк? Шул ук ФГОСлар, стандартлар бар бит әле. Әмма шуңа да карамастан, театр белән хезмәттәшлек юлларын табып, аны системага салырга кирәк. 31 мартта 5, 6, 7 сыйныф укучыларын “Алмачуар” спектакленә алып киләбез. Бу алар өчен әдәбият дәресе булачак. Дәреснең темасы, башы, ахыры булырга тиеш. Өй эшенә караган спектакль буенча инша язу булачак, аны укытучы тикшерә. Театр әһелләре үзләре үк постановка темасын, әһәмиятен аңлатса, геройларга характеристика бирсә, бу тамашачы белән эшләү, баланың күзаллавын үстерүгә ярдәм итәчәк. Шулай ук Кариев театры репертуарында мәктәп программасында булмаган әсәрләр куелуына да борчылырга кирәкми. Аларның һәркайсы әдәбият дәресен үткәрергә, рус теле буенча БДИда инша язарга бер дигән җирлек.

Наил Ринатович Төхвәтуллов, Казанның Муса Җәлил исемендәге 26нчы лицей директоры:

– Минем бер тәкъдимем бар. Ауропаны өйрәнгәнче, татар укытучысы, татар мәктәбе турында әсәр язып, аны сәхнәләштерегез. Бөтенебез дә аңа барачакбыз, үзем дә укучыларымны алып киләм. Соңгы 20-30 ел эчендә бер генә уңай укытучы образы күренгәне юк. Балаларга Йолдыз Миңнуллинаның, Нурбәк Батулланың ничек шулай үскәннәре кызык. Менә – тулы сюжет, геройлар – сезнең алда, әллә каян эзләп йөрмәгез.

Фирдәвес Габделнуровна Вафина, Казанның 149нчы лицей директоры:

–  Татар мәктәпләрендә без кырыкка ярылабыз. Күңел ачу чараларына билетлар бирелә, укучыларны анда да алып барырга тиешбез. Шуның белән беррәттән татар театрлары бар. Безнең лицейда Кариев театры актеры Фернат Насыйбуллин “Чулпан” драма театрын җитәкли, сезнең белән тыгыз элемтәдә торабыз. Театрларга йөрү әти-әни кесәсенә “суга”. Бер генә әти-әнинең прокуратурага мөрәҗәгате директорны ике ут арасына куя. Әйдәгез, бу ягына да игътибар итик. 13.00дәге спектакльгә балаларны сәгать 10да алып чыгып китәргә кирәк. Моның өчен дә укытучы җавап бирә. Әгәр без ачыктан-ачык сөйләшүгә җыелганбыз икән, төрле якларын карарга, бер фикергә килергә кирәк.


Укытучы турында спектакль кую фикеренә театр директоры Гүзәл Сәгыйтова “Бу, беренчедән, заказ. Икенчедән, Совет заманындагы кебек, якты образ дигәч, нәкъ менә 1930-1950 еллар искә төшә. Без бит балаларга нәрсә кызыклы икәнлеге турында сөйләшәбез. Нишләп без һаман тар кысаларда яшибез? Без яшь тамашачы театры – без ачык булырга тиеш”, – ди. Тик түгәрәк өстәл вакытында ук Йолдыз Миңнуллина укытучы образы турындагы әсәр язарга әзерлеген белдерде. Бу пьесаны иҗат итәргә укытучылар ярдәм итәр, дигән өмет тә белдерде.

Марат Фәттиев, Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары:

– Әгәр без Йолдыз Миңнуллина әйткән мохитне булдырмасак, эшебезне формаль рәвештә алып барсак, барысы да үзгәрешсез калачак. Татар икәнебезне белеп, телебезнең киләчәк язмышы турында борчылмасак, киләчәк буыннар безгә төртеп күрсәтәчәк. Без акыллы, зирәк булырга, үз телебезне киләчәк буыннарга җиткерү өчен, бөтен булган акылны, арсеналны кулланып, аларны балаларга җиткерү ысулын эзләргә тиеш. Шуңа, беренче чиратта, балаларда телебезне ярату хисләрен уята алсак, алар татар теленә нәфрәт белән түгел, мәхәббәт белән караячак. Шундый театрлар эшләп килгәндә, укучылар безгә ярдәм булачак. Бәлки, укучыларны театр автобусы белән алып килү мәсьәләсен уңай хәл итеп бетерерләр, районнардагы актлар залында үз спектакльләрен күрсәтә алырлар. Ничек тә проблемаларны чишү юлларын таба алырбыз.

Мәктәп җитәкчеләренең күбесе театр репертуарында татар, рус әдәбияты программасы әсәрләре булсын иде дигән фикердә. Әлбәттә, мондый очрашу – әле мәктәп белән театр арасында күпер салуга бер адым гына. Алга таба да проблемаларны театр һәм тамашачы бергәләп чишү юлын эзләр дигән өмет бар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар театр сайтыннан алынды.