“СУ АНАСЫ”: ТАТАРЧА ФЭНТЭЗИ ЭКРАННАРГА ЧЫГА! /ТРЕЙЛЕР/

Татарстанда гаилә фильмнарын үзебезнең туган телдә карап булачак. 14 мартта прокатка чыгачак “Су анасы” кинокартинасы – шундыйлардан. Габдулла Тукай, Каюм Насыйри әсәрләренә нигезләнгән фильм фэнтези жанрында төшерелгән.

Без ияләшкән чит ил фэнтезиларында заманча технологияләр күптән кулланыла инде. Татарстандагы “Су анасы” фильмын да шуларны кулланып төшерәләр. Фильмның сценарий авторы һәм режиссеры Алексей Барыкин әйтүенчә, әлеге кинокартина – Татарстан кинематографистлары тарафыннан төшерелгән иң югары технологияле фильмнарның берсе. Анда катлаулы грим, махсус эффектлар, трюклар, компьютер графикасы кулланылган. Бу Су анасы образында ачык чагыла: ул яртылаш – катлаулы гримнан, яртылаш – 3D-модельле графикадан тора. Су анасыннан сулар чәчрәп тора, ул оча, күл өстеннән “йөри” белә – фильмда мондый кадрлар шактый күп.

Ләкин авторлар бүгенге яшьләргә махсус эффектлар түгел, ә сюжетның мавыктыргыч булуы кирәк, дип уйлый.

– “Су анасы” – бөтен гаилә белән карау өчен әкият-фэнтези. Ул олыларга да, балаларга да кызыклы булырдай итеп төшерелгән. Аны “Дисней форматы”ндагы картина дип атап була. “Гарри Поттер” яки “Красавица и чудовище” нинди аудиториягә исәпләнә? Аны кечкенәләрдән алып олыларга кадәр яратып карый. Без дә “Су анасы”н шулай итеп эшләргә тырыштык. Бу фильм әти-әниләр һәм балаларның үзара мөнәсәбәте, аларны саклауның мөһимлеге турында, – дип сөйләде «Ялкын» журналына халыкара фестивальләр лауреаты Алексей Барыкин.

“Тукаебызның “Су анасы” әкияте буенча төшерелгән фильм геройлары татарча сөйләшәчәкме соң?” дигән сорауга, фильмның 30 проценты татар телендә барачак, дип ышандырдылар безне. Фильмда русча да, татарча да сөйләм яңгырый. Татар сүзләре синхрон рәвештә шулай итеп тәрҗемә ителгән – анда ике тел дә ачык ишетелә.

Фильм сюжеты көлкеле, мавыктыргыч һәм урыны белән куркыныч та әле. Мәскәүдә яшәүче абый белән сеңел, әниләре белән бергә, татар авылына кунакка кайтып төшә. Төнлә әниләрен Су анасы урлый. Маҗаралар шуннан башлана да инде…

Яңа фильм Татарстанның барлык районнарында да прокатка чыгачак. Аны “Татаркино” системасына караган кинотеатрларда, Казанның барлык  кинотеатрларында һәм республикадагы башка кинозалларда күрсәтергә җыеналар. “Су анасы” фильмы прокаты Татарстан белән генә чикләнми: ул Россиянең барлык төбәкләрендә дә күрсәтеләчәк. Башкортстанда “Су анасы”н тамашачыларга көненә дүртәр сеанс тәкъдим итәчәкләр.


“Су анасы”нда төп рольләрне 9 яшьлек Екатерина Барыкина һәм 14 яшьлек Николай Невзоров башкара. “Ялкын” алар белән дә элемтәгә керде һәм кино төшерү нечкәлекләрен сорашты.

– Әлеге кинофильмда төшкәндә нинди хисләр кичердегез?

Катя:

–  Минем балалар бакчасында юл куркынычсызлыгы буенча роликта гына төшкәнем бар иде. Кинода төшкәндә, бер яктан, син чын йолдыз кебек. Барысы да кызык! Тик, икенче яктан, төнге өчме ул, салкын мы ул – теләсә кайсы шартларда эшләргә туры килә. Тизрәк өйгә йөгереп кайтып, юрган астында җылынасы, ял итәсе килә.

Коля:

–  “Су анасы” фильмы – кинодагы беренче тәҗрибәм. Шуңа анда төшкән вакыттагы хис-кичерешләрем дә төрле. Тирә-якта нәрсә барганын аңламаган, көтелмәгән вакытлар да булды, дубльләрне уңышлы төшергәч, горурлык, шатлык кичердем.

– Актер булу авырмы?

Катя:

– Вакыт ягыннан озак эшләргә туры килә, һәм шуңа күрә бик каты арыта.

Коля:

– Бер дә җиңел түгел. Үз героеңны белергә, аның нәрсә теләгәнен, ни өчен шулай эшләгәнен аңларга кирәк. Җитмәсә, кино кухнясының үзенең аерым кагыйдәләре бар.

–  Кагыйдәләр дигәннән, аларның кайсысын актерга гомерлеккә истә калдырырга кирәк?

Коля:

–  Текстны яттан белү кирәк. Кино төшерү мәйданчыгында үзеңә, сәхнәдәге партнерларга игътибарлы булу мөһим. Киноны уйнамаска, анда яшәргә кирәк.

Катя:

– Беркайчан да камерага туры карарга ярамый. Әлбәттә, синнән моның турында сорамасалар гына. Куллар, йөз белән генә түгел, тавыш белән дә уйнарга кирәк. Дөрес интонация сайлау мөһим.

–  Бер үк күренешне ничә тапкыр төшерергә туры килде?

Катя:

–  Гадәттә, дүртәр дубль. Кайвакыт 11 (!) тапкыр да булгалады.

Коля:

– Мин 150дән артык күренештә төштем. Аларның кайберләрен хәтта 14 дубль төшердек. Диалоглар күп иде, камера да хәрәкәт итеп төшерде. Шуңа озакка сузылды ул күренешләрне төшерү.

–  Рольгә кереп китү авыр идеме?

Катя:

–  Башта – әйе. Ләкин аннары мин үземне шул персонаж итеп хис иттем дә, бирелеп уйнадым.

Коля:

–  Авыр сорау. Миңа үз персонажым да, сценарий да аңлашыла иде. Ә менә героем тирәсендәге вакыйга катлаулы: әнинең юкка чыгуы, Су анасы белән очрашу, әнине табу, сеңлемне якларга кирәклеге…

–  Кинода төшү ошадымы соң?

Катя:

–  Әйе-е-е! Анда шәп иде! Мин Ачасырда яңа дуслар таптым. Башка актерларның кинода ничек төшкәнен карадым, кино җиһазларын күрдем. Миңа монда рәхәт иде.

Коля:

–  Кинода төшү кызыклы нәрсә. Төшерү процессының эчке кухнясын күрү генә дә ни тора! Камера, тавыш, ут, актерлар, режиссер… Ләкин фильмда төшү – ул эссе, суык булуга, йокы килүгә карамастан җиң сызганып эшләү дә әле. Кино – аерым бер тормыш.


Фильм турында кызык-мызык:

📺🍿 “Су анасы” – Татарстан кинематографистларының шундый масшаблы беренче зур адымы: ул Калининградтан Владивостокка кадәр прокатка чыга.

📺🍿 Проектның презентациясе Мәскәү халыкара кинофестивалендә булган.

📺🍿 Фильмны Һиндстан, Кытайда да күрсәтергә җыеналар.

📺🍿 Татарстан киносы тарихында беренче тапкыр фильм iTunes и GooglePlay интернет-кибетләренңә, МТС, Билайн и Мегафон онлайн-кинотеатрларында, Megogo, Ivi, TVZavr, Amediateka кебек интернет-сервисларда да чыгачак.

📺🍿 Фильмның күп өлеше Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында, шул исәптән Каюм Насыйри музей-йортында да төшерелгән.

📺🍿 Татар мәгърифәтчесе һәм этнографы Каюм Насыйри Идел буе авылларына сәяхәт итеп, халык әкиятләрен җыеп йөргән. Нәкъ менә ул беренчеләрдән булып Шүрәле, Су анасы, Дию пәриен тасвирлый. Фильм сюжетында да шулар урын алган.

📺🍿 Су анасына гримм ясау 3 сәгатькә сузылган.

📺🍿 Бу фильмда Татарстанның танылган актерлары Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова, Юлия Захарова, Нәфисә Хәйруллина төшкән.

📺🍿 Фильм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Ника” фонды ярдәме белән төшерелгән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар язма геройлары архивыннан алынды.