МӘХӘББӘТ: БЕР СҮЗ ЭЧЕНДӘ ЧИКСЕЗ ГАЛӘМ

Фото: pixabay.com

Бүген – Гашыйклар көне. Кемнәрдер аны Изге Вәли көне дип тә атый. Ничек кенә аталмасын, гашыйклар – бу көнгә аеруча зур игътибар бирә. Язучы, җырчы, шагыйрьләр мәхәббәткә дан җырлый. Мәхәббәт – дөньяны алга алып бара торган көч дип исәпләнә. Беренчедән, барлык-барлык гашыйкларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Икенчедән, калган барлык-барлык кешегә мәхәббәт һәм насыйп ярларын очратуларын теләп калабыз. Ә инде өченчедән, сезгә бүген МӘХӘББӘТ дигән көч турында канатлы гыйбарәләр тәкъдим итәбез. Кыскасы, бергәләп хисләнеп алык әле. 😉 Аларны сөйгән ярларыгызга мәхәббәт аңлатканда да кулланырга мөмкин.

Кешегә мәхәббәт тәрбияләүнең бер өлкәсе, мәхәббәтнең беренче мәктәбе – дуслык.
В.А.Сухомлинский

Ызгыштан соң шундый татлы була
Мәхәббәтнең кире кайтуы.
Н.А.Некрасов

Мәхәббәт – ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, анда һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята… Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк.
Ремарк

Кичә сөйгән ярың ул мәхәббәт түгел, ә истәлек. Иртәгә сөячәк ярың – өмет. Бүген сөйгән кешең – мәхәббәт. Бүгенгеңнең кадерен белеп яшә. Иртәгә иртән дә бүген баеган кояш чыгачак.
Марат Кәбиров

Мәхәббәт ул – иң көчле тойгы. Бөтен дөнья, галәм, яшәеш сөю-сөелүгә, мәхәббәткә корылган. Мәхәббәтле кеше – бәхетле кеше. Мәхәббәтсез кеше – бәхетсез кеше. Мәхәббәт ул кеше йөрәгендә, ил йөрәгендә, галәм йөрәгендә яши. Мәхәббәт бетсә – кеше бетә. Мәхәббәт сүнсә – ил сүнә. Мәхәббәт көйсә – галәм көя.
Суфиян Поварисов

Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга…
Һади Такташ

Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул ярата.
Зөлфәт Хәким

Кешенең матурлыгы – мәхәббәтендә. Мәхәббәт ул – эчтән яктыртып торучы нур. Мәхәббәте белән бергә кабына да бергә сүнә кеше. Тәмам бүтәнгә әверелә, караңгылана – танымый башлыйсың…”
Шәүкәт Галиев

Мәхәббәт күзсез була, ди,
ярату сүзсез була.
Равил Фәйзуллин

Мәхәббәтем эзләп интекмәдем, 
Язмыш үзе бирде китереп.
Хатыныма түгел, язмышыма
Рәхмәт әйтәм бик зур иттереп.
Мөҗәхит

Мәхәббәт ул шулай итә икән: акылны да санга алмыйсың, 
Сөйгән ярың Ләйлә булмаса да, Мәҗнүн кебек йөри башлыйсың.
Хәсән Туфан

Без сөяр өчен туганбыз,
Без янар өчен туган.
Без барабыз бәхетебезгә
Мәхәббәт сызган юлдан.
Фәнис Яруллин

Мәхәббәт кешене матур итә.
Гадел Кутуй

Кемдер мәхәббәтне, аерым торып, вакыт белән сынап карарга кушкан. Вакыт – нәкъ ыргып искән җил икән. Пыскып, шәм кебек кенә янып торган зәгыйфь, яман мәхәббәтне шунда ук сүндерә, юк итә. Ә инде сыналган чын хисне, киресенчә, дөрләп янган ялкынча, хәтәр көчкә әверелдерә, имештер”.
Мәхмүт Хәсәнов

Мәхәббәт белән рухланган кешеләр генә шулай соклангыч һәм гүзәл итеп елмая беләләр. Гашыйк кеше инде ул гади кеше түгел… Аның күзләре я бернәрсә дә күрми, я гади күзләр гомергә дә күрә алмаслык нечкә гүзәллекләрне, соклангыч матурлыкларны күрә ала… Гашыйкның күңеле кайгыны белми, суыкны сизми, эссене тоймый, ә авыру, ә үлем — аның өчен үлем юк! Ул үлемсез! Аның өчен дөньяда бары ул үзе дә аның гүзәле — сөйгәне генә бар… Шуңа күрә дә аның башы карлы таулар белән тигез йөри, күңеле лачындай оча, ә аяклары җиргә тими.
Ибраһим Гази

Мәхәббәт ул – ипи өстенә сыланган бал кебек. Башта шул ипи өстендәге балны ашыйсың да аннан гомерең буе шул каты ипине суырып яшисең…
Туфан Миңнуллин

Мәхәббәт телсез булып калуны өстен саный, чөнки сүзләр артык көчсез һәм артык тупас.
Шәриф Хөсәенов

Мәхәббәт – гөлбакча. Балкып янган гөлләр күңелне хозурлый, җаныңны чәчәк аттыра, яшәү чаткылары – гүзәл өметләр уята, матурлык хисләре белән чолгап ала. Әйе, мәхәббәт утлар-сулар кичүдән тайчанмый. Ул – яшәү мәгънәсенә ямь өстәүче илаһи көч!
Нурислам Хәсәнов

Мәхәббәт йә сокланудан, йә кызганудан башлана.
Юныс Әминов

Мәхәббәт юлларында икәүләп адашалар…
Шәүкәт Галиев

Мәхәббәтсез яшәү – бәхетсезлек. Ләкин мәхәббәт – йөрәк эше. Бернинди исәп – хисап, мәҗбүрият, көчләү, ялыну – ялвару белән тудырып булмый аны. Туса, ул, чәчәк бөресе ачылгандай, бары үзеннән – үзе һәм үз вакыты белән генә туа ала.
Әмирхан Еники

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк –
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы.
Габдулла Тукай

Мин сине яратам, ахры,─
һәрвакыт сине уйлыйм.
Уйларым татлыдан татлы,
шуңадыр уйлап туймыйм.

Мин сине яратам, ахры,─
көне-төне сагынам.
Сагынуым тәнем буйлап
җылы нурдай агыла.

Мин сине яратам, ахры,─
җырга кушам исемең.
Син исеме булдың инде
минем сөю хисемнең.
Ренат Харис

Кайберәүләр яратуны мәхәббәт турында сөйләшү дип уйлыйлар. Ләкин сүз мәхәббәт аз булганда чын уйларны яшерү, икейөзләнү өчен генә кирәк. Чын мәхәббәт булган җирдә сүзләргә урын тар. Мәхәббәт телсез булып калуны өстен саный, чөнки сүзләр артык көчсез һәм артык тупас.
Шәриф Хөсәенов

“Тормышның, гаиләнең ныклы нигезе – мәхәббәт кенә түгел, мәшәкать тә! Мәшәкатьтән качу – мәхәббәттән дә качу бит ул!”
 Аяз Гыйләҗев

Мәхәббәт белән рухланган кешеләр генә шулай соклангыч һәм гүзәл елмая беләләр. Гашыйк кеше инде ул гади кеше түгел… Аның күзләре йә бернәрсә күрми, йә гади күзләр гомергә күрә алмаслык нечкә гүзәллекләрне, соклангыч матурлыкларны күрә ала… Гашыйклыкның күңеле кайгыны белми, суыкны сизми, эссене тоймый: ә авыру, ә үлем – аның өчен үлем юк! Ул үлемсез! Аның өчен дөньяда бары ул үзе дә аның гүзәле – сөйгәне генә бар… Шуңа күрә дә аның башы карлы таулар белән тигез йөри, күңеле лачындай оча, ә аяклары җиргә тими.
Ибраһим Гази

Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар, 
Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр.
Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел,
Мәхәббәтне гаеп итмиләр.
Нури Арсланов