“ЖИЛ ГЕНӘ” ДИМӘ!

Фото: pixabay.com

Сәяхәт, дигәч, никтер күз алдына чит илгә барып кайту килә. Юк, шул менә! Сәяхәт итү өчен очкыч яки поездга утырып, дөньяның теге читенә барырга кирәкми. Үз авылың, шәһәрең урамына чыгу да җитә. “Анда нәрсә бар?” дисеңме? Ә анда – табигать. Табигатьнең син әле моңарчы белмәгән, күрмәгән серләре бар. Әйдә, табигатькә сәяхәтебезне башлыйбыз? Бүгенге темабыз – җил. Ул кайдан барлыкка килә? Аның файдасы, зыяны бармы? Һәм башка кызыклы фактлар белән танышырбыз. 😉

Нәрсә ул җил?

Җил – һава агымының хәрәкәте. Җилле көнне урамга чыксаң, син аның көчен үзең тоярсың.

Нинди җилләр була?

Саба җиле – иртәнге җиләс, йомшак җил.

Үтәли җил – ачык тәрәзәдән кереп, ачык ишектән чыгып китә торган җил.

Көчле җил – зур тизлеккә ия җил. Ул агач яфракларын гына түгел, кешене дә очыртып алып китәргә мөмкин.

Җил ничек барлыкка килә?

Иге-чиге булмаган диңгезләр, кара урманнар, эссе чүлләр өстендә һава бертуктаусыз хәрәкәт итә. Җылы һава өскә күтәрелә, ә салкын һава аста кала. Шулай итеп Җир шарында өзлексез һава алмашы бара: һава бер урыннан икенче урынга күчә. Шуннан җил барлыкка килә.

Файдасы

Әгәр җил булмаса, зур-зур завод торбаларыннан, машиналардан чыккан зыянлы төтен бер урында гына торыр һәм җир өстен, кешеләрне агулар иде.

Җил булмаса, яңгыр да, кар да гел бер урында гына явачак.

Димәк, җил зыянлы төтеннәрне дә тарта, болытларны да бер урыннан икенче урынга күчереп йөртә икән.

Зыяны

Әгәр җил бик көчле булса, ул әйләнә-тирәгә зыян сала. Агачларны сындыра, игеннәрне аудара, өй түбәләрен кубарып алып китә.

Сак бул!

Телевизор якисә радиодан шторм кисәтүе ишетсәң, өйдән чыкмавың хәерлерәк.

Сүз эчендә энҗе бар!

Җилдерү

Җилгәрү

Җилле

Җилләнү

Җиләс

Җилфер-җилфер

Җилкуар

Җилкән

Җил алгандай – кинәт юкка чыгу

Җил дә тидермәү – бик нык саклау

Җил куу – эшсез йөрү

Җил уйнату – җитез хәрәкәтләнү, кызу итеп эшләү

Җилгә очу – әрәм булу

Җил үлән (дүңгәләк) – үсемлек

Җилгәргеч – сугылган ашлыкны чистарта торган машина

Шундый хәлләр бар…

Җилнең хуҗасы. Борынгы заманнарда җилне “күренмәс рух” белән тиңләгәннәр. Шуңа аны “Җил Тәңресе (Алласы)”, “Җилбәгән”, “Җил иясе”, “Җил анасы”, “Җилләр патшасы” дип йөрткәннәр. Ә безнең халыкта җилләрнең башлыгы “Ялман” исемле булган, имеш.

Нәрсә ул җил энергиясе?

Җил көчен кешеләр бик күптәннән кулланып киләләр. Элек җил тегермәннәре булган. Анда бодайдан, арыштан он тарттырганнар. Бүгенге көндә җил ярдәмендә электр энергиясе алалар. “Җил фермасы”ндагы йөзләгән турбина зур-зур шәһәрләргә яктылык алып килә.

Сүзлек

“Җил фермасы” – заманча җил тегермәннәре урнаштырылган кыр.

Зилә САБИТОВА әзерләде
“Җил каян исә?” китабы материаллары файдаланылды.