СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: «ҖЫРЛАУЧЫ СТОМАТОЛОГ»

Без алар янына барырга куркып торабыз. Кабинетларына кергәч тә тизрәк качып китү теләге уяна. Аңлагансыңдыр инде, сүзем теш табиблары турында. 9 февраль – Халыкара теш табиблары көне. Бүген яшьләр арасында бу һөнәрне сайлаучылар шактый. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек теш табибы Илшат Мөхәммәтҗанов тә үз эшен ярата. Тик ул үзен “җырлаучы стоматолог” дип атый. Ни өчен шулай – бүгенге әңгәмәбездән белерсең.

– Илшат, теш табибы булу теләгең кайчан туды?

– 7-8 сыйныфларда укыганда, икетуган абыем белән теш табибы булып эшләргә, үзебезнең стоматология клиникасын ачарга хыяллана идек. Кызганыч, ул 11нче сыйныфтан соң медицина университетына керә алмады. Шул вакыттан үземә теш табибы булу максатын куйдым. Мин – тумышым белән Түбән Кама шәһәреннән, шунда Балалар биология-экология үзәгендә имтиханнарга ныклап әзерләндем, үз максатыма ирештем. Ижау дәүләт медицина университетын тәмамладым, хәзер һөнәрем буенча эшлим.

– Бу профессия сине нәрсәсе белән җәлеп итте?

– Мин җыр белән дә шөгыльләндем, биология һәм химияне дә ярата идем. 7-8 сыйныфларда башымда шундый каршылык барлыкка килде: “Җыр юнәлеше буенча китәргәме, әллә стоматологияне сайларгамы?”. Икенчесенә тукталдым. Минем фикер йөртүем дә теш табибларыныкы кебек, характерым да бу эшкә туры килә, финанс якларын да уйлый идем. Гаиләңне муллыкта яшәтерлек итеп эшлим дисәң, стоматология юнәлешен сайларга, анда зур осталыкка ирешергә кирәклеге көн кебек ачык. Әти-әнием һәрвакыт “үзеңә ошаган эшең булсын”, дип әйтеп килделәр. Беркайчан да теләгемә каршы булмадылар.

– Медицина университетында уку энә белән кое казу кебек, диләр. Бу дөресме?

– Әйе, 1-2нче курсны стоматологларга аеруча тырышып укырга, түземле, үҗәт булырга кирәк. 3нче курста бераз җиңелрәк сулап куясың, ниһаять, студент тормышы белән яши башлыйсың.

– Үзеңнең беренче пациентыңны хәтерлисеңме?

– Әйе, минем аның белән бергә төшкән фото да бар хәтта. Эшли башлаганда ук клиникабыз мөдире оныгының 2-3 тешен дәваладым. Аллага шөкер, барысы да яхшы узды. Бер дә куркытмады, чөнки Ижауда без икенче курстан ук дәваларга өйрәндек. Ул чакта кариесны икешәр сәгать дәвалаганым истә, хәзер исә – 15-20 минутта башкарып чыгам. Әгәр пациентлар авыр очрак белән килсә, бераз куркыта, әлбәттә.

– Сезнең эштә иң авыры нәрсә?

– Кеше белән элемтә булдыру, аңлату. Күп кеше “теш табибының миннән акча гына аласы килә”, дип уйлый. Тик безнең төп максат – тешләрне дөрес итеп дәвалау. Кеше бит, гадәттә, 1-2 сәгать дәваланырга, аннары озак кына табиб янына килмәскә тели. Ләкин алай булмый. Чөнки киләчәктә дә бу теш авыртмасын дисәң, аны баштан ук яхшылап дәваларга кирәк. Эшебездә фотопротокол ясыйбыз, диагностика үткәреп, кешегә аңлатабыз. Шулай иткәндә, пациент сиңа күбрәк ышана.

– Ә иң җиңеле нәрсә?

– Җиңел түгел, ә җылы бирә торган әйбер – эшеңдә максатыңа ирешү: тешсез кешене тешле итү, авыртканын – авыртудан котылдыру. Җиңел итеп карасаң, авырлыгы килеп чыгарга мөмкин. Шуңа безнең эштә катлаулы итеп карап, җиңел итеп эшләү мөһим.

– Ни өчен күп кеше теш табибыннан уттан курыккан кебек курка соң?

– Бу – стереотип. Безнең әти-әниләр заманында хәзергедәй стоматология булмаган, хәзергедәй заманча технологияләр булмаган, аппаратура көчле тавышлы булган. Күп кеше бит машинаның тавышыннан күбрәк курка. Теш авыртуы – иң көчле авыртуларның берсе. Күпләрнең куркуы кечкенәдән үк бар. Баланы бер нык куркытып калдырсаң, үскән саен бу фикереннән кайтару авыр. Шуңа теше авырта башламыйча, пациент килми. Стоматологларга 10-15шәр ел килмәгән кешеләр дә бар хәтта.

– Курыкмас өчен нишләргә?

– Бары тик теш табибы янына килергә кирәк. Әгәр теш табибы кешегә дөрес итеп аңлата алса, икенче тапкыр җиңелрәк була.

– Теш табибына килеп тә, авызларын ачарга теләмәүче кечкенә балалар белән ничек эшлисез?

– Әйе. Балалар курка. Андый очракта без аларны газ (закись азота) белән йоклатабыз, йоклаган арада тешен дәвалыйбыз. Аның әллә ни зыяны юк. Ә менә бала куркып калып, психик травма алса, ансы тагын да зарарлырак була. Газсыз дәвалаган очракта, аларга яраткан мультфильмнарын каратабыз, алар белән гел аралашабыз. Укол кадар алдыннан махсус авыртуны баса торган гель дә сөртәбез.

– Бүген стоматологиядә нинди ысуллар популяр?

– Имплантлар куйдыру. Элек мастовид протезлар куйдыра идек, тик ул вакытта кешенең үз тешләрен очларга кирәк була иде. Имплантның бәясе шул протез белән бертигез диярлек. Шуңа да кеше имплант куйдыра.

– Тешләрне ничек карап тору зарур?

– Бар да бик гади: көненә 2 тапкыр чистартырга, йоклар алдыннан чайкагыч кулланырга, 6 айга бер тапкыр профессиональ гигиена узарга. Баллы ризык ашауны киметү зарур, чөнки нәкъ менә алар – бактерия үрчү өчен җирлек. Теш организмның көзгесе – сәламәт тормыш алып бару, спорт белән шөгыльләнү мөһим. Тәмәке тарту тешкә иң зур зыян сала. Шуңа да тартуны ташларга кирәк.

– Теш табибы булырга теләүчеләргә нинди киңәш итәсез?

– Беренчедән, теш табибы кешене аңлый, тыңлый, ишетә белергә тиеш, чөнки ул көн саен кеше белән аралаша. Биология, химияне ныклап өйрәнергә кирәк. Табиб булыйм дисәң, сессиядән сессиягә яшәү түгел, ә укуга җаваплы карау мөһим. Чөнки син техника белән түгел, ә кеше тормышы белән эшлисең. Һәр көнне үз үсешеңә өлеш кертергә тиешсең.

– Ни өчен сез «поющий стоматолог» хэштегын кулланасыз?

– Җырсыз үземне күз алдыма китерә алмыйм. 4-5 яшьтән бирле җырлыйм. Теш табибы булсам да, җырлауны ташлау уемда юк. Ижауда укыганда, удмуртлар арасында да татарлар табып, җырлап йөрдем. Җыр бәйгеләрендә катнашу, клип яздыру максатым бар. Эштә вакытта җырларга сораганнары юк. Тик дусларым курыккан пациентларны җырлап тынычландырырга тәкъдим итә.

– Теш дәвалау буенча үз клиникаңны ачарга өлгермәдеңме әле?

– Юк, әлегә барысына да өйрәнәм. Минем барысы да алда әле.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды.