“ВАКЫТ + ПРОСТРАНСТВО = ЧЫНБАРЛЫК”

«Кеше ул – галәмнең вакыт һәм пространство белән чикләнгән бер кисәкчеге», ‒ дигән кайчандыр Альберт Эйнштейн. Аның белән килешми мөмкин түгел: Казанда яшибезме, Нью-Йорктамы, Индонезиядәге берәр утраудамы… Без билгеле бер тормыш чикләренә һәм вакыт агышына яраклашкан кешеләр булып кала бирәбез.

Иң кызыгы: бу чынбарлыкта гына түгел, ә әдәби әсәрләрдә, картина, фильмнарда, хәтта бүгенге көндә бик популяр булган компьютер уеннарында да шулай. Аларда тудырылган чынбарлык, тормыштагы кебек үк, вакыт һәм пространство кысаларына кертелгән. Әмма әсәрдәге вакыт һәм пространство реаль тормыштагыдан барыбер аерыла. Ни белән соң? Тормыштагы кебек эзлекле булмавы белән.

Әкиятләр вакыты

Кайчандыр вакыт цикл рәвешендә күзалланган. Бик борынгы чорларда… Әйдә, искә төшерик әле, безнең әби-бабайлар ничек ди? «Иии, әллә кайчан, хан заманында булган вакыйгаларны искә төшермә әле!» Ә хан заманына кадәр ниләр булган соң?!

Вакытны даими кабатланып торучы цикл рәвешендә, ә пространствоны өч яссылыкта (Күк, ягъни аллалар тәхете – Җир, адәми затлар яши торган урын – Җир асты, Үлеләр дөньясы) кабул итү борынгы кеше өчен табигый булган. Борынгы риваятьләр, әкиятләрдәге вакыт әнә шундый. Хәтерлисезме? Андагы геройлар ай үсәсен көн үсә, андагы пространство туктаусыз үзгәреп тора. Ул пространствоны герой үзе үк үзгәртергә сәләтле: тарак ташласа, дошманының юлында урман үсеп чыга, көзге ташласа, күл барлыкка килә…

Маҗаралар һәм каһарманлык вакыты

Урта гасырларда да вакыт төшенчәсе циклик рәвешен саклап кала. Болгар ханлыгы, Алтын Урда чоры әдипләре иҗатындагы хронотоп нидән гыйбарәт соң? Биредә юл мотивы өстенлек итә. Герой йә яуга, йә сәфәргә чыга. Ул илләр кичә, күпсанлы маҗараларга юлыга, ахыр чиктә, максатына ирешеп, янә туган йортына әйләнеп кайта. Яисә үлемгә дучар була. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәрләрендәге вакытны маҗаралар һәм каһарманлык вакыты дип атау дөрес булыр. Европадагы рыцарь романнары, маҗаралы әдәбиятта да нәкъ шундый мотивлар өстенлек итә.

Реализмга беренче адым

XIX йөз ахыры – XX йөз башындагы әдипләр тарафыннан ясала ул. Ризаэтдин Фәхретдин, Заһир Бигиев, Гаяз Исхакый әсәрләрендә без инде шул чор чынбарлыгына тулаем диярлек тәңгәл вакыт һәм пространство белән очрашабыз. Дөрес, әдәби әсәрдәге чынбарлык белән тормыш үзе беркайчан да тулаем тәңгәл була алмый, әмма… бу чорда яшәгән һәм иҗат иткән язучылар аларның икесен бер-берсенә мөмкин кадәр якынайтырга омтыла. Бу әдәби жанрлар үсешенә дә, реализмның үсешенә дә тәэсир ясый.

Совет чорында язучылар әдәби әсәрдә чынбарлыкны мөмкин кадәр тулырак гәүдәләндерергә омтыла иде. Бүген исә вакыт һәм пространство белән эш итүдә экспериментларга юл ачылды. Фәүзия Бәйрәмова, Набирә Гыйматдинова, Галимҗан Гыйльманов әсәрләрендә, магик, метафизик дөнья сурәте торгызылды. 

Язучы сайлаган чынбарлык

Чынбарлыкта безнең тормышыбыз анык билгеләнгән. Мәсәлән, мин 2012 елда, Казан шәһәрендә фәлән урамда, фәлән йортта, фәләненче подъездда, фәләненче катның фәләненче фатирында яшим. Минем вакыт-пространство чикләрем – шушы. Ә менә мин хәзерге вакытта укыган әдәби әсәрдәге герой өчен ул чик – бөтенләй икенче. Сүз Сергей Лукьяненконың «Черновик» романы турында бара. Бу герой рәхәтләнеп Мәскәү шәһәре һәм үзе ачкан параллель дөньялар буйлап сәяхәт итә. Аның бер көне кешенең бер (хәтта берничә!) гомерен хәтерләтә – вакыйга арты вакыйга, маҗара арты маҗара…

Менә шушы үзенчәлек әсәрдәге хронотопны реаль яссылыктан аерып тора да инде. Әдәби әсәрдәге вакыт һәм пространствоны язучы үзе сайлап ала һәм ул алар белән үзе теләгәнчә эш итә. Монда фантазияңне рәхәтләнеп эшкә җигәргә мөмкин! Әйтик, вакытны бик тиз йөгерә торган итәргә яки, киресенчә, туктатып торырга. Әллә нинди яңа дөньялар уйлап табарга… Күпчелек фантастик әсәрләр һәм бүгенге көндә популяр булган фэнтези жанрындагы әсәрләр шулай языла да.

Ләкин шуны да онытмаска кирәк: фантазияңне никадәр генә эшкә җикмә, әсәрдә күтәрелгән проблеманы чишү өчен барыбер реаль нигез кирәк булачак. Димәк, язучы тудырган пространство һәм вакыт та кеше яшәгән чынбарлыкка тәңгәл булырга тиеш. Йә булмаса тормыштагы тискәре, мәгънәсез якларны тәнкыйтьләр өчен хезмәт итәргә тиеш ул.

Әйдәгез, Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен карыйк. Биредә татар тормышында ике йөз елдан соң булачак вакыйгалар сурәтләнә. Язучы татарларның ничек итеп юкка чыга баруын, моның сәбәпләрен күрсәтә. Әсәрнең хронотобы – «Болгар иле (пространство) – ике йөз елдан соң (вакыт)». Әмма әсәрдә сүз Исхакый үзе яшәгән чордагы проблемалар турында бара. Ул пространство һәм вакыт категорияләре белән жонглерларча уйнаса да, үзе яшәгән чынбарлыктагы үзәк проблемалардан аерылмый. Киләчәктә милләтенең һәлакәткә дучар булачагын сурәтләп, замандашларына мөрәҗәгать итә, җәмгыятьтәге хәлләрне тәнкыйтли һәм үзгәртергә тели. Шулай итеп, язучы әсәрдә тудырган чынбарлык барыбер аның тормышындагы модельгә нигезләнеп төзелә.

Конкретлык һәм шартлылык

Әсәрдәге вакыт һәм пространство конкрет һәм шартлы була ала. Мәсәлән, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге хронотоп шартлылыкка нигезләнгән. Ягъни, ул чынбарлыкның үзе үк түгел, ә булырга мөмкине. Бер варианты. Күпчелек фантастик әсәрләрдә шартлы вакыт һәм пространство кулланыла. Мәсәлән, Даниель Свифтның «Путешествие Гулливера» әсәрендә шартлы пространство ул – Лилипутия. Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита» романында шартлы җирлек – Мәңгелек.

Хронотоп реаль чынбарлыкны нигез итеп алырга, ягъни топографик сурәтләү рәвешендә булырга да мөмкин. Топографик хронотоп дигәндә, билгеле бер тарихи вакыт, урын һәм вакыйгалар турында сүз бара. Реализм юнәлешенә караган күпчелек әсәрләрдә хронотоп нәкъ менә шундый.

Кыскача белешмә

Әдәбият исемлеге

Хронотоп – грек сүзе, «хронос» ‒ вакыт, «топос» урын дигәнне белдерә. Хронотоп дигәндә, вакыт һәм пространство координаталарының үзара бәйләнешенә нигезләнеп, әсәрдә (фильмда, картинада һ.б.)  дөнья моделен тудыруны күздә тоталар.

  1. Бахтин М.М. Вопросы литературы и эстетики. М., 1975 г.
  2. Лотман Ю.М. Структура художественного текста. М., 1970 г.
  3. Ритм, пространство и время в литературе и искусстве. Л., 1974 г.
  4. Томашевский Б.В. Теория литературы. Поэтика. М., 1996 г.
  5. Федоров В.В. О природе поэтической реальности. М., 1984 г.
  6. Флоренский П.А. Анализ пространственности и времени в художественно-изобразительных произведениях. М., 1993 г.
  7. Хализев В.Е. Теория литературы. М., 1999 г.