ИСЛАМ КӘСЕПНЕ ХУПЛЫЙ

Әйдәгез бизнес турында сөйләшик. Әйе, бүген аның турында һәркем сөйли: дәүләт җитәкчелегеннән алып, мәктәп укытучыларына кадәр бу хакта уйлана. Эшмәкәрлек, эшкуарлык – уңышлы кеше образының аерылгысыз өлеше. Ислам кысаларында да аның турында күп мәгълүмат җиткереп була. Матди байлык булдыруга багышланган эшчәнлек кешене һәр яклап сыный, чөнки сиңа бизнес-максатларыңа ирешергә дә, мөселман булып та калырга кирәк.

Иң әүвәл шуны искәртик: ислам кәсепне һәм сәүдәне, ягъни, асылда, бизнесны хуплый. Мөхәммәд с.г.в. үзе дә кайчандыр сәүдә белән шөгыльләнгән, кәрваннарда йөргән. Беренче мөселманнар арасында да дәрәҗәле, бай сәүдәгәрләр һәм эшмәкәрләр җитәрлек булган. Ахыр чиктә, нәкъ менә бай мөселманнар колларны сатып алып, азат иткәннәр. Безнең татар мөселманнары тарихында да «бизнесмен татарлар» күренекле урын алып тора, чөнки мәчет-мәдрәсәләрне төзүчеләр дә, китап бастыручылар һәм газета-журналлар чыгаручылар да шулар булган.

ИСЛАМ ТАЛӘПЛӘР КУЯ

Хәлбуки, Ислам мөселман эшмәкәрләренә җитди таләпләр дә куя. Без инде беләбез: дин кешегә ике дөнья бәхете насыйп булсын өчен кирәкле кагыйдәләр урнаштыра. Бу очракта да бизнеска карата булган таләпләр, киңәшләр һәм кагыйдәләр җәмгыятьтә тәртипне саклау һәм мөселман кешесен хак юлдан алып бару өчен барлыкка килгәннәр.

Әгәр дә сез бизнес белән шөгыльләнәсез икән, ул хәләл булырга тиеш. Әйтик, өчпочмак сата торган киоск ачсагыз, аңлашыла ки, өчпочмакны ярамаган иттән пешерә алмыйсыз. Яисә каяндыр урланган яки нинди дә булса сәер юллар аша кулыгызга килеп кергән товарны да сатып булмый. Бу хәрәм була, мондый бизнесның бәрәкәте булмый.

Мөселман бизнесының тагын бер принцибы – гаделлек. Клиентларыгызга һәм хезмәткәрләрегезгә карата гадел булырга кирәк. Бу хакта Мөхәммәд с.г.в. әйткән сүзләре дә бар: «Намуслы һәм лаеклы (тугрылыклы) сәүдәгәр пәйгамбәрләр, изгеләр һәм шәһитләр белән булыр» (Тирмизи җыентыгы, Сәүдә китабы, 1209). Әйе, намуслы булу да чын ислам бизнесының шарты. Вәгъдә биргәнсең икән – үтә, көтелмәгән хәлләр турында вакытында хәбәр ит, кулланучыларыңны һәм бизнеста иптәшләреңне алдама. Сыйфатсыз товар сатма.

ТЫЕЛГАН КИЛЕШҮЛӘР

Бизнес килешү-«сделка»лардан тора. Аларның кайберләрен Мөхәммәд с.г.в. тыйган, чөнки алар гадел һәм намуслы булмаска мөмкин.

«Мүхәкалә» – әле әзер булмаган товарны сату/алу турында килешү.

«Мүхадара» – товарның яраклы булу-булмавы билгеле булганчы аны сату турында килешү.

«Мүләмәсә» – сатып алучы товарга кагылуга ук аны сатып алган дип санала торган килешү.

«Мүнәбәза» – ике зат товарга карамыйча алыш-биреш ясый торган килешү.

«Мүзәбәнә» – сату ноктасына китерелмәгән товарны сату турында килешү (әгәр алдан сөйләшенмәшән булса).

МИҢА КЕМ БУЛЫША АЛА?

Соңгы елларда мөселман эшмәкәрләренә эшләрен башлап җибәргәндә ярдәм итә торган оешмалар барлыкка килде. Шундыйларның берсе – Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе. Бу бик зур берләшмә, чөнки монда 2000нән артык оешма керә, аның бик күп төбәкләрдә һәм илләрдә вәкиллекләре бар. Төрле хәйрия проектлары белән дә шөгыльләнә бу ассоциация. Сезгә исә аның Ислам бизнесы мәктәбе һәм төрле шәһәрләрдә уза торган чаралары, остаханәләре файдалы була ала. Ассоциация ислам кануннарына нигезләнеп, процентсыз финанс ярдәме дә бирә ала.

Айдар Шәйхи
giylem.tatar


БЕР ФИКЕР:

Ислам һәм бизнесны янәшә җитәкләп атлаучылар Казан шәһәрендә дә аз түгел. Хәләл милли ризыкларны популярлаштыруны максат итеп куйган Солтан Сафин шуларның берсе. Ул 2015нче елда «Түбәтәй» хәләл тиз туклану челтәрен оештыра. Бүгенге көндә алар төрле төбәкләрдә төрле форматта эшлиләр. Россия буенча утызга якын сәүдә нокталары бар икән. Шулай ук «Хәләл» стандартларына туры китереп бизнесын үстерүче Азат Назмутдиновның «Кыстыбый tatar-food» бренды халык арасында бүгенге көндә бик популяр. Татарстанда , моннан тыш башка чит төбәк һәм илләрдә үз нокталарын булдыруны күздә тотып эшлиләр.

Ислам мөселман кызларына матур итеп киенүне тыймый. Иң мөһиме тыйнак булсын. Zere бутик-ательега апалары белән бергә нигез салган Зейли Калкулова Ислам таләпләренең барысын да истә тотып эшли. Ул Казахстанда 2013нче елда ук беренче тапкыр үзенең мөселман киеме коллекциясен чыгарган була. Шулай ук Алмата кызлары «Sisters Bazaar» мөселман фестивален дә беренчеләрдән булып оештыручылар.

Ырынбур өлкәсендә туып, хәзерге көндә Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә яшәүче бизнесмен Исмәгыйль Шәнгәрәевкә дә үз эшендә Ислам, бәлки, күбрәк булышчы гынадыр. Дубай күчемсез милек агентлыгы, автобизнес, туристлык агентлыгы җитәкчесе моннан тыш «Казан» рестораннар челтәрен дә булдырган. Бу туклану урыннары Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендәге төрле милләт халыкларын татар ашлары белән сыйлый.

Гомумән, Ислам һәм бизнесны бер-берсеннән аерып карау кирәк түгел. Хәләл хезмәт хәләл керем китерә.

Ләйлә Исламова