ФӘН ҺӘМ СӘНГАТЬ: БАШ МИЕНЕҢ МУЗЫКАГА МӨНӘСӘБӘТЕ

Сәнгать тудырган әсәрләр һәм образлар, ни генә дисәң дә, баш миенең иҗат җимеше булып кала бирә. Безнең рациональ фикер йөртүебез өчен дә, искитәрлек иҗади табышларыбыз һәм сәер фантазияләребез өчен дә баш мие җаваплы. Музыка да иң серле органыбыз белән бәйле. Йөрәктән чыккан йөрәккә үтеп керә дигән әйтемне үзгәртеп, болай дия алабыз: баш миеннән чыккан баш миенә үтеп керә. Әмма ни рәвешле?

Һәр кешенең үзе яхшырак дип тапкан музыкасы бар: кемдер классика, кемдер рок ярата, ә кайберәүләргә халык көйләре якын. Музыканың баш миенә тәэсире күптән өйрәнелә. Билгеле ки, яраткан музыканы тыңлау кешенең баш миендә дофамин гормоннары эшләнеп чыгуга сәбәп була, ягъни организм тәмле итеп ашаганда, рәхәтләнеп киерелгәндә, яраткан песиеңне сыйпаганда сыман реакцияне кичерә. Дофамин табигый рәвештә позитив халәтләр вакытында бик зур күләмдә бүленеп чыга. Нәрсә ошый, нәрсә ошамый – моны баш мие ничек белә соң?

Тикшеренүчеләр Монреаль неврология институтында эшләүче Роберт Заторре җитәкчелегендә түбәндәге тикшеренү эшен үткәрәләр. Музыкаль зәвыкларын алдан хәбәр иткән 18-37 яшьтәге унтугыз кешегә (10 хатын-кыз, 9 ир-ат), 60 музыкаль трекны тыңлап, бәя бирергә кушалар. Иң мөһиме шул: әлеге кешеләр бу җырларны беренче тапкыр тыңлаганнар. Тәҗрибәдә катнашучылар бу җырларны аукцион рәвешендә бәяләргә тиеш булганнар: алар үзләренә ошаган җыр өчен үз кесәләреннән акча түлиләр һәм шул җырлар кергән җыентыкны алалар. Тәҗрибә барышында һәр катнашучыны функциональ МРТ аппараты тикшергән, шулай итеп, тикшеренүчеләр һәр кешенең баш миенең билгеле бер җырдан ничек тәэсирләнүен күреп торганнар. Һәрбер җыр 30 секунд озынлыгында гына булса да, баш мие кайсы җырның ошавын билгеләп куйган. Канәгатьләндергән музыкага җавап итеп, баш миендә берничә өлеш активлаша, бигрәк тә сизгере булып, безнең ышанычлар акланганда активлаша торган өлеш – эргәдәш төш (прилежащее ядро) таныла. Ул баш миенең «ләззәтлелек үзәге»нә керә.

Мондый тәэсир һәркемгә дә таныш, чөнки китап йә фильм сайлаганда, кагыйдә буларак, без беренче битләрдән яки беренче секундлардан ук аларны бәяли алабыз. Безнең баш мие, булган мәгълүматларга таянып, алдан белү сәләтенә ия: әгәр термометрда -10 санын күрәбез икән, димәк, тышта суык. Абстракт эстетик ышанычлар белән дә шундыйрак хәл. Ләкин еш кына мондый алдан фикерләү үткәннәргә таянып эшләнелә, шуңа күрә, рок яратучылар өчен халык җырларын тыңлау, мөгаен, күңелсез булыр. Ләкин бу очракта, әгәр беренче тапкыр тыңлаган музыка өметләрне аклый икән, ләззәтлелек хисен китерүче дофамин эшләнеп чыгарыла да инде.

«Шунысы гаҗәп: кеше абстракт нәрсә – ниндидер ишетеләчәк авазлар өчен кинәнә һәм ярсый. Һәр кешенең эргәдәш төше шәхси, шуңа күрә ул һәр кешедә үзенчә эшли. Шулай ук, билгеләп үтми булмас: баш миенең төрле өлешләре үзара элемтәдә торгач, бездә һәр көйгә карата төрле ассоциацияләр туа», – ди тикшеренүнең бер авторы, доктор Валори Салимпур.

Эргәдәш төш баш миенең башка өлешләре белән дә бәйләнгән, ә авазлар белән эшләгәндә ишетү тышчасы да катнаша. Без ишеткән тавышлар безгә ныграк ошаган саен, бу тәэсир итешү көчлерәк була, безнең когнитив сәләтне билгеләүче нейроннар элемтәсе күбрәк ясала. Ләкин кемнең нинди конкрет көй яратуын алдан белү өчен, аның нинди музыканы өстен күрүен ачыкларга кирәк. Моның өчен баш миенең чигә өлеше җавап бирә. Эргәдәш төшнең аның белән бәйләнешен галимнәргә шушы арада ачыклар дип көтелә.

«Бу бик кызык, чөнки һәр музыка аерым гына булганда мәгънәсез һәм рәхәтлек китерми торган авазлардан тора. Ләкин без әлеге авазлар җыелмасын, ягъни музыканы ишеткәндә баш миенең образларны танып-белү, алдан сизү һәм эмоциональ үзләштерү бүлекләре үзара тәэсир итешә башлыйлар, һәм без эстетик рәхәтлек кичерәбез», – ди элеге хезмәт турында Роберт Затторе.

Баш мие эшчәнлеген анализлаганда, галимнәр кешенең нәрсә хакында уйлаганын, аларның фикер агышын, мотивларын һәм, ахыр чиктә, аларның үз-үзен тотышын алдан белергә тырышалар.

Айдар Шәйхин