МАМАДЫШ ЮЛЫНДА БЕР ТУКТАП…

Игътибар: кабатлау тыела

Кайнар ризык исе борынга килеп бәрелә. Чуар алъяпкыч кигән апалар бер почмакта акча саный. Ял көнендә биредә халыкның күплеге Колхоз базарыннан да уздырып китә, билләхи.

– Манты, треугольники, кыстыбый, горячий чай и кофе. Молодой человек, не желаетемы?

Мәшһүр Мәскәү-Уфа юлындагы «Кыстыбый базары»на эләксәң, әнә шундый күренешләргә тап буласың. Бу кадәр олылау да юкка түгел, чөнки базар бик күпләрнең өйдә пешкән ризык белән туклану ноктасына әйләнде, ә сатучыларның исә артистлар белән танышу урынына. Исеме дә бер төрле генә аталмый. Кемдер «Рәхмәт аланы», «Яшел тукталыш» яки «Пятачок», ә минем кебекләр «Кыстыбый базары» дип йөртәләр аны. Ял көненнән файдаланып, мин дә бирегә бер көнлек бизнеска дип чыктым.

Сүзне башлыйм әле ерактан

Элек юлчылар, юл кырыенда агып утыручы чишмәгә хәл алырга туктый торган булганнар. Көннәрдән бер көнне, безнең авылдагы өлкән яшьтәге апалар, юлчыларга кайнар чәй һәм кыстыбый да алып менсәң, шәп булыр иде дигән нәтиҗәгә киләләр. Менә кемгә рәхмәт әйтергә тиеш икән без! Бизнес зурдан куба биредә. XX гасыр башында махсус букча күтәреп юл кырыена чыккан апалар юлчыларны да сыйлылар, гаилә керемен дә баеталар.

Тора-бара базарның хуҗалары барлыкка килә. Кунакханә салына, мәчет төзелә, кибет киштәләре арта. Соңгы елларда, гомумән, сатучыларның урыннарын яхшы итеп җиһазлыйлар да: киоскларда суыткыч урнаштыралар, тимер ишек куялар, сатучылар исә пластик тәрәзәдән генә башларын чыгарып, үз ризыгын кыстый.

Майда кыздырган уйлар

Сәгать бер тулып киткәч, миңа да «Кыстыбый базары»на барасы. Ярар, минәйтәм, җитешербез. Баллы ризыклар: гөбәдия, торт, күрәгә пирогы һәм башкаларны инде кичтән әзерләп куйдык. Инде тартмалар машинада үз урыннарын алган, димәк, мин 9 сәгатьлек эш вакытын тиздән башлыйм. Каушата, әлбәттә. Ләкин сөендергәне дә бар. Ул да булса – бер өем савыт-сабаны бүген мин түгел, әни юачак. Уңышлар безгә!

«Свежий»ның татарчасы ничек була ул?

Беренче тапкыр гына килүем булмаса да, куркып калдым бит әле никтер. Беренче сменада эшләүче апа минем урынны бушаткан. Димәк, эшкә тотынырга була. Ризыкларның күргәзмәсен өстәлгә тезеп куйдым, һәрберсенең бәясен эчтән кабатлыйм: «Чәй– 20, манты – 50, кыстыбый 30 сум. Ай-яй мантының бәясен күтәреп күрсәткәннәр».

Янымда балык сатучы да юк ичмасам, иптәш булыр иде. Аның каравы, күрше киоскта сатучылардан «уңдым». Бер-бер артлы җиңел машиналар туктый. Инде туктаганчы ук сатучылар кул изәп чакыра башлыйлар. Мин дә кушылам, әлбәттә. Машинадан корсагын киереп, ашыкмыйча бер абзый чыкты. Аның артыннан ялындырып кына хатыны. Нәкъ менә шул мизгелдә башлана мәшһәр «свежий» ит кисәге күргән кебек. Кайсы-берсе: «Молодой человек, идемте сюда. Манты не из фарша, только из мяса!», – дип берсен-берсе уздырып чакыралар. Сүз уңаеннан, татарча сөйләшсәләр дә, «свежий» сүзен бер дә төшереп калдырмыйлар биредә.

Шыгрым тулы автобус килеп туктады. Менә болары акча, гафу итегез, сатып алучылар. Кимендә берсе булса да килә. Шулай булды да. Янә: «Молодой человек» дип чакырырга тотындылар. Кызыгы шунда: бу сүзтезмә монда сатучыларның теленә шулкадәр кереп калган ки, ул хәтта өлкән яшьтәге әбине, яшь кызны чакырганда да очып чыгып китә. Бу гадәткә өйрәнеп кайтмамын, шәт.

Беренче сатып алучыны сыйлау сөенечле мизгелләрнең берсе булды. Игътибар белән аны тыңладым, тәм-томнарны тәкъдим иттем, елмаеп кына җавап бирдем, тиз арада чутлап бәясен дә җиткердем. «Аягың җиңел булсын», – дип, «Бисмиллаһ»ны әйтеп, озатып калдым.

Сәгать кичке уннар тирәсе булганда, горизонтта әтинең машинасын түземсезлек белән көтә башладым. Керемне санап карыйм. Өч меңгә якын җыелган, студент өчен начар түгел. Хәзер күбесе сату кимеде диләр, килешәм, чөнки моннан биш еллар элек әнинең җиде мең тирәсенә кадәр эшләгән көннәре бар иде. Ярый соң, бүгенгә җитәр. Икенче юлы бәлки башкача булыр.

–  Мантый, өчпочмак, кыстыбый… Молодой человек, не желаетемы?

Алинә Юнысова