DigitalSkills: ITшниклар әллә ниләр кыландыра

Фото: tatar-inform.ru

ITшниклар гади халык түгел. Алар белән эше пешкән кеше моны яхшы белә. Юк-юк, бер дә яманлап әйтүем түгел аларны. Теге мәзәктәге шикелле, аларга тимәсәң, алар да сиңа тими. Тик шунысы факт: компьютер технологияләрен болардан да яхшы белүче кеше юк. Менә шундый IT-акыллыбашлар 12-16 декабрь аралыгында Казанга җыелды. “Kazan EXPO” WorldSkills юнәлешендә чираттагы ярышларны кабул итә.

12 декабрьдә “Kazan EXPO”да WorldSkills стандлартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге “DigitalSkills-2018” II тармак чемпионаты ачылды. Тантанада Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, «Ворлскиллс Россия» оешмасының сәнәгать белән эшләү һәм яңа компетенцияләрне үстерү департаменты директоры Екатерина Никул катнашты. Чемпионат Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм масаскүләм коммуникацияләр министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте, “Ворлдскиллс Россия” союзы тарафыннан үткәрелә.

Ачылыш тантанасында «трехступенчатая идентификация»?

Ачылыш тантанасы да гадәти тантаналардан аерылып торды: ни дисәң дә, айтишниклар чемпионаты бит! Ә алар яңалыклар уйлап табарга оста. Биредә чемпионатны ачып җибәрү өчен өч баскычтан торган идентификацияне узарга кирәк булды. Кемгә диген әле: министрларга! Роман Шәйхетдинов исә код җыйды – ә ул 12122018 (чемпионат ачылышы көне) иде. Рафис Борһановка исә бармак эзләрен калдырырга кирәк булды. Ә Екатерина Никулга тавыш идентификациясен узуны сорадылар: “DigitalSkills-2018”гә рәхим итегез!” дигән сүзләр иде ул. Бары тик шушы өч баскычны узганнан соң гына, чемпионат ачык, дип игълан ителде.

Роман Шәйхетдинов, Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры:

– Әлеге чара мәгълүмат технологияләре, цифрлы икътисад юнәлешен үз эченә ала. Чемпионатны икенче ел рәттән уздырабыз, тик быел ул – күпкә киңрәк масштабта. Анда тәкъдим ителгән компетенцияләр – Татарстан һәм Россиядә кеше капиталын үстерергә булыша торган, дип санала. Әлеге чараны биш ел рәттән уздырачакбыз.  2019 елда бездә дөнья чемпионатын уздыруны исәпкә алып, бүгенге ярышларда технологияләрне, мәйданчыкны сыныйбыз. Ләкин иң мөһиме – Татарстан һәрвакыттагыча иң яхшы кадрлар, иң яхшы экспертларны җәлеп итүе. Чемпионат халык хуҗалыгының яңа юнәлешләрен үз эченә ала. Быелгы компетенцияләр арасында FutureSkills юнәлешендәгесе бар. Мисал өчен, дроннар – пилотсыз очкычлар белән идарә итү шулар рәтенә керә. Тиздән Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында мондый юнәлеш ачарга телибез.

Былтыр Иннополис шәһәрендә узган “DigitalSkills-2018” ярышларында илнең 15 төбәгеннән, шулай ук Иран, Көньяк Африка илләреннән катнашучылар булган. 15 компетенция тәкъдим ителгән чемпионатта Татарстан вәкилләре 10 призлы урын алган. “Мобиль робототехника” компетенциясендә алтын медальләр – Павел Фадеев белән Андрей Дюбановка, ә “CAD инженер дизайны” компетенциясендә Альберт Минневка эләкте.

2018 елда “DigitalSkills-2018”дә 25 компетенция буенча үзен 250 кеше сыный. Алар арасында Ерак һәм якын чит илләр, төрле предприятие вәкилләре бар.  Катнашучылар 20 илне тәкъдим итә.

Гомумән, IT-белгечләренең күзаллавы киң, фантазиясе бай. Биредә кемдер программалаштыру һәм система администраторы юнәлешен сайлаган. Робототехника белән шөгыльләнүчеләргә максималь  рәвештә концентрация һәм фокусировка таләп итеә. Космик, пилотсыз авиация системаларын булдыручылар да бар. Аларның эшендә карарларны тиз кабул итү мөһим. Киләчәк компетенцияләре буенча эшләгәндә команда белән эшли белү – иң кирәклесе. Боларның барысы да кешелек тарихы дәвамында тупланылган белем һәм күнекмәләр. Бүген чемпионатта киләчәк ачышлары өчен нигез салына. Аның ярдәмендә дөнья цифрлы икътисадка аяк басачак,  шушы белгечләр тормышны җиңеләйтү юнәлешендә эшләячәк.

Рафис Борһанов, Татарстан мәгариф һәм фән министры:

– Бүген биредә күрсәтелгән әйберләр бер елдан белем бирү оешмаларында кулланаылачак диярлек. Әлеге күнекмәләрне демо-имтихан уздырганда кулланабыз. Елдан-ел мондый сынауларны тапшыручылар арта. Бу укучыларның теоретик белемнәрен генә күрсәтү түгел, ә уку дәвамында нинди күнекмәгә ия булганын тәкъдим итү өчен дә кирәк. Без дөнья чемпионатында шулай итеп чыгыш ясарга тиешбез ки: илебездә яшәүче һәр кеше шушы яшьләр белән горурланырга, аларның булдыра алмастай мәсьәләләр юклыгын аңларга тиеш.

Блокчейнны ни белән ашыйлар?

Ярышларга Мәскәү шәһәреннән килгән Никита Емелин, Казанга аяк басканчы, “Мәскәү-2018” WorldSkills шәһәр ярышында катнашып, беренче урын яулаган. DigitalSkills ярышларында ул “Блокчейн-технологияләр куллану ярдәмендә төрле мәсьәләләрне хәл итү” компетенциясендә катнаша. Аерым алганда, ул Кытай блокчейны – NEO платформасында эшли.

Фото: tatar-inform.ru

– Блокчейн-технологияләр бөтен мәгълүмат бөтен кеше таба алу принцибына нигезләнә. Биредә бернинди яшерен мәгълүмат юк, ягъни теләсә кайсы кулланучы блокчейнга кертелгән мәгълүматны карый ала. Шулай ук анда киләсе блокның адресы элеккеге блокныкына бәйле. Шуңа күрә блокчейнны алдап ясап булмый. Гади тел белән әйткәндә, блок – ул мәгълүмат (шул исәптән, бөтен транзакцияләр дә) сакланган урын. Блоклар берничә секунд эчендә транзакцияләнә. Шушы блоклар челтәре блокчейнны да аңлата, – ди Мәскәү финанс университеты каршындагы Информатика һәм программалаштыру көллияте студенты Никита.

Ярышларда алар төрле документларны саклый торган урыннар булдыра. Шулай ук блокчейнга файлларны яздыру, IS стандарты буенча файлларны шифрлый. Никита үзе өчен бу ярышларда бернинди авырлыклар күрми. Тик шулай да көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин. Мисал өчен, Мәскәүдә узган ярышларда NEO программа тәэмин ителеше яңартылган, аның аркасында барлыкка килгән ялгышны бер көн дәвамында төзәткәннәр. Никита әйтүенчә, Казандагы ярышлар мәйданчыгы Мәскәүнекеннән әллә ни аерылмый икән. “Иң мөһиме – үзеңне яхшы дәрәҗәдә күрсәтү, чөнки биредә бик көчле командалар”, – ди Никита.

Сити-фермерлык ни ул?

DigitalSkills ярышларында әллә нинди колакка сәер тоелган компетенцияләр бар икән. Мисал өчен, “сити-фермерлык” компетенциясе. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, “шәһәр фермерлыгы” дигәнне аңлата, ирексездән, “Ничек инде шәһәрдә фермерлар булсын?!” дип уйлап куясың.

– Сити-фермерлыкның идеясе өйдә яшелчәләр үстерү белән бәйле. Ул вакытта бернинди тышкы чыганаклар кулланылмый. Бу, әлбәттә, авыр процесс, ләкин шул ук вакытта бик табышлы. Бүгенге дөньяда аеруча әһәмиятле. Практика күрсәткәнчә, әлеге ысул белән салат, базилик, җиләк, помидорлар үстерергә мөмкин. Гади бакчачылыктан аны бер нәрсә аера: анда туфрак файдаланылмый. Кокос сүсе (волокно) яки перлит кебек субстрактлар кулланыла, тукландыргыч катнашмалар, тиешле ашламалар була, – ди “Сити-фермерлык” юнәлеше эксперты, Мәскәү инженер-физика институты студенты Давид Мартиросян.

Фото: tatar-inform.ru

Әлегә мондый ысул Россиядә бик киң таралмаган. Сити-фермерлыкта үсемлекләрне махсус яктырткычлар ярдәмендә “тукландырып” торалар икән. Аның составында ультрашәмәхә ут була.

Татарстан катнашучыларына килгәндә, безнең республиканың дәрәҗәсен биредә 17 компетенция буенча 31 кеше яклый. Алар “Веб-дизайн һәм эшкәртү”, “Компьютер уеннарын 3D-модельләштерү”, “Бизнес өчен программа карарлары”, “Мобиль робототехника”, “Космик системалар инженериясе». Катнашучылар арасында Казан, Әлмәт, Яр Чаллы техникум-көллиятләре, КИТТУ-КАИ каршындагы Инженер лицее, Казанның 36нчы лицее укучылары, КДЭУ, КИТТУ (КХТИ), КИТТУ-КАИ студентлары, «Татнефть», «Феникс» оешмалары хезмәткәрләре бар.

Былтыргы еллардан аермалы буларак, чемпионатта FutureSkills юнәлешләре буенча компетенция бар. Гомумән алганда, тормышка “цифра” үтеп керү белән, IT-белгечләрне әзерләү мәсьәләсе калка. Ә бу проблеманы нәкъ менә шушындый чемпионатлар ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Чөнки WorldSkills стандартлары буенча уза торган чемпионат «цифр»лы күнекмәләрне үстерергә булыша.

Мәгълүмати технологияләр заманасы безгә моңа кадәр бик еракта кебек тоелган технологияләр дөньясын ачты. Безнең һәрберебездә уникаль код бар, һәм без аның ярдәмендә күңелебез нинди профессиягә ятканын, нинди күнекмәләр ала алуыбызны белә алабыз.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА