Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем: «Үзгәрешләр күңел халәтебезгә бәйле»

Татар эстрадасындагы иң матур парларның берсе – Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем белән очрашырга миңа да насыйп булды. Интернет челтәреннән күреп торабыз: җырчылар һаман хәрәкәттә, барысына да ничек өлгерә торганнардыр. Әле соңгы арада гына да Казандагы концертларда чыгыш ясау, газета-журналларга интервью бирү, телевидение һәм радиода уза торган төрле чараларда катнашу белән бергә, Мәскәү, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә дә булганнар алар. Графиклары тыгыз булуга карамастан, вакыт табып, безнең белән очрашуга да килделәр. Шул очрашуда күптән бирергә теләгән сорауларыма җаваплар таптым.

Әлбәттә, башта без аларның мәктәп елларына да «кайтып килдек»:

– Мәктәптә нинди билгеләргә укыдыгыз? «Икеле» алганыгыз бар идеме?

Гүзәлемнең мәктәптә яхшы укучы, тырыш булуын белдек:

– Сигезенче сыйныфка кадәр «бишле»ләргә генә укыдым. Азнакайда яшәгәндә, яхшы укуым өчен Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләндем. Аннары без Әлмәт шәһәренә күчтек. Математика сыйныфында укый башладым. Биредә билгеләрем төште, шулай да үземнең бар көчемне, тырышлыгымны куеп, яхшы билгеләргә генә укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, бухгалтерия көллиятенә укырга кердем. Аннары Мәдәният институтында укыдым. Математикадан бик тә таләпчән укытучы белем бирде. «Икеле» алсаң, иртәнге җидедә килергә һәм төзәтергә кирәк иде.

Салават бүгенге чорда медальнең кадере бетте дип саный:

– Хәзерге вакытта медалистлар бик күп. Мин Азнакайда укыган вакытта мәктәпкә бер алтын медалист булгандыр. Һәм бу аларның начар укуы турында түгел, ә уку авыр булуы турында сөйли. Шушы медалист, чыннан да, «гений» була иде, көмеш медальгә тәмамлаган укучы да бик акыллы иде. Ә хәзергә вакытта медальнең кадере бетте. Минем «өчле»ләр дә, «дүрт»ле билгеләре дә булды. Әмма мин хәзер дә физика һәм математика фәннәренән ярыша алам, – диде Салават.

– Шәһәр тамашачысы белән авыл тамашачысының аермаларын искәргәнегез бармы? Каршылаулары белән истә калган яки берәр кызыклы хәл килеп чыккан авыл турында сөйли алмассызмы?

Гүзәлем: Әлбәттә, аермалы яклары юк диеп әйтеп булмый. Аларның охшаш яклары да, аермалары да бар. Авыл халкын әйтсәк, ул ачыграк. Шәһәрләрдә, Казанда җырчыларга алкышларын кызганыбрак бирәләр, үзләрен тыйнаграк тоталар, диеп әйтергә мөмкин. Авылда исә колач җәеп каршы алалар. Алар белән аралашу да якынрак, җанлырак була. Гадәттә, татар эстрадасының төп тыңлаучысы – ул авылда яшәүче яки тумышы белән шушыннан чыккан халык. Җыр-моңны ярата татар халкы. Хәтта Казанга да авыллардан концерт карарга киләләр.

Салават: Авылда бәлешләр, ашлар, татар халкының татлы милли ризыклары белән сыйлыйлар, помидор, кыяр, төрле «тәмлүшкәләр» белән каршы алалар. Без авылларга аз йөрибез, иҗади тормышыбызда якынча бер 30 авыл булгандыр, ягъни аның кадәр күп түгел. Шуңа күрә әллә ни истә калган авыл юк. Бөтен җирдә яхшы, колач җәеп, саф күңел белән каршы алалар. Берьюлы без Казанга якын райондагы бер авылда булып кайттык. Шушындагы мәдәният йорты бик тә иске, агачтан гына ясалган иде. Газ да кертелмәгән. Аны күмер ягып җылыталар. Идәннәре дә басарга куркыныч, хәтта сәхнәдә бер җырчының үкчәсе дә кысылып калган иде диеп тә сөйләделәр. Килдек тә ничек булыр икән, дип кайгыра башладык, чөнки сәхнәдә сикереп йөрергә дә куркыта бит инде. Клублары ошамаса да, халкы бик ачык булып чыкты. Тамашачылар бик әйбәт каршылады, андагы әбиләр дә алкышларын кызганмадылар, хәтта сызгырып утырдылар.

Гүзәлем: Яшел Үзән районындагы бер авылда афишаларны таратканда, без блогыбызга видеоязма төшерә идек. Һәм әлеге авыл турында да язма урнаштырдык. Аларның социаль челтәрдә үз группалары бар икән. Әлеге видеоязманы авыл төркеменә дә урнаштырдылар, – диде.

Салават исә бер кызык хәл турында сөйләде:

– Бер авылда клуб авылның икенче башында урнашкан. Кыш көне юл бик тар калган иде, автобус шуннан уза алмыйча, ишекләре дә ачылмый торган дәрәҗәдә көрткә утырып калды. Ә без эчтә «капкын»га эләккән кебек булдык. Мәдәният йорты директоры, председатель автобусны этә башладылар. Без исә кызыксынып карап торабыз. Һәм бер апа бу күренешне видеога яздырып калуымны теләде, күрәсең: «Ник карап утырасың? Әйдә төшер!» – дип кычкырды. Юлда төрле көтелмәгән хәлләр еш була. Безнең гастрольләребез һәрвакытта да күңелле үтә диеп әйтергә кирәк.

– Концертларга кеше аз килү сәбәпле үткәрмичә киткәнегез бармы?

Салават: Әйе, кеше булмаганга үткәрмәгәнебез дә бар. Бу – гадәти күренеш диеп уйлыйбыз, чөнки без бит үзебез генә килмибез. Баянчы да, биюче дә бар, без аларның барысына да түләргә тиешбез.

– Уйлаган эшегезне ахырына кадәр җиткерәсезме?

Салават: Ниятләгән эшне ахырына кадәр җиткерү өчен тырышабыз. Нинди дә булса фикер килә икән, башлап карарга кирәк. Чөнки соңыннан ник мин әлеге эшкә алынмадым икән дигән үкенү хисе дә туарга мөмкин. Хыялың булса, аны тормышка ашыру яхшы.

Шул уңайдан, «Эзлим сине» дигән җырга клип төшергәндә булган вакыйга яхшы мисал булып тора. Без Чатыр тау астында бер эпизодны төшерергә уйладык. Әле ул вакытта коптерлар юк иде, шуңа күрә өстән төшерү өчен аэроплан кулланмакчы идек. Шул вакытта бер вертолет пәйда булды һәм нәкъ без торган җиргә төште. Вертолет белән төшкән кеше мине танып, клиптагы өзекләрне төшерергә ярдәм кулын сузды. Шулай итеп безгә вертолет белән сыйфатлы кадрлар төшерергә насыйп булды. Әгәр дә аның янына барып сорамасам, бәлки ул клип килеп тә чыкмас иде, әмма мин уйлаган эшемне ахырына кадәр җиткерер өчен кулымнан килгәнен эшләдем һәм бәхет миңа елмайды.

– Клип өчен идеяләрне каян уйлап табасыз?

Салават: Өч әйбер бар. Беренчесе – нәфес. Икенчесе – аң, акыл. Мәсәлән, син өчпочмак ашадың, һәм нәфес сиңа тагын берне ашарга куша. Аң, акыл исә булды җитәр, ди. Өченчесе – илһам. Анысын Аллаһы Тәгалә җибәрә. Аң һәм илһам нәтиҗәсендә, минем күңелемдә идеяләр барлыкка килә.

– Эшегезенең сез күзаллаганнан начаррак килеп чыкканы бармы?

Гүзәлем: Җыр яздырасың – килеп чыкмый, клипларда да нәрсәдер ошамый. Кайбер вакытта сценарий язасың, ул да канәгатьләнерлек булмый. Кеше үзенең хаталарында өйрәнә. Бер тырмага ике тапкыр басмаска тырышасың инде.

– Соңгы арада Гүзәлемнең киенү рәвеше үзгәргәнне һәрберебез дә беләбез. Мөселманча озын күлмәкләр, матур яулыклар аңа бик тә килешә. Шушы үзгәрешләрнең сәбәбе нидә?

Гүзәлем: Беренче чиратта, әлеге үзгәрешләр күңел халәтебезгә бәйле. Ислам диненә якынлыгыбыз киенүдә дә чагыла. Гомумән, хәзер башка җырчылар да дизайнерлар белән очрашалар, киенү стилен үзгәртәләр. Татарстанда да, башка илләрдә дә мөселман киемнәренә игътибар арта, төрле күргәзмәләр оештырыла.

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем белән очрашу бик тиз узып китте. Кызыклы әңгәмәдәш, талантлы җырчылар, шул ук вакытта «йолдызлар» авыруына бирешмичә, гади дә булып калган әлеге парлар белән вакыт узуы сизелмәде дә. Без Салават һәм Гүзәлемә олы рәхмәтебезне белдереп, сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм гаилә бәхете телибез. Концерт залларыгыз һәрвакытта да яраткан тамашачыларыгыз белән тулып торсын.

Әлфинур Әхмәтшина
Илназ Мөхәрләмов фотолары

ТАГЫН УКЫРГА:

«АБЫЙ»СЫНА КИЯҮГӘ ЧЫККАН!