КАГЫЙДӘЛӘРНЕ БЕЛСӘҢ – БАР ЮЛЛАР ДА АЧЫК

Юлга чыкканда боларны һәрберебез белеп торырга тиеш: автокресло гомерне коткара, махсус ябыштыргычлар сәламәтлекне саклый, мопед-скутерлар кызык та, куркыныч та. Ә хәзер – тәфсилләбрәк! 

Уку елы башландымы, юл хәрәкәте дә, җәяүлеләр саны да арта. Җәяүлеләр дигәндә, аларның күбесен мәктәп укучылары тәшкил итә. Хәрәкәт арту юл-транспорт һәлакәтләренә дә илтми калмый. Алардан саклап кала торган кайсы чаралар иң отышлысы? «Ялкын» бүген шулар турында сөйли.

Статистикага күз салсак, ел саен Россия юлларында 700дән артык бала һәлак була. 2016 елда бу сан 710, 2017 елда 713не тәшкил илткән. Һәлакәткә очраган балаларның 5% инвалид булып кала. 2018 елның 7 аенда гына да Татарстан юлларында балигъ булмаганнар катнашында 329 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 бала һәлак булган, 339ы җәрәхәтләр алган. Ләкин шул ук вакытта, былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, кимү күзәтелә.

– Кызганыч, август аенда гына да республикабыз юлларында 5 бала һәлак булды. Ә 2018 елның 8 аенда һәлак булган 9 баланың 5се – пассажир, 3се җәяүле булган, 1се скутер белән идарә иткән. Барлык очракларда да моңа олыларның ваемсызлыгы сәбәпче, – дип ассызыклый Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов.

Автокресло гомерне коткара

4 августта «Kia” йөртүчесе “Богдан» машинасы белән бәрелешә. Машина йөртүче әти кеше 7 һәм 9 яшьлек балаларның икесен дә алгы утыргычка утырткан була. Күп төрле җитди җәрәхәтләр алып, алар могҗиза белән генә исән калалар.

7 яшькә кадәрге балаларны, һичшиксез, махсус утыргычка утыртып йөртергә кирәк. Ә 7-11 яшьлекләрне арткы утыргычта каеш белән дә, автокресло белән беркетергә ярый. Ә алга утыртканда – бары тик махсус утыргыч белән генә. Татарстан Дәүләт автоиспекциясе 7 яшьтән өлкәнрәк балаларны да автокреслога утыртырга киңәш итә.

Әгәр махсус утыргычны дөрес урнаштырсаң, ул юл-транспорт һәлакәте булганда, 7 яшькә чаклы балаларның үлемен 80 процентка киметә, ә 7 яшьтән өлкәнрәкләрнекен – 50 процентка. Мисал өчен, Алабуга районында “Hyundai” автомобиле «Man” автомобиленә бәрелә. Транспортка бик күп зыян салынса да, махсус утыргычка утыртылган 7 яшьлек кызга берни булмый. Ул җәрәхәтләр дә алмый.

Яктылыкны кайтарта торган элементны сайла!

Татарстанда җәяүле балалар өстенә машина килеп керү очрагы да күп. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы диярлек шуның белән бәйле. Быел гына да көйләнелми торган (нерегулируемый) чатларда балаларга килеп керү очраклары арткан. Сәбәбе һаман да шул: ата-аналарның ваемсызлыгы.

Әгәр җәяүлегә яктылыкны кайтарта торган элемент беркетелгән булса, ул гомерне саклап кала. 22 августта Аксубай районында кичке якта бер кызны машина бәрдерә. Икенче көнне аңа 7 яшь тулырга тиеш була. Ул әти-әнисеннән башка кичке сигездә урамда йөри, аның киемнәренә яктылыкны кире кайтар торган элемент та беркетелмәгән була.

Көз-кыш көннәрендә караңгы вакытта җәяүлеләргә аеруча сак булырга кирәк. Бәрдерүләрнең 70% машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыкса, да юлда баручыларга кагыйдәләрне кире кагарга ярамый. Кием, рюкзак, аяк киемендәге яктылыкны кире кайтара торган элементлар мондый һәлакәтләрне булдырмый калдыра. Быел гына да 21 баланың өстенә машина килеп кергән. Аларда зыян күргән балаларда яктылыкны кире кайтара торган элемент булмый.

Шунысын да искәртик: яктылыкны кире кайтара торган элементны кигән кешене машинадан 250 метрдан ук күреп була икән. Татарстанның кайбер районнарында җәяүлеләр чатында юлны кичәргә әзер булган балалар макетлары куелган. Нәкъ менә алар машина йөртүчеләргә «Сак булыгыз!» дип хәбәр итә дә инде. Мондый практика Арча, Кукмара, Саба районнарында кулланыла. Нәтиҗәдә, бу урыннарда юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән.

Юл куркынычсызлыгы паспортлары – ни бу?

Быел мәктәпләр янында укучыларны бәрдерү очраклары да арткан. Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә юл куркынычсызлыгы паспортлары кертелгән. Анда машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен мәктәп янында махсус схема булдырылган. Муниципаль районнарның башкарма комитетлары бу паспортларны тикшерә, юл челтәре торышын карый. Тик монда әти-әниләргә дә кул кушырып утырырга ярамый. Алар үз мисалында балаларга мәктәпкә илтә торган куркынычсыз юлларны күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, һәр әти-әни әлеге паспортны мәктәп администрациясеннән сорап, аның белән таныша ала. Маршрутның схема белән туры килгәнме-юкмы икәнлеген шуннан белеп була. Әгәр схема реаль чынбарлык белән туры килми икән, моның турында кичекмәстән ЮХИДИ идарәсенә хәбәр итәргә кирәк.

Мисал өчен, Азнакай районының бер мәктәбе янында юл билгеләре искергән. Биредә ясалма тигезсезлек, юл тамгалары – боларның берсе дә юк. Ә Баулы районындагы бер мәктәптә юл куркынычсызлыгы паспорты мәктәп янындагы реаль ситуация белән бөтенләй туры килми. Хәзер бу җитешсезлекләрне төзәтәләр.

Мопед, скутерлар – кызыкмы, куркынычмы?

– Кеше сәламәтлеге һәм гомеренә куркыныч тудырган модеп, скутерлар белән идарә итү проблемасы аеруча кискен тора. 16 яше тулмаганнарга закон буенча мондый транспорт белән идарә итү тыелган. Бары тик тиешле категориядәге таныклыгы булганнар гына скутер, мопед руле артына утыра ала. Бары тик махсус, ябык урыннарда гына бу транспортта йөрергә өйрәнергә мөмкин, – ди Ленар Габдрахманов.

11 августта Алабуга районында 15 яшьлек скутер йөртүче автобус белән бәрелә. Җәрәхәтләр алган егет шунда ук һәлак була. Әтисе бу транспортны улына әле бер ай элек кенә алып биргән була.

Соңгы вакытта куркыныч тудырган транспортлар рәтенә сегвей, гироскутер, монотәгәрмәчләр дә килеп кушылды. Алар кыска гына вакыт эчендә тизлекне тиз җыя. Шуңа күрә дә бу төр транспортны бары тик ябык территориядә, махсус экипировка киеп кенә кулланырга рөхсәт ителә.

– Җәяүлеләр кичүен чыкканда, машина юклыгына инаныгыз, юлны дусларыгыз белән аралашмыйча, телефон һәм башка җайланмаларны кулланмыйча гына чыгыгыз. Шул ук вакытта әти-әниләрнең балаларына үзләре күрсәткән үрнәге – өйрәтүнең иң нәтиҗәле ысулы», – ди Ленар Габдрахманов.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА