БАЛАЛАР ЯҢАЧА ЯЛ ИТӘЧӘК

Душ-бәдрәф бүлмәләре эчтә булган, заманча корпуслы лагерьларда ял итү турында кем генә хыялланмый икән?! Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов үзе үсмер чакта уңайлыклары урамда булган лагерьларда бер җәйдә 2-3әр сменада ял итсә дә, замана балаларының уңайлы шартларда ял итүен тели. Шуңа да киләсе 3-4 елда республикабыздагы лагерьларының барысында да капиталь ремонт уздырылачак.

Көзен, гадәттәгечә, балалар лагерьларын оештыручылар җәйге эшкә нәтиҗә ясарга керешә. Быел җәйге смена уңышлы узган, гадәттән тыш хәлләр булмаган. “Аллага шөкер”, дип, җиңел сулап куеп, оештыручылар инде 2019 елның җәенә планнар кора.

Ә эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү максатыннан алар Россиянең 32 төбәгеннән җыелган белгечләр тәҗрибәсе белән бүлешә. Бу уңайдан, республиканың “Волга” яшьләр үзәгендә Балаларның ялын һәм сәламәтләндерелүен оештыру юнәлешендә төбәкара конференция башлады. Чарада Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре, балалар ялы юнәлешендәге тәҗрибә белән уртаклашу, проблемаларны ачыклау, төбәкара һәм ведомствоара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре карала.

Татарстанга килсәк, республика бу юнәлештә дә – илдәге лидерларның берсе. «Балаларның ялын оештыру өчен төбәкләрдә төрле ведомстволар җавап бирә. Тик шулай да ике “игезәк” юнәлеш бар: балалар ялы һәм балалар туризмы. Тик шулай да аларның аермасы бар. Әгәр балалар туризмында укытучы малайлар-кызларны походка алып барып, алар өчен һәр мизгелдә җаваплы булса, балалар ялында укытучы малайлар-кызларны лагерьга тапшыра, һәм аларның ялын шунда оештыралар. Әгәр балалар ялы буенча Татарстан лидер булса, Башкортостан балалар туризмы юнәлешендә – алдынгы. “Ләкин шушы ике юнәлешне аеру дөрес түгел. Чөнки балалар ял да итәргә, туризм белән дә шөгыльләнергә тиеш”, – ди Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү буенча федераль үзәк директоры, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршында туризм буенча координация советы әгъзасы Сергей Лочан.

Совет заманындагы искергән

Татарстанда Совет заманында ук төзелгән лагерьлар, нинди генә авыр еллар булмасын, сакланып кала алган, гәрчә аларны сатып алырга, профильләрен үзгәртергә теләүчеләр булса да. Ул вакытта булдырылган лагерьларның елдан-ел “төсләре” югалуы көн кебек ачык. Шул уңайдан, 2014 елдан башлап, лагерьларны капиталь төзекләндерү программасы башланып китте.

– Бүген җәйге ял программасы – республикадагы иң мөһим социаль программаларның берсе. Татарстан Президенты да лагерьларны төзекләндерергә кирәген аңлый. Шул сәбәпле, киләсе 3-4 ел эчендә республика лагерьларының 100 процентында капиталь ремонт үткәреләчәк. Россиянең һәр территориясендә балалар ялы юнәлешендә үзенең көчле яклары бар. Аларны өйрәнеп, килсәе елда үзебездә дә кертеп җибәререгә телибез, – ди Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Татарстанда балалар ялын оештыру саннарда

Җәйге ял 218 672 баланы колачлаган.

Ел буена лагерьларда 183 851 бала ял итә.

Бюджеттан 1 458, 8 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шуларның:

1 448,0 миллион сумы – балаларның ялын оештыруга;
3,8 миллион сумы – авыр тормыш ситуациясендә калган балаларны лагерьларга илтү өчен;
6,2 миллион сумы – сәламәтләндерү оешмалары хезмәткәрләрен медицина күзәтүе узуына;
25,2 миллион сумы – лагерьларны саклау өчен;
26 миллион сумы – балаларны Кырымга самолетта илтү өчен тотылган.

Лагерьларның сәламәтләндерү нәтиҗәлелеге – 98,9%

Балалар сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлау (2014-2018 елларда):

Төзекләндерелгән: 450 миллион сумга 35 000 квадрат метр
Төзелгән: 130 миллион сумга 6000 квадрат метр
3 дәүләт лагере ел әйләнәсе эшләүгә күчкән
Төзекләнедерлгән һәм өр-яңадан төзелгән: республиканың 6 лагере
Хәзер лагерьлар 4000гә күбрәк балаларны кабул итә ала
Лагерьларга илтә торган юлларны ремонтлау программасы эшләнелә.

54 831 бала лагерьларда бушка ял иткән, шуларның:

7790ы – санатор-курорт оешмаларда

1613е – ятимнәр, тәрбиягә алынган, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүче балалар;

3200 бала – аз керемле, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, социаль-куркыныч хәлдә булган, махсус коррекцион мәктәпләрдә укучылар;

2895е – авыр тормыш ситуациясендә калган балалар;

1260ы – профилактик учетта торган балалар;

358е – махсус сменаларда мөмкинлекләре чикле булган балалар;

3000е – хәрби хезмәткә кадәрге яшьтәге балаларны гражданлык-патриотлык юнәлешендәге чатырлы лагерьларда ял итүчеләр;

5570 – физкультура-сәламәтләндерү чараларында катнашучы вуз студентлары;

12000е – хезмәт лагерьларына йөргән балалар;

Республикадагы профиль сменаларда 79 814 бала ял иткән, профиль программалары 202гә җиткән.

Татарстанда гына түгел, диңгез яры буенда да

Республикадагы балаларның җәйге ял программалары ике төп үзәккә карый. Аларның берсе Кара диңгез буенда балаларның ялын оештыру белән шөгыльләнә торган «Черноморец» оешмасы булса, икенчесе – Татарстандагы лагерьларны оештыру өчен җаваплы «Лето» республика үзәге. Соңгысы 20 ел дәвамында эшләп килә.

– Татарстан балалары 24 ел дәвамында Кара диңгез яры буенда ял итә. Быел Краснодар краендагы 3 лагерьда 3550 бала сәламәтлеген ныгытты. Ә Кырым республикасында 2200 бала ял итте. Бу лагерьларга балаларны олылар озата бара. Анапа һәм Туапсега махсус поездлар белән барсалар, Кырмга чартер рейслар белән очалар, – ди «Лето» республика үзәге директоры Раил Моратшин.


Фикерләр

Наталья Кислицына, «Зеленые каникулы» генераль директоры:

– Без балалар ялын оештыру юнәлешендә 5 ел эшлибез, 18 профиль программабыз бар. Җәен 3000нән артык бала ял итә. Һәр программабыз билгеле бер профильгә бәйле. Мисал өчен, «Медицина каникуллары» дип аталган сменабыз медицина юнәлешенә багышлана. Казанда башка андый смена юк. Шулай ук бизнес-проектларын булдырырга ярдәм иткән «Бизнес-каникуллар» бар. Быел «Блогер каникуллары»нда блогер серләренә төшенү белән беррәттән журналистика нигезләрен дә өйрәнделәр. Моннан тыш, бию, фото-видео, спорт, диңгез, инглиз, мода, аш-су, чатырлы, әдәбият, инженер, лидер юнәлешендәге сменалар бар. Без «Ял», «Лето» үзәкләре белән берлектә эшлибез. Бөтен программаларыбызны яклыйбыз, республика конкурсларда катнашабыз, Хөкүмәт тарафынанн финанслауны отабыз. Шуңа юлламалар бәясе дә артык кыйммәт түгел: 18 көнлек ял өчен 12-19 мең сум түләргә кирәк була. Бу – әти-әниләр кертеме.

Без балалар өчен заманча җайланмалар да сатып алабыз. Быел тыныч дискотека өчен колакчыннар, бамперболлар өчен җайланмалар булдырдык. Программаларыбыз уен формасында уза. Мисал өчен, финанс чыгымнарының теориясен өйрәнмиләр, ә акчаларны банкка «салалар», азык-төлек кәрҗинен җыялар. Төп фишкабыз шунда: лагерьны оештыруда катнашкан кешеләр энәсеннән җебенә кадәр барысын эшли.

Мария Баращихина, Санкт-Петербург шәһәре мәгариф комитетының балалар ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруы буенча әйдәп баручы белгече:

– Без балалар ялын оештыруга социаль ярдәм күрсәтәбез. Авыр тормыш ситуациясендә калган, күп балалы, әтисе яки әнисе генә тәрбияләгән, эшче гражданнар балаларына лагерь юлламасы өлеше компенсациясе түләү каралган. Кара, Азов диңгезләре Ростов өлкәсе, Кырым республикасы, шул исәптән Татарстан лагерьлары белән хезмәттәшлек итәбез.

Бездә махсус программалы лагерьлар бар. Анда балалар теге яки бу сферага тулысынча башы белән кереп чума. Мисал өчен, алар башкача киенә, сөйләшә. Моннан тыш, физкультура-спорт, сәяхәткә дә зур игътибар бирәбез. Хәзер программаларның лицензиясе белән шөгыльләнәбез.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары