ИСЕМЕҢ МАТУР, КЕМНӘР КУЙГАН?!

Өйләнешүчеләр – яңа тормыш коручылар турындагы соңгы мәгълүматларга күз салсагыз, Татарстандагы һәр дүртенче гаиләнең ике милләт вәкиле союзы икәнен күрә аласыз. Бүгенге исемнәр төрлелеге дә шуннан килә, күрәсең. Ел саен әти-әниләр тарафыннан 4500 тирәсе исем кушыла, шуның 1200е – уникаль.

Һәрбер әти-әни баласы матур да, яңгыравыклы да исем йөртсен дип тырыша. Исем кушканда, күпчелек аерым принципларга нигезләнә икән. Статистика теге яки бу исемне сайлауның иң популяр сәбәпләрен аерып күрсәтә:

1. әтисе исеме белән бергәлектә матур яңгырасын;
2. мәгънәсенә карап сайлау;
3. әти-әнисе үзләре бала чакларыннан хыялларында йөрткән исемне бирү;
4. теге яки бу яраткан кешесенә/кумирына охшасын дип, аның исемен кушу.

Татарстан халкы исемнәрен кайсы җирлектә яшәвенә карап та билгеләп була икән. Мисал өчен, Арча районы интернациональ исемнәр кушу буенча лидер булып тора: Бу биредә иң күп Кәрим белән Әминәләр яши дигән сүз. Ә менә Виктория – Арчада иң сирәк очраучы исемнәрнең берсе.

Аның каравы Тәтештә – иң күбе! Биредә тагын Ильялар күп.

Әтнәлеләрнең иң яраткан исемнәре –Ислам, Камил һәм Раилә, Чүпрәлеләрнең Самат белән Мария икән. Теләчедә 2017 елга хәтле Еленалар бик күп булган. Хәзер исә Теләче загсы хезмәткәрләре аптырашта: соңгы вакытта бу исемне халык оныткан, кушучылар юк.

Апас районының 90% ы татар, калганы рус һәм чуваш милләте вәкилләре, Чувашия Республикасы да терәлеп кенә тора. Шуңа да карамастан биредә рус исемнәре бик сирәк очрый: былтыр туган 55 баланың нибары берсе генә – Кирилл. Ә бит бу исем югыйсә райондагы рус исемнәре арасында иң популяры икән.

Иң сәер һәм сирәк очраучы исемнәрне кушучылар Әлмәттә яши. Демьян, Гордей, Лука, Микаэль, Клим – шундый исемле берәр танышыгыз бармы? Мамадыш та калышмый: Биредә баласына Ратибор, Таха исемнәре бирүчеләр дә табылган.

Республикабыздагы иң популяр исемнәрне дә барлыйк. Малайлар арасында Тимур, Әмир һәм Кәрим исемнәре инде соңгы дистә ел эчендә үз позицияләрен бирми – һаман да иң еш кушылалар. Дөньяга килгән һәр 10нчы бала шушы исемнәрнең берсен йөртә. Ә кызларның күбесе Ясминә, Әминә, София икән. Бу балалар мәктәп яшенә җиткәч, 27 балалы сыйныфта 1 Тимур булу ихтималы – 80%, ә 1 Ясминә – 66%. Берничә елдан сынап карарга онытмагыз, яме!

Статистиканы барлап баручы хезмәткәрләр фикеренчә, тагын 2-3 елдан иң популярлар рәтенә Самир, Ранель, Марк һәм Дарина, Эмилия, Милана менәчәк.

Элек халык бик яратып кушкан, әмма бүген берән-сәрән генә кушылып, инде онытылып баручы исемнәргә килсәк, Анастасия, Екатерина, Максим һәм Алия, Булат, Руслан – әнә шундыйлардан.

2010 еллардан элеккеге озын, катлаулы, әмма мәгънәле исемнәрне кайтару күренеше башланган иде. Бүген инде әлеге күренеш егетләр арасында күзәтелми башласа да, кызлар өчен әлегәчә дәвам итә: Хәнифә, Шакирә, Стефания, Аглая исемнәре – шуңа дәлил.

Тагын бер куанычлы факт: 2017 елга кадәр кызларның саны егетләрнекенә караганда күбрәк иде. Хәзер исә киресенчә, егетләр дә, калышмыйча, күбрәк туа башлаган.


ИСЕМЕҢНЕҢ МӘГЪНӘСЕН БЕЛӘСЕҢМЕ?

Кеше туа… исем ала, димәк, тормыш дәвам итә. Халыкта “кешенең исеме аның характерын, язмышын һәм һөнәрен билгели” дигән ышаныч яши. Юкка гына өлкән буын вәкилләре исемне бүгенге мода буенча түгел, ә мәгънәсенә карап сайларга кушмый. Уйдырмамы бу, әллә әби-бабаларыбыздан калган тормыш тәҗрибәсеме? Ышаныргамы аңа, әллә юкмы – сезнең эш. Бергәләшеп тарихка күз салыйк.

“Исемнең мәгънәсе кешенең тормышын билгели” дигән уй һиндлардан калган: янәсе, яңа туган малайга Ахиго дип кушсаң, ул үскәч батыр көрәшче булачак (чөнки “ахиго”ның тәрҗемәи аңлатмасы шул). Әйе, чыннан да, исем кушу элек мәҗүсилеккә кайтып калган.

Безнең төрки-татарларның исемнәр тарихында да шул ук хәл күзәтелә. Мисал өчен, Арслан исемен генә алыйк: җанварлар патшасы арыслан көч һәм елгырлык, гайрәт һәм затлылык символы булып саналган. Руслан – шуның славянлашкан формасы. Кыз бала нәфис, гүзәл һәм ягымлы булсын өчен, аның исеменә һәрвакыт “гөл” сүзен өстәп яки чәчәк исеме кушканнар: Гөлүсә, Миңлегөл, Гөлсылу, Гөлшат, Лалә, Миләүшә һ.б.

Баланың исеме әтисенеке белән берлектә матур яңгыравы да күп гаиләләр өчен мөһим фактор булып тора. Бу хәзер генә түгел, ә электән үк килгән гореф-гадәт икән. Татарларда гаиләдә яки бер нәсел эчендә ир балаларга әтисе яки бабасы исеменә рифмадаш исем бирү гадәте булган: Әхмәтша-Җиһанша-Гаделша; Шиһабетдин-Садретдин-Хәйретдин; Габдулла-Сәмигулла-Закирулла; Салихҗан-Галимҗан-Рәхимҗан; Тәлгать-Рифгать-Самат.

Динебез кануннарына карасак, “әти-әни балага мәгънәле исем сайларга тиеш” диелгән. Ислам шартлары буенча, сабый дөньяга килгәнче үк күркәм исем уйлап кую – ата-ананың изге бурычы. Әгәр исем мәгънәсез икән, әти-әнисенең бурычы үтәлмәгән була.

Татарларда “ай” һәм “нар” компонентлы исемнәр яңа туган бала өчен авыр булып санала, янәсе, бала аны күтәрә алмый, тугач ук авырый башлый, елак була. Тик дин белгечләре бу фикер белән килешми, халыкның тарих һәм гарәп-фарсы теленнән кергән сүзләрне белмәвенә бәйләп аңлата. Мисал өчен, татарларда Гөлнара дигән исем киң таралган. Ул фарсыдан килгән исем, гранат чәчәге дигән сүз. Ләкин кайберәүләр, “нар”, “нәръ” – ут дип тәрҗемә итеп, бу исемнең мәгънәсен дөрес аңламый.

Айнур, Айдан, Айсылу исемнәре белән дә шул ук хәл – ислам динендә “ай” һәм “ил” компоненты булган исемнәр иң мәгънәлеләрдән, иң затлылардан санала. Бу матур, тирән мәгънәле исемнәрдән куркырга кирәкми.

Илүзә Бикчәнтәева