ОЯЛЧАН АЛМА: «ЯРАТКАН КЕШЕМ БАШКА ШӘҺӘРДӘ. НИШЛӘРГӘ?»

 

“Яраткан кешем башка шәһәрдә яши. Интернет аша аралашсак та, озак вакыт күрешми тору бик авыр бирелә. Соңгы айда бу үземнең тотышымда да чагыла башлады: юктан да кызып китәм, күп вакыт кәефсез йөрим. Нәрсә эшләп карыйм икән?”

Аноним, 16 яшь.

 


 Алсу Талибуллина, психолог:

– Әгәр дә син кешене сөясең икән, иң беренче чиратта, аның дөньяда барлыгына, шушы мәхәббәт хисе өчен шөкер итәргә, рәхмәтле булырга кирәк.

Бик нык сагынган вакытларда тынычлыкта медитация ясап алырга була. Бу вакытта тыныч музыка куеп, сөйгәнеңне күз алдына китерергә, уйларың белән сөйләшергә мөмкин. Яраткан кешең синең бу халәтеңне үзе дә сизәчәк, чөнки кешеләр арасында күзгә күренми торган энергия бар, һәм ул ераклык яки вакытка бәйле түгел. Яраткан кешеләр арасында ул бигрәк тә көчле була.

Шулай ук гади хат язу яки көндәлек алып бару ысуллары да файдалы. Хисләрне кәгазьгә төшергәндә без эмоциональ яктан ныграк ачылабыз. Шул рәвешле барлык авыр уйларны һәм хисләрне беркемгә зыян китермичә тышка чыгарырга мөмкин.

Тагын бик кызыклы һәм хикмәтле бер ысул бар. Ул – җырлау. Юкка гына әби-бабаларыбыз хисләрен җырларга салып җырламаганнар. Бик озакка аерылсалар да, СМСлар җибәрә алмаганнар шул алар. Җырлаганда тавыш ярдәмендә күңелдәге сагышны чыгарып була, шуның белән эчке киеренкелек кими. Бу ысулны психологиянең интермодаль терапия юнәлешендә кулланалар.

Актив спорт та уйларны һәм хисләрне тәртипкә китерергә ярдәм итә. Үзеңә ошаган спорт төрен сайлап, аның белән шөгыльләнә башларга мөмкин.

Һәр очракта шуны истә тотарга кирәк: без үз хисләребез белән идарә итә алабыз. Монысы исә тәҗрибә белән килә.

 


Елена Иреева, 24 яшь:

– Яраткан кешең белән арагызда меңләгән километр булган чакта мөнәсәбәтләрне саклап калу кыен, тик бер дә булмый торган нәрсә түгел. Иң төп таләп – бер-береңә карата ышанычның ныклы булуы. Болар – үз тәҗрибәмнән чыгып ясаган нәтиҗәләр.

Безнең мәхәббәт тарихы мәктәп елларында ук башланды. Ул вакыттан соң күп сулар акты: мөнәсәбәтләр бер башланды, бер тукталды, аннары тагын яңадан башланды…

Мәктәпне тәмамлаганнан соң мин укырга башка шәһәргә киттем. Ул вакытта без аралашуны туктаткан идек. Кая гына китсәң дә, хисләрең гел үзеңә ияреп йөри икән. “Онытырмын” дигән идем, онытырсың, бар! Китеп барганнан соң бөтен уем аның тирәсендә генә бөтерелә башлады, хисләремнең тагын да көчәйгәнен тойдым. Өйгә кайткач, аның белән ялгыш кына күрештек, сөйләштек, ул да мине сагынуын әйтте. Шул күрешүдән соң нидер булды. Яңадан аралаша башладык. 1 курсны тәмамлагач, очраша башларга карар кылдык. Ул вакытта әле мин нинди катлаулы адым ясавымны аңлап бетерми идем. Күп кеше моңа бармый, тик минем беркайчан да, бер генә мизгелгә дә үкенгәнем булмады! Ул вакытлардан соң инде 7 ел вакыт узды. Күз яшьләре дә, ачуланушулар да булмады түгел – булды. Озак күрешми торганнан соң син яраткан һәм сине яраткан күзләргә карауны бер нәрсә белән чагыштырып булмый. Моның өчен атна да, ай да, ел да көтәргә мөмкин! Һәм без көттек тә. Ярты ел элек ул кулымны сорады, тиздән без өйләнешәбез!

Озак күрешә алмаган чакларда фотосурәтләрне карау, хатлар, СМСларны уку ярдәм итә иде. Еракта булса да, мин аны һәрчак янымда итеп сиздем, күңелемдә иде ул. Иң мөһиме – ул бар, ул исән. Шул хистән дә йөрәккә рәхәт булып китә, көч килә, сулыш алуы җиңеләя.

Депрессиядә булган чагымны хәтерләмим, мин һәрчак нәрсә беләндер кызыксынып, янып яшим. Күңелсезләнеп өйдә утырырга вакытым юк, син дә күңелеңә хуш килгән шөгыльгә алынып кара әле. Мәхәббәт яшәсен өчен һәр ике кешенең тырышлыгы һәм сабырлыгы кирәк. Йөрәгеңне тыңла, аноним дустым, ул алдамас. Үзенә нәрсә кирәген яхшы белә бит ул ;-).