МӘКТӘП ЧОРЫНДА НИНДИ ЭШТӘ ЭШЛӘРГӘ?

 

Җәй узып бара, вакытыңны файдалы итеп уздыра алдыңмы? Әле берәр урында эшләп тә өлгергәнсеңдер? Мөмкинлек һәм теләк булганда ник эшләмәскә ди әле, шулай бит? Менә бит, хәтта артистларыбыз да яшь вакытта җәйге каникулларда акча эшләгәннәр! 

 

Данир Сабиров, җырчы, биюче, пародист:

– Миңа кайда гына эшләргә туры килмәде. Мәктәптә укыганда, берничә ел рәттән төзелешкә «подсобник» булып урнаштым. Бер елны Азнакайдагы 9нчы мәктәпне төзекләндердек. Беренче этаждагы плиткаларны беркетүгә минем дә өлеш тиде. Бер үзбәк абыйсы белән эшләдек. Берзаман беркетергә плитка бетте. Икенче төстәгесе бар, ә без беркеткән төстәге плитка әле килеп җитмәгән иде. Үзбәк абыйсы: «Вакыт бара, туктап тормыйбыз», – диде дә теге икенче төстәге плиткаларны ябыштыра башлады. Шуннан җитәкчеләр килеп моны күргәч, икебез матур гына беркеткән плиткаларны кире сүткән идек. Хатыным Миләүшә белән безнең туебыз шул мәктәптә узды. Туйда бик горурланып кунакларга да сөйләгән идем бу тарихны. Шулай итеп, туем үзем төзегән мәктәптә үтте. Студент елларында официант булып та эшләдем. Катлаулы һөнәр дияр идем. Ә мәктәп укучылары җәй көне эшләүне үзләре хәл итсен. Ничек кенә булмасын, хезмәт кирәк ул. Үзең эшләп тапкач акчаның кадерен белә башлыйсың.

 

Чулпан Йосыпова, җырчы:

– Мин – авыл кызы. Авылда алай җәйгә эшкә урнашу дигән әйбер юк бит инде ул. Мәктәп елларында мин укыдым гына. Бөтен эшем уку булды. Җәй көнендә алдагы классның китапларын укый тора идем. Әлбәттә, өйдә эшләр эшләдем: бакчада дисеңме, хуҗалыктамы… Минемчә, мәктәп баласы җәй көне эшләргә тиеш түгел. 18 яшькә кадәр баланы әти-әнисе карарга тиеш дип уйлыйм. Шуңа да мәктәп баласы бит ул. Аның төп эше – уку, үсү. Бик эшлисе килә икән әти-әнисенә булышсын, өйдә эшләсен.

 

Айгөл Рәхимова, җырчы:

– Мәктәптә укыганда, ике җәй эшләдем. Икесе дә җәйге лагерьда булды. Беренчесендә 9нчы сыйныфтан соң – хореограф, икенчесендә 10нчы сыйныфтан соң әйдаман идем. Хореограф булган елны балалар белән бик күп биюләр өйрәндек. Лагерьлар арасында булган конкурста да җиңгән идек. Ә әйдаман булганда, мин балалар белән эшләргә өйрәндем һәм чын коллективның нинди булуын аңладым. Минемчә, кеше никадәр тизрәк эшли башлый, шулкадәр яхшырак. Эшләүнең бары тик уңай якларын гына күрәм: кешеләр белән аралашырга, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнәсең, тәҗрибә туплыйсың. Әле бит эшләүнең шәп бонусы да бар: әзме-күпме акчаң була. Үзең эшләп тапкан акчаң! Бу үз-үзеңә ышанычны арттыра, сине шәхес буларак үстерә дип уйлыйм. Ә мондый фәлсәфи нәрсәләргә игътибар итмәүчеләр үзләре эшләп тапкан акчага кирәк әйберләрен сатып алырга мөмкиннәр.

 

Хәким, җырчы:

– Мәктәп елларында җәй көне бер генә тапкыр эшләдем. Акча өчен дә түгел, ә дусларым белән күбрәк вакыт уздыру өчен. Эшләгән урыныбыз яшүсмерләр клубы иде. Нәрсә кушсалар шуны эшләдек. Ул вакытта ук эшем музыка белән бәйле булды. Җәй көне эшләргәме, юкмы дигән сорауга һәр мәктәп укучысы үзе җавап бирергә тиеш. Бер яктан караганда, бу – тәҗрибә җыю. Икенче яктан караганда, ял итә алганда ял итәргә кирәк. Ә эшли башлагансыз икән, үз мөмкинлекләрегезгә карап аз да түгел, күп тә түгел итеп эшләгез.

 

Илгиз Шәкүров