КИЧ УТЫРУ МАҖАРАЛАРЫ…

«Әни-и-и, кич чыгып керим әле? Уникедә өйдә булам!» Таныш сүзләр, шулай бит? Җәйне дуслар белән кич чыгудан башка күз алдына да китерә алмыйм! Ә йолдызлар кич чыгалар идеме икән? Гадәттәгечә, үзләреннән сөйләтәбез!

Гөлдания Хәйруллина, Татарстанның атказанган артисты:

– Хәзер яшьләргә кич чыгу мәсьәләсендә чикләүләр юк кебек. Алар ирекле. Безнең вакытларда кич чыгып китү авыррак иде. Хәтта җәй көне каникул вакытында да чыгарга кушмыйлар иде. Ләкин яшьлек яшьлек инде, барыбер чыга идек. Ул вакытта авылда 2-3 кенә машина бит. Шуның берсе мәктәп директорыныкы һәм ул дүрт фаралы иде. Ә мәктәп директоры кичләрен авыл буенча күзәтеп йөри. Ерактан 4 фаралы машина килүен күрсәк, әй чаба идек, әй кача идек. Бервакыт койма аркылы сикергәндә курткам эләгеп, зур булып ертылган иде. Аннары мин бакалардан бик курка идем. Ә алар, гадәттә, капканың икенче ягында җыелалар иде. Шуңа башта үрелеп капканы ачам, аннары бакалар таралгач кына үзем керә идем.

Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты:

– Без яшь чакта бөтен нәрсә бер сүзгә барып тоташа иде: “эш беткәч”. Кич чыгу белән дә шулай булды. Әгәр кич чыгасың килсә, башта списокта язылып куелган эшләрне эшләп чыгарга кирәк иде. Әле ул эшләр эшләдем дә бетте түгел, ә көн дәвамына сузыла торган. Әйтик, бәбкә сакларга, үлән алып кайтырга, тавыкларга ашарга салып торырга, идәннәрне себереп чыгарга, ишек алдын җыештырырга. Җәй көннәрендә күбрәк клубка түгел, ә зурларның волейбол уйнаганнарын карарга бара идек. Андый кызык һәм мавыктыргыч волейбол уенын бүтән күргәнем юк минем. Бөтен авыл шунда була иде. Ә әти-әнидән рөхсәт сорауга килгәндә, эшләрне җиренә җиткереп башкарсаң, проблема булмый иде. Сорамый чыккан булмады. Чөнки сорамый чыксаң, өй ишеге эчтән бикләнә. Аннары берничек тә керә алмыйсың.

Ләйсән Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артисты:

– Мин үзем шәһәр кызы булсам да, җәйләрен авылга кайта идем. Клубка эш эшләсәк кенә чыгаралар иде. Эш эшләсәң – юл ачык, ә эшләмәсәң – бераз авыррак. Качып чыгып киткән вакытлар да истә. Бәрәңге бакчасы буйлап чаба идек. Ул бәрәңге бакчасы шундый озын булып тоела иде. Әйтерсең, ул ике дөньяны тоташтырып тора. Беренчесе – ирек, яшьлек, мәхәббәт дөньясы. Икенчесе – тәрбия, өй, әти-әниле дөнья. Качып чыгып киткәнгә апаларга эләгә иде, миңа – юк. Чөнки мин – төпчек. Кич чыккач көнбагыш чиртә, анекдотлар сөйли идек. Бик күңелле иде! Беләсезме ул ни өчен шулай булган? Чөнки телефоннар юк иде! Гаджетлар хәзер балаларның балачагын, яшьлеген урлый. Чыгарып кара хәзер үсмерләрне кич, чыгарлармы икән…

 

Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артисты:

– Минем кич чыгуга әти-әни беркайчан да каршы килмәде. Ә менә апамны чыгармый калган чаклары булды. Аннары бераз үскәч, мине аны саклаучы буларак чыгардылар. Өйдән бергә чыгып китә идек тә, аннары юллар аерыла иде. Кире кергәндә тагын бергә керә идек. Гадәттә, уникеләргә кайтып җитәргә кирәк иде инде. Безнең заманда ничектер тәртип көчлерәк иде, заманасы тыныч иде. Бервакыт кызык хәл дә булды. Җәй көне идәннәрне буяган чак, тәрәзәдән генә йөрибез. Ә тәрәзәдән керү тавышсызрак. Димәк, әти-әни уянмый. Ул көнне апа бераз соңрак кайткан булган. Инде кереп җиттем дигәндә генә әти кинәт утны яндырып җибәргән. Менә шундый көтелмәгән борылышлар да булырга мөмкин төнлә йөргәндә. Шуңа күрә, яшьләр, кич чыгасыз икән, барына да әзер булыгыз. Тик иң мөһиме: тәртипле булу кирәк.

 

Илгиз Шәкүров