ЭШЛӘП ҮТКӘН ҖӘЙ…

«Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй» дигән борынгылар. Бүгенге яшьләребезне хезмәт сөюләре өчен хөрмәтләрлек: җәйге каникулларын ял итеп кенә түгел, эшләп тә уздыручылар шактый булып чыкты. Эш өлкәләре дә төрледән-төрле – рәхим итеп танышыгыз!

 

Исеме: Булат Гатауллин

Яше: 13

Тору урыны: Әтнә районы, Күәм авылы

Һөнәре: комбайнчы ярдәмчесе

– Булат, каникулларда, төшкә кадәр йоклап булган чорда, нишләп эшкә йөрисең?

– Авыл җирендә каян килеп төшкә кадәр йоклап яту, ди инде, оялмыйча. (Көлә.) Безнең авыл егетләре җәй буе үзебезнең “Тукай” колхозында эшлиләр иде. Мин дә алардан калышмаска уйладым: быел беренче тапкыр комбайнчы ярдәмчесе булып урнаштым.

– Бик җаваплы, катлаулы эшкә алынгансың икән. Әти-әни каршы булмадымы?

– Әйе, җаваплы да, катлаулы да шул. Шунысы белән кызыклы бит ул. Әти-әниемә үзем кайтып әйттем, элек тә эшлисе килгәнемне беләләр иде. Теләгемә каршы төшмәделәр. Әни генә башта: «Кечкәнәрәк әле син комбайнга, улым», – дип әйтеп маташкан иде, соңрак ризалашты. Машина җене кагылгандыр инде миңа, күрәсең.

– Эш графигың нинди?

– Әлегә урып-җыю чоры башланмады, шуңа эшем иртәнге 8:00дә башлана, төштән соң 15:00 тирәсендә тәмамлыйбыз. Урак өстендә елдагыча кичке тугызларга кадәр булыр дип уйлыйм. Иртән инде, киресенчә: комбайн чык кипкәч кенә эшне башлый, шуңа 9-10нарсыз эшкә тотынмыйлар.

– Урак өсте башлангачы нәрсә эшлисез?

– Әлегә комбайн ремонтлыйбыз, урып-җыю чорына әзерлибез. (Редакциядән: Булат белән сөйләшкәндә урак башланмаган иде.)

– Мондый авыр эш өчен күпме хезмәт хакы вәгъдә иттеләр?

– Белмим, сорашмадым. Анысы минем өчен икенче планда. “Эшләвең кеше өчен булса, өйрәнүең – үзең өчен” диләр бит. Күпме булса да киләчәккә җыеп куярга уйлыйм. Мәктәпкә укучы формасы гына алам да. Мин күп балалы гаиләдә үсәм, әти-әниемә без 4әү, ә мин – иң олысы. Аларга да әзрәк ярдәм булыр.

 

 

Исеме: Марат Гайнетдинов

Яше: 17

Тору урыны: Апас районы, Урта Балтай авылы

Эш өлкәсе: урман хуҗалыгы

 

– Марат, ә син кайда эшлисең?

– Безнең авылда агач питомнигы бар. Шулай диюгә күп кеше аптырый: нәрсә ул, кайда ул, анда нишлиләр, дип сорау артыннан сорау яудыралар. Әлеге питомник районыбызның урман хуҗалыгына карый. Биредә агач үстерәләр. Алар нәни үсенте генә әле, 1-2 см озынлыктагы кечкенә агачлар. Без шуларны үстерәбез: чүпләрен утыйбыз, эссе көнне махсус агач җайланмалар куеп кызулыктан саклыйбыз, кирәк чакта су да сибәбез. Питомник бик зур территорияне били, ул авылдан әз генә читтәрәк урнашкан. Безнең белән беррәттән тракторлар, урманчы абый-апалар да эшли.

– Нинди агачлар үсә?

– Быел менә чыршы, нарат, имәнне карадык. Аннары бу үсентеләр урманга, посадкаларга күчереп утыртыла. Шулай яшеллекне саклыйбыз, табигатькә ярдәм итәбез, зур эш башкаруыбыз белән бик горурланабыз. Без дигәнем – авылыбызның яшьләре инде ул.

– Ә эш графигы нинди?

– Иртәнге 8:00дән 16:00 сәгатькә кадәр. 1 сәгать төшке аш вакыты да бар. Бу вакытта су кереп тә, өйгә кайтып капкалап алырга да, черем итәргә дә өлгерәбез. Әни эш кушса анысын да эшлибез әле.

– Хезмәт хакы ничегрәк?

– Көненә 500 сум. Җәйге кызуда эшләү җиңелләрдән түгел. Бәясе шуңа лаеклы дип саныйм. Бергә-бергә эшлисе дә күңелле: мондагы уен-көлке без олыгайгач та онытылмас.

 

Исеме: Камилә Сәетшина

Яше: 17

Тору урыны: Азнакай шәһәре

Миссиясе: туңдырма, коктейльләр патшабикәсе

 

– Камилә, безгә мәгълүм булганча, син хәтта ике эштә эшләргә өлгерәсең?

– Әйе, Азнакайдагы бер рестобарда коктейльләр, тәмле сулар сатам. Беренче эшем шул. Икенчесе – ачык бассейнда туңдырма һәм шулай ук эссене баса торган эчемлекләр тәкъдим итәм.

– Икесенә дә ничек өлгерәсең?

– 2 көн берсендә, аннары тагын 2 көн икенче эшемдә эшлим.

– Күптәннәнме?

– 2 ел тирәсе. Эшемне яратам, кешеләр белән аралашудан тәм табам. Шуңа арганымны да сизмим.

– Синең эшеңдә кирәкле төп сыйфатлар нинди?

– Түземлек – бу беренчедән. Аннары, гел елмая белергә кирәк. Кешеләрнең игътибарын үзеңә җәлеп итә белү, ышаныч хисе уяту мөһим. Үзең дә мәрхәмәтле, ачык күңелле булсаң, сату гөрләп барачак.

– Ни сәбәпле болай иртә эшли башларга булдың?

– Бу үземнең теләгем иде. Миңа калса, бүгенге җәмгыятьтә кеше кечкенәдән мөстәкыйльлеккә омтылырга тиеш. Үзенә уңышлы киләчәк төзү өчен мөһим факторларның берсе бу. Әти башта бик каршы килде, ачулана иде хәтта. Әни исә, киресенчә, минем яклы булды, теләгемне аңлады. Хәзер икесе дә миңа тулысынча ышаныч хисе белән карыйлар. Аларның терәген, горурлыгын тою бик рәхәт!

 

Бүгенге җәмгыятьтә «балалар хезмәтен эксплуатацияләү» дигән төшенчә бар. Бу балалар хезмәтен куллану, көчләп, куркытып эшләтү тыела дигән сүз. Безнең илдә балигъ булганчы да эшләү чит күренеш түгел.
– 14 яшькәчә балалар – иҗади эшләр генә рөхсәт ителә. Цирк, концерт, спектакль кебек иҗади чараларда хезмәт хакы түләү барәбәренә катнашу ярый.
– 14 яшьтән олырак балалар – кыска эш көне эшли алалар. Әмма әти-әнисеннән рөхсәт кәгазе кирәк булачак.
Әлеге хезмәт баланың сәламәтлегенә зыян салмаска, белем алуына комачауламаска тиеш.
16 яшьтән олырак һәм урта белем бирү учреждениеләрендә укымаган балага әти-әнидән рөхсәт кәгазе кирәкми.

 

Илүзә Бикчәнтәева