СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: КАН БАСЫМЫ БЕЛӘН “УЙНАРГА” ЯРАМЫЙ!

Әгәр дә син кан басымыннан карт әби-бабайлар гына интегә, дип уйлыйсың икән, ялгышасың. Чөнки кан басымы уйнавы яп-яшь кешедә дә булырга мөмкин.

Бу турыда Казан клиникаларының берсендә баш табиб булып эшләүче, терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, КФУ һәм КДМУ укытучысы Ленар Кашапов белән сөйләштек.

– Безнең әби-бабайлар, гадәттә, кан басымы күтәрелүеннән интегә. Яшүсмерләрдә, яшьләрдә кан басымы белән бәйле авырулар очрыймы?

– Гадәттә, кан басымы белән бәйле авырулар нерв системасы нигезендә барлыкка килә. Мисал өчен, вегетатив-кан тамырлары дистониясе (вегетососудистая дистония) булырга мөмкин. Ул кан басымы югары яки түбән булуына китерә ала. Шулай ук кан басымы сикерергә мөмкин: йә ул түбән, бераздан – бик югары. Соңгысы яшьләр арасында аеруча еш очрый. Аның төп сәбәбе – уку, эш аркасында стресс кичерүгә, сәламәт булмаган тормыш рәвешенә, физик активлык аз булуга бәйле. Яшьләр еш кына кардиологка килә. Андый вакытта инде профильле дәвалану билгелибез.

– Гадәттә, кешеләр мондый диагноз белән килгәндә, сез, кардиолог буларак, нинди киңәшләр бирәсез?

– Дәвалау турында сөйләгәнче, башта кешенең диагнозын белергә, аны яхшылап аңларга кирәк. Мондый очрак булса, кичекмәстән, табибка йә терапевтка, йә кардиологка күренергә кирәк. Кайвакыт гормональ фонда да проблемалар була. Ул да кан басымын арттырырга мөмкин. Шуңа авыру сәбәбенең нәрсәдә икәнен белми торып, профессиональ яктан якын килү дөрес түгел.

Әгәр кан басымы бик югары, мисал өчен 170-180нән артык икән, кул астында һәрвакыт «Каптоприл» яки «Капотен» дарулары (дозасы – 25 мг) булсын. Аларны тел астына куялар. Ул аз-азлап кан басымын төшерәчәк. Бу дарулар беренче ярдәм кебек. Ләкин шуны аңларга кирәк: бу даруны дозадан артык кулланырга ярамый. Чөнки кан басымын кинәт кенә төшерү шулай ук куркыныч. Әкренләп, башта – 170, аннары – 160, аннары 150гә кадәр итеп аз-азлап кына төшерергә кирә.

– Ә, киресенчә, кан басымы даими рәвештә түбән булса, бу кем өчендер норма була аламы?

– Әйе. Табибларга күренергә килгән хатын-кызлар арасында кан басымнары 90/60, 100/60 булган кешеләр дә очрый. Ләкин шунысын белергә кирәк: мондый кан басымы сине борчыймый, әллә юкмы? Әгәр син шушындый вакытта да үзеңне яхшы хис итәсең, башың әйләнми, авыртмый, хәлсезлек юк икән, бу нормаль халәт була ала. Чөнки кайбер кешеләрнең үзләренең гадәти кан басымы шундый була. Монда бернинди начар әйбер юк. Ләкин әгәр мондый кан басымы ниндидер уңайсызлык тудыра икән, бу вакытта аны дәваларга кирәк. Кан басымын күтәрү – бик авыр бурыч. Андый препаратлар юк, диярлек. Йә кофеин, йә кофетамин булыша. Әгәр кан басымы түбән һәм бу борчымый икән, бернәрсә дә эшләргә кирәкми.


Гомумән, кан басымы белән бәйле авыру сине борчымасын, дисәң, бары тик стрессны, нерв системасын контрольдә тотарга, физик культура белән шөгыльләнергә кирәк. Чөнки спорт мускулларны гына түгел, нерв системасын да ныгыта. Тәмәке тартудан, алкогольдән баш тарту мөһим.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА