КУРКЫНЫЧСЫЗ КАНИКУЛ НИНДИ БУЛА?

“Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә җәйләр…” Килүен килде үзе, тик үзенең яз да, көз дә түгел, ә нәкъ менә ҖӘЙ булуыннан ул хәбәрдар түгел ахры. Ераккарак алып куйган җылы киемнәрне яңадан тартып чыгарырга туры килсә дә, җылы көннәр юк бит дип кул кушырып утырып булмый, уйлаган эшләр барысы да акрынлап тормышка ашырылып бара. Лагерьларны гына алыйк: бүгенге көндә Татарстан буенча 1500 җәйге лагерь тулы көченә эшли башлаган инде. Бу турыда “Куркынычсыз каникуллар” дип исемләнгән интернет-җыелышта “Лето” балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм мәшгульлек үзәге директоры Раил Муратшин хәбәр итте.

— 2018 елда Татарстан буенча 218 672 бала 1883 оешмада ял итәчәк. Балаларның 54 831е бушлай ял итә алачак. Алар арасында конкурс, олимпиада җиңүчеләре дә, инвалидлар да бар. Әлеге оешмалар арасында палаткалы лагерьлар да (81), диңгез буендагылары да (4), шифханәләрдә (15) уздырылганнары да бар, – ди ул.

Диңгез буенда кемнәр ял итә ала?

“Яңа көчләр белән укырга килү өчен иң яхшы ял кайда?” соравына күп кеше: “Диңгез буенда!” дип җавап кайтарыр. Тик анда теләгән һәркем дә бара аламы соң? Әлеге сорауга “Черноморец” оешмасы директоры Евгений Ветров җавап бирде:

— Ата-аналарның күбесе балаларын Кара диңгез буена җибәрә алулары турында белми икән. Безнең оешма әлеге эш белән 1994 елдан бирле шөгыльләнә. Быел әлеге бәхет Татарстанның 5750 баласына тәтиячәк. Алар арасында “Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре, “Сәләт”оешмасы балалары һ.б. бар. Шул исәптән, диңгез буена бару мөмкинлегенә күп балалы гаиләдә үсүчеләр, инвалидлар, ятим балалар да ия.

Диңгез буенда ял итәр өчен кая барырга, нәрсә эшләргә, нинди документлар тутырырга кирәклеген “Черноморец”ның сайтыннан белергә мөмкин: www.ok-chernomorec.ru

Ә җәй көне акча эшләргә теләүчеләргә нишләргә?

Эшләргә, әлбәттә! Тик карап һәм уйлап эш итү зарур. Ни кызганыч, “акча эшлим” дип начар юлга кереп китүче, алдакчылар тозагына эләгүче яшүсмерләр саны да артканнан арта бара.

– Бүгенге көндә әфьюн сатуның 80% өлеше интернет аша эшләнә. 2017 елда шундый 641 сайт табылган булса, быел алар 63 булды. Шушы эшкә балалар, яшүсмерләрнең дә җәлеп ителүе мәгълүм. Эш тәкъдим итүчеләр балаларга моның барысын да уен дип аңлата. Шул ук вакытта зур акчалар вәгъдә итәләр. Узан ел 6дан алып 17 яшькәчә 39 яшүсмернең әлеге адымга баруы билгеле булды. Быел андыйларның саны 10га тулды, – диде Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе урынбасары Кирилл Жданов.

Сак йөрегез зур юлларда…

ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Ставниченко юл һәлакәтләрен булдырмауга кагылышлы үз фикерләрен җиткерде:

— Каникул чорында балалар катнашында юл һәлакәтләре бермә-бер арта. Узган ел җәй айларында 8 бала һәлак булды. Автомобиль өчен махсус креслода утырган баланың авария булган очракта исән калу мөмкинлеге зур. Яктылык кайтаргычларның (свтоотражатель) да хәзер нинди генә төрләре юк. Аларның булуы баланың да, олы кешенең дә гомерен саклап калуда зур роль уйный.

 

Су коенабызмы?

Су бит үзендә коенганда сак эш итүчеләрне генә ярата. Ни кызганыч, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүчеләр күп. Быел гына да ике бала суга батып үлгән. Бишесен коткарырга өлгергәннәр. Узган атнада гына да Минзәлә районында 5 яшьлек бала суга батып үлгән.

Су коену урыннарында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Регина Гаязова бу турыда:

— Төп кагыйдәләрнең берсе – һич кенә дә балаларның үзләрен генә суга якын җибәрергә ярамый. Балаларны суга керткән очракта сулыкның төбен тикшерү мөһим, сай урыннарны сайларга тырышыгыз. “Ярамый” дип язылган икән, димәк, биредә чыннан да коенырга ярамый. Үзегезнең һәм балаларыгызның тормышы белән уйнамагыз. Тагын бер теләк: һәр ата-ана баласын йөзәргә өйрәтсен иде. Бу аңа тормышта бик кирәк булачак, – дип белдерде.

ТР Мәгариф фән һәм министры Рафис Борһанов: “Балаларның киләсе уку елына кадәр ял итү һәм көч җыю чоры җитте. Шушы вакыт өчен җаваплылыкның зур өлеше олылар җилкәсенә төшә” – диде. Җәйге каникулны һәр балага исән-имин, ял итеп һәм күп көч туплап узлырырга насыйп булсын иде!

Зилә САБИТОВА