МИН УРАЗА ТОТАМ

Ураза – мөселманар өчен фарыз гамәлләрнең берсе. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, тыелу дигәнне аңлата. Коръәндәге Әл-Бәкара сүрәсенең 183нче аятендә мондый юллар бар: «Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять тәкъвалардан булырсыз».

Мөселманнар рамазан аенда ихлас күңелдән, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савапларын өмет итеп, ураза тоталар. Таң атканнан алып кояш батканчыга кадәр ризыктан тыелып тору өчен күп сабырлык кирәк, әлбәттә. Ураза тоту ашау-эчү белән генә бәйле түгел. Начар уйлардан, кирәксез сүзләрдән, башкалар турында гайбәт сөйләүдән телебезне, күңелебезне тыю да кирәк. Ислам динендәге кешеләр өчен изге булган әлеге айда без сыналабыз. Нәфесебез белән көрәштә үзебезнең аны җиңә алуыбызны, Аллаһы Тәгаләгә якынлыгыбызны исбатлыйбыз.

Рамазан аен мөселманнар көтеп алалар. Бу ай кешеләрне бер-берсенә тагын да якынайта, туганлык хисләре арта, без мохтаҗ, ач кешеләрнең хәлләрен аңлый башлыйбыз. Сәламәтлеге булган һәркем ураза тота, күпләр туганнарын, якыннарын җыеп ифтар мәҗлесләре үткәрергә тырышалар.

Минем туган авылымда да ифтар мәҗлесләре һәр йортта диярлек үткәрелә. Гаиләбез дә һәр елны ураза тотарга, авыз ачтырырга тырыша. Кечкенә вакыттан ук намаз укуларын, ураза тотуларын күреп үскәнгәме, минем өчен болар – гадәти тормыш рәвеше.

Шунысы куанычлы: олы әби-бабайлар, әти-әниләр генә түгел, бүген минем яшьтәшләрем дә ислам диненең кагыйдәләрен үтиләр. Дусларым арасында намаз укучы, ураза тотучылар да шактый. Дус кызларым әлеге изге ай турында күп беләләр, күбесенең гаиләсендә барысы да ураза тота икән. Дусларымның фикерләре мине куандыра һәм илһамландыра:

«Эссе җәй көнедә ураза тотувы авыр булды, ләкин авыз ачуга бар арыганлык онытыла. Күңелдә бер тынычлык, рәхәтлек кала».

«Бары тик ураза тотканнан соң гына ризыкның кадерен аңлыйсың. Кемнәрнеңдер ашарларына да булмавын уйлыйсың, аларның хәленә керәсең».

«Әлеге айда эшләгән бер изгелеккә 70 савап языла».

«Таң беленгәнче үк торасы булса да, гаиләбез белән сәхәр ашаулар рәхәт».

«Ифтар мәҗлесендә катнашу өчен, туганнарыбыз да килә. Алар белән очрашу-күрешү күңелле дә, саваплы да».

«Ураза тоту ихтыяр көче, сабырлык кебек сыйфатларны да арттыра».

Сыйныфташым Диләрә дә рамазан аен көтеп ала. Аларның зур һәм тату гаиләсендә барысы 7 кеше ураза тота. Ул миңа белгәннәре, үзләренең изге айны ничек итеп үткәрүләре турында сөйләде:

– Рамазан аенда кешеләр үзләренең гөнаһларыннан арыналар. Аллаһы Тәгалә аларга яхшы эшләрне күбрәк эшләргә мөмкинчелек бирә, чөнки савапларның саны берничә тапкырга арта. Бу айда кылган начар эшләрнең гөнаһы, җәзасы да күбәя бара.

Без гаиләдә 10 бала. Әти-әниләр белән бергә без дә ураза тотабыз. Кечерәкләр үзләренең мөмкинлекләренә карап, аерым көннәрдә генә безгә кушылалар. Көндез мин әнием белән бергә ифтар өчен ризык әзерлим. Ә инде вакыты җиткәч, хөрмә, йөзем җимешләре белән авыз ачабыз, бергә татлы ризыклар белән сыйланабыз. Әгәр дә гаилә әгъзаларының һәрберсе изге бурычны бергә үтәсә, бу бик әйбәт, чөнки кешеләрнең мөнәсәбәте яхшыра, алар бердәм, бер тату гаиләгә әйләнәләр. Ерак туганнарыбыз турында да онытмыйбыз. Без бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, ифтар үткәрәбез. Ризыкларны исраф итмибез, мохтаҗ күршеләребезгә бирәбез. Изге айда вакытны бушка сарыф итмәскә тырышам. Рамазан аенда мин чын күңелемнән намаз укыйм, Коръән аятьләрен үзләштерергә тырышам, ислам дине турында өйрәнәм. Минем кечкенә энекәшләрем дә рамазан аен яраталар, бәләкәй булуларына карамастан, безнең кебек ураза тотарга, намаз укырга телиләр.

Рамазан ае килеп тә җитте. Ураза тотуның фарыз гамәл булуын барыбыз да аңлыйбыз. Аллаһы Тәгалә исеменнән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә болай дип әйтелгән: «Адәм баласының һәр кылган гамәле үзе өчен булса, тоткан уразасы – Минем өчен һәм әҗерен дә Үзем хисапсыз бирермен».

Изге рамазан аенда ураза тотучыларга җиңеллек, сабырлык телибез. Уразаларыбыз кабул булып, әҗер-савапларга ирешергә насыйп булса иде.

Әлфинур Әхмәтшина