ДИНГӘ МӘХӘББӘТ НИЧЕК ТУА …яки “Яшьләр бистәсе”ндә бер көн

Ял көннәрендә авыл мәчетенең балалар тавышыннан гөрләп торганын ишеткәнегез бармы? Минем дә юк иде. Мондый хәлгә беренче тапкыр Арча районы Ташкичү авылы мәчетенә баргач тап булдым. Якшәмбе, укудан ял итәргә мөмкин булган бердәнбер көндә иртән торып Аллаһ йортына барырга балаларны нәрсә этәрә икән? Җавабы гади: һәр атна ахырында авылга “Яшьләр бистәсе” укытучылары килә. Инде өч ел дәвамында бу проект кысаларында Казан артындагы тугыз авылның малай һәм кызларына ислам дине нигезләрен өйрәтәләр.

Ташкичүгә барыр алдыннан проект белән якыннанрак танышу максатыннан иптәш кызым белән Россия Ислам Университетына (РИУ) бардык. Балаларга дин дәресләре бирү идеясенең авторы – нәкъ менә шушы югары уку йорты. Максатлары – яшьләргә кечкенәдән ислам кануннарын өйрәтү генә түгел, ә шушында укучы студентларга үз белемнәрен практикада куллану мөмкинлеген тудыру. Мондый җитди урынга барыр алдыннан бераз каушадым да кебек. Башта яулыкны ничек тә матуррак бәйләргә тырышып азаплансам, соңрак РИУ бинасына керергә кыймый йөрдем: сорау туса, егет кешеләргә мөрәҗәгать итәргә ярар микән? Әлегә шәригать кануннары буенча ук киенеп бетмәвемне кызлар гаеп итмәс микән кебегрәк вәсвәсәле сораулар өере эчендә калдым. Әмма кереп, шундагы кыз һәм егетләр белән танышып аралаша башлагач, башыма бу кадәр мәгънәсез уйлар килүеннән уңайсызланып та куйдым хәтта. Гаеп итүнең “г” хәрефе дә юк аларда: барысы да ачык йөзле, һәр соравыңа җавап бирергә әзер булып торалар.

“Яшьләр бистәсе” укытучылары яңа дәрес планы турында сөйләшкән арада шундый фикерләргә килдем: диндә булу, күпләребез уйлаганча, үзеңне ниндидер кыса эченә кертеп, шып-шыпырт кына яшәп яту түгел икән лә! Укытуга кагылышлы гомуми мәсьәләләр каралып, фикер алышу тәмамлангач, егетләр һәм кызлар аерым бүлмәләргә таралдык.

Проект Һәр ике төркем иртәгә балаларга аңлатачак дәрес планын күздән кичерә. Дәрес планы дигәч тә, мәктәптәге кебек булып чыкмады ул. “Яшьләр бистәсе” балаларга дин дәресләрен гади мәдрәсәләрдәге кебек итеп укытмый. Дини белемнәргә өстәп, студентларга балаларга кызыклы уеннар, викториналар да әзерли. Моның сәбәбен “Яшьләр бистәсе” проектында инде күптәннән хезмәт куючы Шахноза Орипова аңлатты. “Гадәттә, этник мөселманнарда дин турында сөйләгәндә гел “Бу ярамый, теге ярамый” сүзләре кулланыла. Балалар мәчеткә килеп шунда дуслары белән уйный башласа, имам ачулана. Бала бит ул, аңа энергиясен чыгару өчен биш кенә минут булса да йөгереп алырга кирәк. Өлкәнрәк буын да аларга карата кырыс. Шулай чикли торгач, балада ислам турында начар фикер туа. Ә без балаларда исламга, мәчеткә карата мәхәббәт уятырга телибез” – дип сөйләде ул.

Йөз кат ишеткәнче…

Җыелыштан соң дин дәресләре турында билгеле бер күзаллау туды кебек, әмма ишетеп кенә булмый бит әле ул, балаларны, укытучыларның ничек эшләгәнен үз күзләрем белән күрәсем килде. Шуңа да бер Якшәмбедә, тәвәккәлләп, үзебезнең авылга якын булган Ташкичү авылына барырга булдым. Иртә чыгып китсәм дә, бераз соңа калдым ахры: тугыз тулганда ике катлы мәчетнең өске өлешендә кызлар парта артында нидер язып утыралар иде инде. Үземне дәрескә соңга калган укучы кебек хис итсәм дә, эчкә үттем. Укучы кызлар һәм укытучы апалары Гүзәлия Билалова белән таныштык. Иртән торгач укыла торган доганы язып ятулары булган икән. Кызлар тактадан доганы, аның тәфсирен күчергән арада Гүзәлиягә берничә сорау бирергә өлгердем.

Хәзерге вакытта КХТИның икенче курсында белем алучы бу кыз тумышы белән Әлмәттән булып чыкты. Хәзер исә гаиләләре белән Казан читендә яшиләр икән. Инде 2013 елда ук намазга баскан, унберенчедә укыганда яулык кигән. Казанга килү белән, РИУдагы курсларга йөри башлаган, “Яшьләр бистәсе” турында да шунда ишеткән. “Башта Кукмарага өйрәнчек булып бардым. Икенче баруымда инде дәрес биреп карадым. Соңрак үземә бер авыл – Ташкичүне билгеләделәр. Монда инде өченче тапкыр киләм,” – дип сөйләде яшь мөгаллимә. Беренче дәресенә дүрт кенә кыз килгән, әмма балалар дәресләр турында үзара сөйләшә, бер-берсен чакыра, күрәсең, бүген инде парта артында яулык кигән 7 кыз утыра иде. 5-7 сыйныф укучылары. Араларында иң кечкенәсе булган Фирүзә әле беренче сыйныфта гына укый икән. Берничәсе мәчеткә бүген әле беренче тапкырын гына килгән.

“Балалар белән уртак тел табарга, арадагы киртәне юкка чыгарырга тырышам. Ташламалар ясыйм, әлбәттә, әмма шул ук вакытта таләпчән дә булырга кирәк, дип уйлыйм”, – ди Гүзәлия. Баштагы мәлдә балалар белән эшләүдән бик нык курыккан ул. Әмма хәзер күренеп тора: укытучы һәм балалар арасында инде бер-берсеннән курку түгел, ә дусларча җылылык, хөрмәт хөкем сөрә. Шушы кыска гына әңгәмәдән соң Гүзәлия укучылары янына ашыкты. Тактадагыларны күчереп тә куйганнар икән инде. Шуны да әйтергә кирәк, укучылар монда ялыгырга өлгермиләр. Доганы күчереп алып ятлагач, апалары аларны уйнарга чакырды. Күрше бүлмәгә кереп түгәрәккә утырдылар да сорау-җаваплар аша дин темасына кагылышлы сүзләрне таптылар. Уен беткәч, Гүзәлия балаларга имтихан үткәрде. Өйрәнелгән догалар исемлегеннән билетлар ясап, укучыларга таратты. Шунысы кызык: без, студент халкы, имтихан сүзеннән калтырый ук башласак, балалар, киресенчә, белгәннәрен сөйләргә атлыгып торалар булып чыкты. Беренче булып Ралинә исемле кыз “Ән-нәср” сурәсен яттан сөйләп чыкты.

Белемнәрен тикшергәннән соң кызлар нәшид өйрәнергә керештеләр. Мин исә шул арада малайларның дәресләре ничек үтә икәнен карарга мәчетнең аскы катына төштем.

Без булмасак, кем?

“Әссәламүгаләйкүм, апа”. Ишекне ачуыма парталар арасында йөгерешеп йөргән малайлар шулай дип сәлам бирде. Тәнәфес вакытына туры килгәнмен икән. Балалар ял иткән арада укытучылары белән сөйләшеп алдык. Акбар Вәлиуллин тумышы белән Мәскәүдән булып чыкты. Хәзер Казанда, РИУның өченче курсында белем ала, читтән торып теология бүлегендә дә укый. “Яшьләр бистәсе”ндә проект барлыкка килгәннән алып, ягъни 2015 елдан бирле укыта икән. Бу форсаттан файдаланып Акбардан уку-укыту мәсьәләләре турында белештем.

“Авыллар, күбесенчә, гореф-гадәтләргә нигезләнеп яши. Кайвакыт бу гадәтләр ислам нигезләренә каршы килә. Мин үземнең максатым итеп шул кешеләргә ислам турындагы белемнәрнең аз гына өлешен булса да җиткерүне күрәм. Ислам – ул терроризм, дигән куркуны юкка чыгарыр өчен дә балаларга дини белем бирергә кирәк. Әгәр моны без эшләмәсәк, аларны дөрес түгел исламга өйрәтүчеләр табылачак”, – дип сөйләде Акбар “Яшьләр бистәсе”нең максаты турында. Дәрес планнары турында да белештем. Аны проектның оештыру комитеты әзерли икән. Җыелышта әйтелгәннәрне җөпләп: “Гади мәдрәсәләрдә мәктәптәгечә тәртип. Ә монда без балаларның буш вакытын планлаштырырга, иҗади яктан үсәргә мөмкинлек бирергә тырышабыз: Интернеттан, китаплардан хәрәкәтле, интеллектуаль уеннар эзлибез. Дәрес белән шул уеннарны чиратлаштырабыз. Гади мәдрәсәләрдә укытучыларның моңа вакыты юк, шуңа да тәнәфес вакытында бала хәрәкәтләнер урынга телефонына текәлә. Әмма балага бит ничек тә булса энергияләрен тышка чыгарырга кирәк”, – диде мөгаллим. Димәк, укытучылар дәресләрне балаларга кызыклы булырлык итеп оештыралар. Ә күңелле булган җиргә барырга дигәндә, бала өчен Якшәмбе көн иртә тору – авыр эш түгел. Моны алар үзләре дә исбатлый.

Имамнарның була төрлесе

“Яшьләр бистәсе” гөрли, балалар дәресләргә теләп йөри – бар да яхшы, бар да ал да гөл. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Инде өченче елын эшләп килүче бу проектның үз проблемалары да бар. Балаларны мәчеткә җыю мәсьәләсендә төп рольне хәзрәт үти. Балаларны җыя алса, укытучылар килә, җыя алмаса – юк. Акбарның сүзләренә караганда, беренче барган авылында укытучыларны әллә ни җылы каршы алмаганнар. “Ул җирлекнең тарихын белмим, әмма андагы имам нидәндер курка кебек тоелды. “Миңа сезнең вакытыгыз кызганыч”, – ди иде. “Безнең үзебезгә кызганыч түгел, укытыр өчен килдек бит“, – дип тә әйтеп карадык, әмма, нәтиҗәдә, без ул авылга бармый башладык. Имам балаларны җыюдан туктады”. Акбар боларны сөйләгән арада РИУдагы җыелышта бер укытучы кызның: “Без укытабызмы-юкмы, авыл имамына барыбер. Ай ахырында балаларга бүләк бирәсе идек, ике тапкыр мөрәҗәгать итеп карадым, каршы килде. Өй саен кереп балаларны җыеп йөрмәячәк тә инде ул”, – дигән сүзләре искә төште. Әйе, төрле имамнар бар шул. Берәүләр дин дәресләренә шик белән караса, икенчеләр укытучылар һәм балалар килешкә чәй өстәле әзерләп куя, ачык йөз белән каршы ала. Ташкичү мәчетендә дә бу мәсьәләдә бар да тәртиптә. Һәр килешкә Рәдис хәзрәт балалар өчен тәм-томнар әзерләп куя, укучылар арасында үз кызы да бар.

Бар да бар, тик юк… машина?

Укытучыларның дәрескә килә алмауларының бер сәбәбе – имамның пассивлыгы булса, икенчесе – авылларга барырга машина җитмәү. Студентларны волонтерлар йөртә, ә аларга юл, бензин өчен акча түләнелми, барысы да савап өчен эшләнә. “Әлбәттә, илтә алмаучыларны да аңларга була: якшәмбе – ял итәргә, вакытны гаилә белән уздырырга мөмкин булган бердәнбер көн бит. Такси да бик кыйбатка чыга, чөнки юл өчен дип кенә тотыла торган финансларыбыз юк. Ә инде авылга шулай берничә тапкыр кайта алмыйбыз икән, балаларның мөнәсәбәте үзгәрә”, – ди Акбар. Кызларга дәрес алып барган Гүзәлия дә шул фикерне җиткергән иде. Яшь укытучылар йөртүчеләргә акча түләнсә яки мөфтият тарафыннан һәр Якшәмбе авылларга бара алырлык кешеләр билгеләнсә, яхшы булыр иде, диләр. Ял көннәрендә үз туган авылларына әти-әниләре янына кайтмыйча, башка чит бер авылга барып балаларны укытырга атлыгып торган яшьләрнең шулай машина җитмәү аркасында гына дәресләре өзелүе бик күңелсез хәл. Әмма алар кәефләрен төшерми. Өстәвенә әле күптән түгел университет Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән килешү төзегән, Чечен. Дагыстан делегацияләре белән хезмәттәшлек итә башлаган. “Яшьләр бистәсе”ндә эшләүче студентларга стипендия рәвешендә акчалата ярдәм күрсәтелә. Әмма шунысы бар: студент монда акча эшләү максаты белән генә килә икән, ул дөрес эшләми. Бу очракта Аллаһ Тәгаләдән алып булган барлык саваплар юкка чыгачак. “Андый уйлар белән йөрүчеләрне Аллаһ үзе дә башкаларга, чын күңелдән кешеләргә ислам белемен таратырга теләүчеләргә, алмаштыра”, – диләр яшьләр. “Яшьләр бистәсе” дәресләрен күреп, укытучылар һәм балалар белән аралашкач, кайтыр юлга чыктым. Миннән соң әле анда өйлә намазына әзерләнеп калдылар. Кеп-кечкенә балаларның да намаз тәртибен белеп, догалар ятлап, инде хәзердән үк гарәп хәрефләрен таный белүләре, кемдә ничектер, ә миндә соклану хисе уятты. Димәк, укытучыларның хезмәтләре бушка китмәгән. Киләчәктә дә мәчеткә килүче балаларның саннары артсын, “Яшьләр бистәсе”нең бу хәерле гамәлләре озын гомерле булса иде!

Раилә Вәлиуллина
Автор фотолары