СҮЗ КЕШЕНЕ ҮТЕРӘ! СҮЗ КЕШЕНЕ ТЕРЕЛТӘ!

Соңгы елларда онкологик авырулар белән көрәшүчеләр артты. Табиблар авыруларга медицинада яңа ачышлар, авыруны җиңәр өчен яңа ысуллар табу белән булышса, кеше кайгысына битараф булмаган гади халык исә кыйммәтле даруларга, чит илдә генә мөмкин булган дәвалану чараларына акча җыя. Бүгенге көндә шактый гына хәйрия фондлары да эшләп килә. Бу, әлбәттә, бик мөһим, әмма яман чиргә дучар авырулар турында дөрес итеп, аларны рәнҗетмичә сөйләшү дә әһәмиятле.

Университетка барышым иде. Метрода янымда көр тавышлы бер бабай борын астыннан нидер көйләп утыра. Янәшәдә генә медицина битлеге киеп утырган яшь кенә кызга күзем төште. Ләкин, уңайсызланыр дип, туры карамадым. Шулчак бер ханым вагонга башын гына тыгып: «Кемдер букчасын онытып калдырган!» − диде. Җырчы бабай үзенең көр тавышы белән бөтен вагонга кычкырып, онытылган букчаның хуҗасын эзли башлады. Кинәт теге кызның әнисе «ах» итеп, вагоннан йөгереп чыкты да кулына букча тотып кереп, урынына килеп утырды. Үзе кызын шелтәләп тә алды. Бабай исә кызны яклап: «Нигә син аны орышасың? Оныткандыр инде, ул бит авыру», − диде.

Чынлап та, кызга ныклап карасаң, аның башлыгы астыннан чәчләренең чыгып тормавы, кашлары булмавы һәм йөзенең ап-ак икәнлеге абайлана иде. Вагонда тынлык урнашты. Ананың күзләрендә чиксез нәфрәт һәм үпкә күренде. Әмма ул тавыш-гауга куптармады, ә тыныч кына, баласын яклап: «Ул авыру түгел», − диде. Вагон кузгалып китте.

Мин үз тукталышымда төшеп калдым. Тик ул баланың яшьле күзләре һәм әнисенең кулын кысып-кысып тотуы әле дә күз алдымда…

Әйе, онкологик авырулар белән һәр көнне аралашырга туры килми, әмма башкаларга аларның шундый ук гади кеше икәнлеген онытмыйча, сүзләрне уйлап әйтү зур авырлык китермәс иде, минемчә. Әгәр дә ул кешенең диагнозын әйтеп китмичә булмый икән, дөрес итеп әйтергә тырышырга кирәк. Мәсәлән «рак» дип әйтергә ярамый, бары тик «онкологик авыру», шулай ук «даун, телсез» түгел, ә «Даун синдромлы, аралашуда авырлык кичерүче кеше».

Бәлки онкологик авырулы кешеләр өчен аның белән көрәшүдән мөһимрәк әйбер юктыр. Ничек кенә булса да, кешелекле булып калу, аларның хәленә керү безнең кулыбыздан килгән иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң зур да ярдәмебез булыр.

Айсылу Хафизова