«АЛТЫН» МЕДАЛЬ АЛЫЙМ ДИСӘҢ…

Мәктәпне тәмамлаганда, медаль алыйм, дисәң, көне-төне укып кына калмагаең. Хәтта ашаганда, йоклаганда, мәктәпкә тәпиләгәндә дә, белгәннәреңне кабатлап бармагаең. Ә барысына да 11нче сыйныфны алтын медальгә тәмамларга планлаштырып йөргәннәрнең каешларын катырак тарттыруларына бәйле.

Хәзер Россиядә мәктәп укучыларына алтын медаль тапшырыр алдыннан, БДИ нәтиҗәләре исәпкә алыначак. Илебезнең Мәгариф министрлыгы «Укудагы уңышлары өчен» дип аталган медаль тапшыру тәртибен үзгәртте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, кызыл аттестат алу өчен бөтен фәннәрдән дә йомгаклау билгеләре “5”ле булырга тиеш. Әле җитмәсә, ике мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханында – математика һәм рус теленнән, ким дигәндә, 70 балл җыярга кирәк булачак.

– Бу яңалык түгел, ә илебездә булган зур тарихны вакытында тәртипкә китерү. Соңгы 10 елда «алтын медаль» төшенчәсенең кыйммәте түбәнгә тәгәрәде, һәм тормышка әлеге матур күренешне кире кайтару – безнең бурычыбыз. Бездә алтын медаль мәгънәсе укудагы уңышлар белән тигезләшә, ә моны булдырырга ярамый. Бу бүләк – Россия мәктәпләре өчен традицион. Минемчә, булачак үзгәрешләр – безнең укучылага яхшы уку һәм белемгә омтылу өчен зур стимул булып тора, – ди Россия мәгариф министры Ольга Васильева.

Шунысы да билгеле: әлеге яңалык 2018 елгы чыгарылыш укучыларына кагылмаячак. Шулай ук хәзер Мәгариф министрлыгы һәр тапшырылган алтын медальнең объективлылыгын тикшерәчәк. «Һәр медальне тикшерәчәкбез. Безнең үзебезнең мәгълүматлар бар, анда медальләрнең 30 проценты  дөреслеккә туры килми», – ди мәгариф министры Ольга Васильева.

Узган ел җәй көне Роособрнадзорда кайбер төбәкләрдә медаль алучыларның артык күп булуына игътибар итәләр, тикшерү башлана. Мисал өчен, 2017 елның җәендә Адыгея республикасының бер мәктәбендә Рузанна Туко үзенең сыйныфташы Заира Паранукны түрә булып эшли торган әнисе аркасында алтын медаль алуда гаепли. Әлеге җәнҗалдан соң кыз алтын медален кире тапшырып, гаиләсе белән Адыгеядан китә.

МДУ ректоры Виктор Садовничий исә алтын медаль алучыларны вузлар аерым очракларда имтиханнарсыз кабул итәргә тиешләр, дип саный. «Җәмгыять медальләрне объектив рәвештә бирми дип уйлавында безнең гаеп тә бар», – ди ул. Ректор үзе мәктәпне тәмамлаганда, алтын медаль лаеклы бүләк булган. Ул теләсә кайсы вузга имтиханнарсыз керү мөмкинлеген биргән.

ФИКЕРЛӘР:

Наилә Шәяхмәтова, Арча районы Шушмабаш авылы, 11нче сыйныф укучысы:

– Мин дә быел алтын медаль алырмын, дип өметләнәм. Мондый үзгәрешләргә килгәндә, алтын медаль 11 ел буе тырышып, бик күп көчен куйган балаларга бирелергә тиеш, дип саныйм. Ә БДИ баллы монда роль уйнамаска тиеш. Чөнки БДИда 11 ел буе укыган мәгълүмат буенча сораулар була. Еллар үткән саен ул онытыла. БДИга кереп утыргач, тиз генә искә төшмәскә дә мөмкин. Кайбер укучылар профильле математиканы да тапшырмый. Чөнки аларга алга таба математика кирәкми, сайлаган һөнәрләре ул юнәлеш буенча булмый. Әмма математикадан БДИ тапшырган вакытта да бу предметка басым ясап өйрәнмиләр. Ә 70тән артыграк балл җыяр өчен бөтен көчеңне, вакытыңны җәлләмичә, көне-төне әзерләнергә кирәк. Ә укучы аның белән утырганчы, башка фәнгә игътибарны күбрәк бирсә, яхшырак булмыймы?

Безгә, укырга кергәндә, алтын медаль ярдәме тия, БДИ баллына азмы-күпме тагын балл өстәлә, дип әйтәләр. Ләкин мин медаль булсын дигән максат куймадым, бары тик дәресләрне хәзерләп, гел темаларны аңлап барырга тырыштым, шуннан үзеннән-үзе чирекләрдә гел «5»ле чыга килде. «5»легэ генә укуны начар әйбер, дип уйламыйм. Гомумән, яхшы укырга тырышу – һәр укучының максаты. Тормышта да моның кирәге чыга. «Век живи – век учись», диләр бит. Шуңа һәр өйрәнгән вак-төяк мәгълүмат та кеше тормышында яхшы үзгәрешләргә китерергә мөмкин!

Адилә Миннекаева, КФУ студенты:

– Әгәр БДИ нәтиҗәләре, чыннан да, укучыларның белем дәрәҗәсен күрсәтсә, мондый проект дөрес булыр иде. Без тапшырган елларны искә алсак, моннан ике ел элек, ул белем дәрәҗәсен күрсәтмәде. Дустым рус теленнән һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында катнаша иде. Ә мин бары тик мәктәп олимпиадаларында гына катнаштым. Шуңа да карамастан, минем БДИ нәтиҗәләре безнең сыйныфта иң югарысы булды. Бәлки миңа җиңел тема эләккәндер. Иншада җырлар темасы иде. Мин, үзем вокал белән шөгыльләнгәч, җырлар авторларын аргумент итеп күрсәттем. Ә профильле математикадан минем 68 балл булды. Бу очракта, яңа кагыйдәләр буенча, алтын медаль алыр өчен миңа 2 балл җитмәс иде. Ә бу, минемчә, күңелсез булыр иде. Барыбер медаль алганда кеше факторы роль уйнарга тиештер. Әгәр, чыннан да, БДИ бөтен белем дәрәҗәсен күрсәтсә, 70 балл алып кына алтын медаль бирелүе дөрес булыр иде.

Мәктәптә уку авыр бирелмәде. Ләкин, әлбәттә, тырышлык куярга кирәк булды. Чөнки җайлы гына алтын медальне алып булмый. Гел «5»легә генә уку бик кирәкле әйбер, дип әйтә алмыйм. Әгәр син гуманитарий икәнсең һәм синең математикадан «4»ле булса, бу куркыныч әйбер түгел. Ә даими рәвештә гел «4»ле яки «3»леләр алу синең уку дәрәҗәсен күрсәтә. Минем медаль туган өемдә, дипломнар янында саклана. Үземә университетка кергәндә алтын медаль булышты. БДИ нәтиҗәләренә тагын 5 балл өстәлде. Бу медаль, бәлки, киләчәктә балаларыма мотивация бирер. Әмма аның тагын кайда кирәк булуын әйтә алмыйм.

Раилә Сафина, Арча районы Илдус авылы, 11нче сыйныф укучысы:

– Минемчә, аттестатындагы билгеләре бөтенесе дә “5”ле булган кешеләр алтын медальгә лаек. БДИ нәтиҗәләре нинди булачагы билгесез бит, шуңа күпме тырышып укыгач, медальсез калу күңелсез булачак. Үзем “5”ле билгеләренә укыйм. Алла боерса, алтын медаль алып булыр, дип уйлыйм.

Киләчәктә укырга кергәндә, бу медаль ничәдер балл өсти, дип беләм. Үзем алтын медаль алу дигән максат белән укымадым. Уку бик җиңел бирелде, дип әйтә алмыйм. Кайбер фәннәрне үзләштерүе җайлы, ә кайберләре өстәмә шөгыльләнүне таләп итә. Тырышсаң, бар да була, минемчә. Гел «бишле»гә генә уку кирәкме, юкмы һәм тормышта кирәге чыгармы икәнлеген әйтә алмыйм. Бәлки, уку йортларында укыганда, аның ярдәме тияр, ә алдагы тормышта ничек ярдәм күрсәтәчәге билгесез.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА