«ТОРМЫШМЫ БУ?»: АГЫМГА КАРШЫ ЙӨЗӘ АЛАСЫҢМЫ…

«Көчле! Куркусыз! Кыю!». «Тормышмы бу?» премьерасыннан соң, Камал театры сәхнәсенең пәрдәләре ябылгач, башка килгән беренче уй – шушы. Һәм тагын әллә никадәр фикергә этәргән уйлар… Безнең бүгенге яшәешебез тормышмы соң ул? Әллә агым буйлап бару гынамы? Режиссер авыр сорауга алынган да соң!

Режиссер дигәннән, спектакль тәмамланып, актерлар белән баш ияргә сәхнәгә чыккан кечкенә генә Айдар Җәббаровны күргәч, аптырамый хәл юк. Шундый тирән мәгънәле спектакльне олы гына, күпне күргән режиссер куйган, дип күз алдына китерәсең. Һәм орчык кадәрле генә Айдар, Гаяз Исхакыйның шундый әсәрен түкми-чәчми, күңелне тетрәндерерлек итеп җиткерә алгач, “Афәрин!”нән башка сүз юк.

Хәер, бу Айдарның беренче режиссерлык эше түгел. Яр Чаллы шәһәрендә туып, Казан театр училищесын тәмамлаган, хәзер ГИТИС студенты 2017 елда Ленсовет исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия театрында “Беглец”, шул ук елны Г.Камал театрда “Агыла да болыт агыла…” спектаклен сәхнәләштерә. Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниевләргә алмаш үсеп килә, дип әйтсәң дә була. Мондый карлыгачны читкә очыру гөнаһтыр! Иң мөһиме, иҗат кошының канатларын гына каермасыннар.

“Укымактан теләмәк түгел, ә белмәктән укымак” дип әйтә шәкертләр беренче пәрдәдә. Чыннан да, уку, белем алу, яңалыкка, үзеңне үстерүгә омтылу спектакльдә кызыл җеп булып бара. Тел стилистикасына да игътибар итмичә мөмкин түгел. Спектакльдә узган гасырда кулланылып, хәзер кулланылыштан төшеп калган сүзләр, архаизмнар еш ишетелә. Мәсәлән, “бәдан” сүзе. Әлбәттә, режиссер, ялгышмасам,текстның оригиналын кулланган. Анда сүзләр үзгәртелмичә бирелгән. Әмма 21нче гасыр кешесе өчен кайбер сүзләр бик үк аңлаешлы түгел.

Альфредларча яшәргә!

Биредә Искәндәр Хәйруллинның (Хәлим) образы элеккеләреннән бик нык аерыла. Әгәр башка спектакльләрдә ул үз сүзендә нык торган кеше булы килеп басса, монда бала күңелле, бераз йомшаграк малай – мәдрәсә шәкерте. Гади бер авылдан шәһәргә килеп эләккән Хәлим Казанның зурлыгына, гомумән, Казандагы һәр нәрсәгә шакката. “Бу кавыннар, карбызлар әллә ничә авылның кырларыннан артыграк. Болар моңа ничек акча җиткезәләр?” дигән сорау бирә ул үз-үзенә. Һәм, әлбәттә, үзенең Казан шәкерте булына сөенеп туя алмый. Бу күренеш элек район-авыллардан Казанга килеп укучы студентлар белән ассоциацияләнә.

Еш кына Хәлим күмәк сәхнәләрдән аерылып, алга чыгып, үзенең күңел дәфтәрендә йөрткән уйлары белән бүлешә. Менә ул мәдрәсәдә намаз укыган вакытта, менә Галиәкбәр хатыны белән өйдә аралашканда, сәхнә алдына чыгып, үз тормышын сөйләвен дәвам итә.

Хәлимнең торымышы дөньяви газеталар, китаплар укый, җәгрәфияне (география) белә башлагач, үзгәрә дә куя. Ул Европада золым-җәбер юклыгын, электр лампалар кулланганнарын белә, француз романнарында егетләрнең үзләрен ничек карап йөргәннәрен күрә. Үзе дә әтисеннән 5 тәңкә алып килеп пәлтә ала. Аннары – махсус башлык һәм киез итек. Китаплардагы Альфредларча яшәргә тели ул. Шуңа хәтта ислемай белән кершәннәргә кадәр сатып ала. Битен әллә ничә кат сабын белән югач, бите дә ярыла хәтта.

Хәлим мәми авыз, җебегән кеше сыман, ул җилкәннәргә каршы тора алмый, сыгыла, амеба хәлендә кала.Тик ахырда гына аны тиргисе килә башлады. Ник “Казанга китәм дигән җиреңнән, Фазылга ияреп китмәдең?” дигән сорау белән әрлисе килде.

Мәдрәсәдә – “дедовщина”?

Төп күренешләр дини белем учагында – мәдрәсәдә бара. Бу локация исә армия белән ассоциация тудырды. Биредә дә, – армиядәге кебек, дедовщина: әти-әниең җибәргән әйберне тартып алалар, сиңа калдырмыйлар, бер генә ялгышлыгың булдымы – кыйныйлар. Хәлфәләрен (Илнур Закиров) ротадагы прапорщик, дип белерсең! Солдатлар, бу очракта шәкертләр, бер-бер хата ясадымы, яра теге бичараларны: йә таяк, йә чыбыркы белән. Ничек бу авыртуга түзә икән алар?!

“Кадетство” сериалындагы Александр Макаров прапорщик булып кыланып күрсәткән кебек, Галиәкбәр (Фәннүр Мөхәммәтшин) дә хәлфә булып кыланырга күп сорапа тормый. Гәлиәкбәр дигәннәре укуны бар, дип тә белми, алган белемнәре дә чамалы гына. Сурәләрне дә кыланып,  мөәдзиннәргә пародия ясап, укый. Шуңа ул киләчәктә аштан-ашка йөреп гомер итәргә тели. Мондый надан шәкертне хәлфә дә биш куллап Каенсар авылына озатып җибәрә. Хатыны Срурның әти-әниләре туйга шулкадәр әзерләнәләр ки, хәтта кодагыйларга, башка туганнарына аласы бүләкнең исемлеген язып бетереп булмый. Шунда автор бик оста рәвештә гипербола куллана: Срурның әтисе исемлекне кулына, анда да урын беткәч, тәненә яза.

Бу мәдрәсә шәкертләре дә, солдатлар кебек, кызлар турында сөйләргә ярата. Әле уку йортына килеп кермәгән Хәлимнең апалары Зәйнәп белән Мәрзияны инде бүлешеп тә куя. Хәер, сөйләшеп кенә калмыйлар. Ишан малае беренчеләрдән булып фәхешханәгә эләгә. Хәлим дә соңрак бу сукмакка бер тапкыр килеп чыга. Начар уйлары матурлык белән көрәшкән вакытта була бу хәл. Сүз уңаеннан, тамашачыны шаккаттырган мизгел: кызыл җәймә җәеп, карават өстенә яткан Хәлим белән бер кыз чын мәгънәсендә сәхнә эченә төшеп китә.

Хәлим укырга, русча өйрәнергә тели, зур максатлар куя. Фазыл белән бергә төрле предметлардан белемнәрен арттыралар. Мәдрәсә шәкертләренең артта калганлыгы, наданлыгы белән килешә алмыйча, үзләре бер коалиция булып яши башлыйлар. Алар икесе дә дөньядагы бар нәрсәнең китап эченә тутырып булмаганлыгын аңлый. Картларның надан кадимчеләр, ә яшьләрең ысул җәдидчелек юлы белән баруын әллә ничә тапкыр кабатлый алар.

Кая барырга белмәсәң – баганага сыен…

Сәхнәдә кара фон, ут баганасы, электр чыбыгын чорный торган зур кәтүк, дистәгә якын салам бәйләменнән (тюк) башка берни дә булмый диярлек. Әгәр багана геройларның гөнаһларын тыеп калырга ярдәм итәргә теләгән бер киртә булып торса, салам бәйләмнәре шәкертләрнең өстәлләре дә, алга таба ятакларына да әверелә. Костюмнар намазлык була да куя.

Актерларга, спектакльгә әзерләнгәндә, физкультура дәресләрен дә исләренә төшерергә туры килгән. Ник дигәндә, алар акробатик элементларны да куллана. Моның ачык мисал – сәхнәдә торган озын багана. Ул кайбер вакытларда Сабантуй бәрәмендәге колганы хәтерләтә. Җитмәсә, физкультура дәресләрендәге канатны да искә төшерә. Аларга менәргә көч, дәрт-дәрман кирәк. Шуңа күрә геройлар, үзләрен кая куярга белмәгәндә, шунда килеп бәреләләр. Бу багана үзенә күрә бер сыену авырлыклардан качу урыны да булып тора.

Актерлар спектакльдә берничә рольне башкара. Алар әле ишан кызлары, әле – мулла хатыны. Шуңа бер үк актерның инде башка образда икәнлеген бераз соңрак төшенәсең. Хәлимнең әтисе (Олег Фазылҗан) 21нче гасыр имамнарына, аерым алганда дини җитәкчегә бик охшаган. Бу алдан уйлап эшләнгәнме, очраклыкмы, билгесез.

Гөлчәчәк Гайфетдинованы бөтенләй башка яктан ачтым. Аны романтик образларда күрергә күнеккән, мисал өчен, «Йөзек кашы», «Мәхәббәт FM» спектакльләре. Ә монда ул бөтенләй башка герой булып ачыла. «Тормышмы бу?»да аның образы – әдәпсез хатын, аның бөтен тормышы мулла белән яшәсә дә, хезмәтчесе белән чуалуга кайтып кала.

«Бу бит үлү, рухи үлү!»

“Мин бер генә дә мулла булырга теләмим, аның мәгънәсен тапмыйм” дигән Хәлим үз сүзендә ахыргача тора алмый. «Авылга кайтмыйм» дигән җиреннән авылга кайта. Идеалының бер баскычын җимереп, өйләнә. Тик аның өйләнүе барысын да 180 градуска бора да куя. Нинди генә укымышлы, акыллы, зирәк, дөньяви белемгә онытылмасын, җәгрәфияне яхшы белгән, Җирнең түгәрәк булуын хатынына да аңлатырга тырышкан Хәлим ахыр чиктә тормыш баткаклыгыннан, көнкүреш ыгы-зыгысыннан чыга алмый.

Хатынының бар белгәне – чәй эчү, матур күлмәк алу һәм әниләренә бару. Хәлим алай итеп карый, болай итә. Халыкка хезмәт итәсе килеп, махсус мөгаллимәләргә кадәр чакыра, мәктәп ачарга тели. Хәләл җефетен дә белемгә өндәмәкче була. Тик анысының гына үз туксаны туксан. Дорфалыгыннан, наданлыгыннан туйгач, Хәлимгә хезмәтчеләр белән күңел ачып йөрергә кала. Ир иткән дә, чир иткән дә хатын, дип белми әйтмиләрдер.

Ахыр чиктә без белгән, үсешкә, яңа белемгә омтылган Хәлим картайган, бөкрәйгән бер картка әйләнә дә куя. Аны хәтта Фазыл да танымый! Китаплары, глобусы өстәл астында тузан җыеп ята. Ул бәлеш төбе ашап, аштан ашка йөри. Нәтиҗәдә, гадәти бер авыл мулласына әйләнә дә куя. “Арба ярылса утын” принцибы белән яши. Фазыл аны күреп шакката. “Син бит мещанга әверелгәнең. Бу бит үлү, рухи үлү!”, дип ярсый. Каанга китеп, анда эшләргә өнди. Тик үгетли торгач, йөгереп барып әйберләрен җыйган Хәлим, кире уйлап, элеккеге тормышында кала. Соңгы чиккә кадәр аның китәчәгенә өмет иттем. Тик ул калгач, аны кыйныйсы, әрлисе килә башлады.

«Укыдым мин мәдрәсәдә белми калдым бер нәрсә дә» дигән әйтем бар. Тик Хәлим үзең тырышып тырмашсаң, моны икенче якка үзгәртеп булганлыгын күрсәтте. Әмма ахырда үзе дә дөрес хәл итмәгәнлеген, җиңелгән бер гаскәр, имансыз бер адәм актыгы, бер мәхлүк булуын аңлап, “Тормышмы инде бу?” дигән сорау белән берүзе утырып калды. Ничәмә-ничә кеше агымга кушылып, ничек бар шулай яшәргә күнеккән. Үз-үзеңне үстерү турында тормыш тәгәрмәчендә әйләнүчеләр уйланып, артка борылып карап, эшләгән эшләренә анализ ясаганы бармы? Гомер бер генә килә. Автор да шушы әсәре белән безнең гыйбрәт алуыбызны, Хәлим хәленә калмавыбызга өндәгән. Спектакльнең икенчел мәгънәсе дә бар сыман. Ул да булса бу – бөтен татарның тормышы, аның язмышы.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар Г. Камал театры сайтыннан алынды