«АЭРОПОРТТА ДИЯРСЕҢ, БӨТЕН НӘРСӘ ЧЫЕЛДЫЙ», яки министр БДИны ничек тапшырган?

Эх, сүгәргә яратабыз да инде! Имеш, «Җитәкчеләр, министрлар үзләре тапшырып карасыннар иде әле ул БДИны, аннары карарбыз», диючеләр генә дә арабызда күпме?! Баксаң, министрлар боерык-фәрман гына биреп утырмый, халык белән утны-суны кичә, укуылар белән рәттән БДИ да тапшыра икән!

Ышанмасаң ышан: әле узган елның 21 декабрендә генә Татарстанның премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры кәнәфиенә утырган Рафис Борһанов БДИ тапшырып та өлгерде. 22 февраль көнне ул рус теленнән БДИ сынавын узды. «Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе иде ул. Анда катнашучылар сигез бирем тапшырды, аның соңгысы мини-инша язу булды. Әйтергә кирәк, Рафис Борһановка кадәр Татарстандагы мәгариф һәм фән министры булып эшләгән бер генә кешенең дә БДИ да, БРИ да тапшырган булмаган.

«Укытучы тартып чыгара иде»

Министр вазифасына билгеләнгәнче, Рафис Борһанов БДИга бик саклык белән генә караган. Аеруча үз кызы БДИ гамәлгә кергән беренче елларда имтихан тапшырган вакытта шундый фикер туган анда.

– Мин, кызым тапшырганда, имтихан билетларына (биремнәр – авт.) карый идем. Анда бер сорауга 4 тәкъдим ителгән җаваптан ике дөресен сайлап була иде. Җитмәсә, дөрес дигән җавап, чынлыкта, бик үк дөрес булмаска мөмкин иде. Үзебез укыган вакытта, югары уку йортына керү имтиханнарын, мәктәптә чыгарылыш имтиханнарын тапшырганда, укучы белән укытучы арасында аралашу бик актив була иде. Бу безгә бик мөһим тоела иде. Чөнки шул чакта укучының потенциалы ачыла да инде. Әгәр укучының белемнәре чынлап та бар икән, укытучы аны “тартып” чыгара иде. Ә БДИ вакытында бу бәйләнеш юкка чыга, – ди министр.

«45 минут тутырдык!»

Рафис Борһановта БДИның чыннан да нәрсә икәнлеген белү теләге Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов белән очрашудан соң туган. Әле министр итеп кенә билгеләнгән, алдына күп бурычлар куелган җитәкчегә Кравцов «Сынау имтиханнарын тапшырып кара әле», дип киңәш биргән. Менә шул чакта яңа министр БДИның ни икәнлеген үз җилкәсендә татып карарга була да инде.

– Башта барысы да аэропортка охшаган иде. Син үзең белән булган әйберләреңне тапшырасың, бөтен нәрсә чыелдый (металл рамка турында сүз бара – авт.). Синең хокукларыңны һәм бурычларыңны, өстәлдә нәрсә булырга һәм булмаска тиешлеген аңлаталар. Әгәр әйткәннәрнең барысын да үтәгән булсаң, бернинди чыелдау тавышлары да ишетелми, сине беркем дә тентеми. Металл рамка БДИга алып керергә ярамый торган гаджетлар яки башка җайланмалар барлыгын күрсәтә. Шәхсән миңа бланклар тутыру бик озын процедура кебек тоелды. Аларны 45 минут буе тутырдык. Безгә аңлатыр өчен оештыручыларга шактый түземле булырга туры килде. Алар исә укучыларның әлеге имтихан бланкларын 2 минут эчендә тутырып бетерүен әйтте. Тик, дөресен генә әйткәндә, мин ул вакытта моңа ышанып бетмәдем. Ә Чаллыга баргач бу хакта БДИ тапшыручылардан үзем сорадым, алар чыннан да, 1,5-2 минут эчендә тутырганлыгын раслды, – ди Рафис Борһанов.

Тагын 20 сүз язган булса…

Җитәкчегә имтиханда тест өлеше булмавы, сорауларның аңлаешлы, җавапларга иҗади рәвештә җавап бирү мөмкинлеге ошаган. Билгеләрне куйгач, ул сораулар да биргән. Әлбәттә, чын БДИда бу – ярамый торган хәл.

Министрга 150 сүз күләмендәге мини-инша язарга да кирәк булган. Ул фикерләрен 130 суз эченә сыйдырган. Тик аннары, биремне яңадан дөрес итеп укыгач, тагын 20 сүз язган булса, өстәмә баллар алган булыр икәнлеген аңлаган. Рафис Борһанов төп максат итеп БДИны оештыру процедурасын, аны психологик яктан кичерү күпме дәрәҗәдә авыр булуын тикшерүне куйган.

– Инде минем яшемдә дә, күп имтиханнар тапшырган булуыма карамастан, теләсә кайсы имтихан – ул стресс. Борчылган вакытта, үз-үзеңне кулга алып, биремнәрне үтәр өчен, вакыт җитмәскә мөмкин. Ә имтиханда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, – ди министр.

Министрны тагын бер БДИ көтә!

Рафис Борһанов моның белән генә туктап калырга җыенмый икән әле! Ник дигәндә, 17 апрель көнне ул татар теле буенча Бердәм республика имтиханын татар телен камил белүчеләр белән бергә тапшырачак. Әлеге сынауларның ничек үтүен тагын да яхшырак аңлар өчен эшләячәк ул моны.

– Мин татар теле буенча имтиханның нәтиҗәләре, рус теле белән чагыштырганда, начаррак булыр, дип уйлыйм. Татар телен камил белүче категория белән имтихан тапшырачакмын. Минемчә, бу белемнәремне яхшырту өчен стимул булачак. Хәзер ГИА, БДИ терминологиясе белән сиптерәм генә (елмая). Борчылмагыз, моннан 5 ай элек бу өлкәдәге теләсә нинди дилетанттан да начаррак идем. Ә хәзер ГИАның дәүләт чыгарылыш аттестациясе икәнлеген, анда БДИ һәм ТДИ кергәнен беләм. Бу сүзләрне онытмас өчен кабатлап торам. Монысы шаярту, әлбәттә. Әлеге аббревиатурадан куркырга кирәкми. Бүген БДИ тапшыру – үтә күренмәле процедура. Үзем БДИ тапшырганнан соң, минем бу имтиханга карата фикерем тулысынча үзгәрде. Мин моңа бик шат, – дип аңлата министр.

БДИны уңышлы тапшыру өчен МИНИСТР КИҢӘШЛӘРЕ:

-​ биремнәргә игътибарлы бул;

-​ сораулар ничек куелган шулай итеп җавап бир;

-​ тулы җаваплардан курыкма;

– кирәк икән, тренинглар уз, психологик яктан әзерлекле бул;

-​ апелляциягә зур өметләр багълама;
(Министр имтихан нәтиҗәләренә апелляциягә бирергә киңәш итми. Чөнки ул вакытта тикшерүче ике экспертка өченчесе кушылгач, катлауландырыла, алар җавапларга катгый рәвештә бәя бирә, бәйләнчегрәк була башлый, дигән фикердә ул.)

-​ шпаргалка турында улап та карама;
(Шпаргалка кулланган укучының икенче елга каласы көн кебек ачык. Кесәсендә шпаргалка булган укучы вакытын имтихан сорауларын чишү турында түгел, ә шул шпаргалканы ничек алырга икәнлеге турында уйлап уздыра.)

-​ имтиханнарда үзеңне тыныч тот, үз-үзеңә ышан;
(Спортчы футбол уйнарга дәреслекләрсез бара. Тупны ничек тибәргә кирәген йә өйрәнгән, йә юк. Шуңа имтиханда да үз белемнәреңне, күнекмәләреңне кулланып, “уйнарга кирәк”, дип киңәш итә министр).

-​ кем яхшы белә – шул БДИны яхшы тапшыра.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА